Ф.Әмирхан урамындагы «Чистай урамы» тукталышы: 28, 28а, 43, 54, 74, 74а, 97нче автобус;
Чистай урамындагы «Чистай урамы» тукталышы: 74, 74а, 75нче автобуслар һәм 18нче троллейбус.
Cу спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын әзерләү һәм уздыру кысаларында бу корылмада 2015 елның 7 августыннан 9ына кадәр йөзү буенча ачык өйрәнүләр узачак.
Техник мәгълүматлар
Уздырылган спорт чаралары
Әлеге спорт корылмасы А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының төрле чаралар уздыру урыны, университетның су полосы, баскетбол һәм каратэ буенча командаларының өйрәнүләр узу мәйданы булып тора. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә (Олимпия резервы мәктәбе) шөгыльләнүчеләр өчен өйрәнүләр узу корылмасы булып тора.
Спорт корылмасы халык өчен ачык.