«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты

Медицина белән тәэмин ителеш

 “Мастерс” категориясендә Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының (алга таба - Чемпионат) төрле клиент төркемнәре вәкилләрен медицина белән тәэмин итүне оештыру үз эченә ала:

  • барлык ярышлар объектларында катнашучыларны, кунакларны һәм тамашачыларны медицина белән тәэмин итүне;
  • ФИНА паркын, шулай ук Чемпионатны ачу һәм ябу тантаналарын медицина белән тәэмин итүне;
  • Чемпионат сырхауханәләрендә махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне (сырхауханәләр исемлеге түбәндә китерелә).

Кичектергесез медицина ярдәме  

Ашыгыч ярдәм бригадасын чакыру өчен 112 номерына шалтыратырга кирәк.

Ярыш объектларында медицина ярдәме

Ярышлар объектларында ярышлар һәм күнегүләр барган чакта медицина ярдәме мобиль медицина бригадалары тарафыннан, кирәкле медицина җайланмалары, бәйләү материаллары, дару препаратлары булган медицина пунктларында күрсәтелә.

ФИНА паркы

ФИНА паркында медицина ярдәме күрсәтү өчен медицина пункты оештырылган, ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кизү тора. 

Спортчылар авылындагы медицина үзәге

Спортчылар авылында медицина сервисы тәүлек буе эшләүче ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кизү тору һәм медицина үзәге рәвешендә тәкъдим ителә, аның составында аптека эшли. 

Медицина үзәге Спортчылар авылының Халыкара мәгълүмат үзәге белән янәшә урнашкан. Чемпионат барган чорда медицина үзәгендә  аккредитацияләнгән затларга медицина ярдәме күрсәтелә.

Һәр көнне 7:00 сәгатьтән алып 23:00 сәгатькә кадәр түбәндәге хезмәтләр күрсәтелә:

  • түбәндәге юнәлешләр буенча табиблар консультацияләре: травматология һәм ортопедия, хирургия, урология, гинекология, оториноларингология, офтальмология, терапия, кардиология, неврология, йогышлы авырулар, стоматология, дәвалау физкультурасы һәм спорт медицинасы;
  • лаборатор диагностика, функциональ диагностика, ультратавыш диагностикасы, рентгенография, эндоскопия;
  • физиотерапия.

Һәр көнне 23.00 сәгатьтән алып 7.00 сәгатькә кадәр кичектергесез медицина ярдәме күрсәтелә.