КАТНАШУЧЫЛАРНЫ КАРШЫЛАУ
«Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында катнашучы, үзләренең килүләре турындагы мәгълүматларны аккредитацияләү системасына (GMS) керткән һәркемне килү һәм китүләр буенча түбәндәге рәсми пунктларда каршы алачаклар:
Чемпионатта катнашучыларны каршы алу бу объектларда тәүлек әйләнәсе барачак. Махсус әзерләнгән күрсәтмә такталар, юл күрсәткеч билгеләр килүче катнашучыларга аларны каршы алучыларрны эзләп йөрергә урын калдырмый.
ТРАНСФЕР
Килүчеләрне каршы алучы һәм озатучылар барысы да инглиз телендә сөйләшә беләләр. Килеп төшү пунктыннан аккредитацияләү үзәгенә (ХМҮ) һәм кунаклар яшәячәк урынга (Спортчылар авылы) кадәр аларны һава һәм тимер юл транспорты расписаниесенә карап йөри торган махсус автобуслар китерәчәк. Рейслары Мәскәү аша уза торган катнашучыларны Мәскәүнең транзит аэропортларында каршы алалар.
Килү һәм китүләр эшләре буенча тулырак мәгълүматны “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты катнашучылары һәм кунаклары өчен килү һәм китүләр буенча белешмәлектән белергә була.