«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
Буревестник, йөзү бассейны
  • Index_501____251_____________01
  • Index_501_%d0%bd%d0%b0_251_%d0%b1%d1%83%d1%80%d0%b5%d0%b2%d0%b5%d1%81%d1%82%d0%bd%d0%b8%d0%ba_02

Ярышлар өчен корылма

Адрес:
Казан шәһ., Универсиада авылы, 33 йорт
Телефон:
+7(843) 221-09-25
Ничек килеп җитәргә:

«Универсиада авылы» тукталышы: 4, 5, 22, 33, 34, 37, 45, 46, 74, 74а, 55, 77, 97, 99нчы автобуслар, 5нче трамвай

"Буревестник" йөзү бассейны Универсиада авылы биләмәсендә урнашкан.

Корылма үз эченә 2 метрлы мобиль киртәле 52 метрлы бассейнны, паркет өслекле универсаль спорт залын (волейбол, баскетбол һәм мини-футбол буенча ярышлар уздыру өчен), коры йөзү өчен каралган залны һәм тренажер залын ала.

Техник мәгълүматлар

  • Бина бүлмәләренең гомуми мәйданы - 12271 кв.м
    •  Бассейн чокыры 52x25 м, тирәнлеге 2.2 м, 2 метрлы мобиль киртәсе бар
    •  Күпфункцияле спорт залы: 864 кв.м (36x24 м)
    • Коры йөзү залы:288 кв.м (24x12 м)
    • Өйрәнүләр уздыру залы (беренче катта): 150 кв.м (15x10 м)
    • Медицина бүлмәләре
    • Киенү-чишенү бүлмәләре
    • Өстәмә бүлмәләр
  • Тамашачылар өчен урыннар саны: 850

 

Үткәрелгән спорт чаралары

  • "Казан Кубогы" су полосы буенча халыкара турнир (2011 ел)
  • Казанда 2013 елда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы кысаларында су полосы буенча финал ярышлары