«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Су спорт төрләре сарае
  • Index_501____251______01
  • Index_19552308950_70a81c0018_k

Тренировкалар өчен һәм Ярышлар өчен корылма

Адрес:
Казан шәһ., С.Хәким ур., 70 йорт
Ничек килеп җитәргә:

«Су спорт төрләре сарае» тукталышы - автобус №7,

«Олимп СК» тукталышы - автобуслар №74, 74а, 75

Казансу ярында урнашкан су спорт төрләре сарае Россиядәге иң зур ябык спорт корылмаларының берсе булып тора.

Техник мәгълүматлар

  • Биләмәнең мәйданы: 45 га
  • Бина бүлмәләренең гомуми мәйданы: 44 000 кв.м
    •  Ярышлар уздыру аренасы:
    • Йөзү өчен каралган бассейн чокыры 52x25 м, көйләнә торган тирәнлеге 0-3 м (2 метрлы мобиль киртә белән, күтәрелә торган идән 25 м);
    • Суга сикерү өчен каралган бассейн чокыры 33x25 м, көйләнә торган тирәнлеге 0-5,5 метр (күтәрелә торган идән 33 м).
    • Тәнне язу күнекмәләре өчен бассейн 50x25 м, тирәнлеге 2,2м
    • Тәнне язу күнекмәләре өчен вакытлы бассейн (MYRTHA) - 35x22м, тирәнлеге 2 м (Су спорт төрләре сарае биләмәсендә урнашкан).
    • Суга сикерү өчен тәнне язу күнекмәләре залы: 330 кв.м
    • Коры йөзү залы: 330 кв.м
    •  Ресторан: 102 урынга
    • Конференц-зал: 170 урынга
    • Медицина бүлмәләре: 49 кв.м
  • Гомуми урыннар саны: 4000 урын
  • Объект мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дә уңайлаштырылган.

 

Уздырылган спорт чаралары

  • Казанда 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы кысаларында йөзү, синхрон йөзү, суга сикерү буенча ярышлар
  • Суга сикерү буенча Россия чемпионаты (2013 елның 11-15 апреле)
  • Йөзү буенча Россия Кубогы финалы (2013 елның 16-22 апреле)
  • Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты (2013 елның 23-27 апреле)
  • Суга сикерү буенча ФИНА 19 нчы Гран-прие (2013 елның 27-31 мае)
  • Йөзү буенча Россия чемпионаты (2013 елның 14-19 ноябре)
  • Суга сикерү буенча "4 ил матчы" (2013 елның 4-9 декабре)