«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты

Туклану

Авылда яшәүче спортчыларны тукландыру

Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын уздыру чорында “Мастерс” категориясендәге чемпионатта катнашучы Спортчылар авылында яшәүчеләр өчен оештырыла:

  • Иртәнге ашлар яшәү бәясе эченә кертелгән. Казан теннис академиясе бинасында оештырыла (2 нче һәм 3 нче катлар). Туклану рәвеше: “швед өстәле”. Вакыты: 05:30дан 11:30га кадәр.
  • Бирегә керү “Мастерс” категориясендәге спортчыларга Спортчылар авылына урнашканда ХМҮдәге Аккредитацияләү үзәгендәге “Урнаштыру” мәгълүмат өстәле артында бирелә торган массус “Village card” карталары буенча гамәлгә ашырыла.
  • Төшке аш Казан теннис академиясендә аерым түләү бәрабәренә тәкъдим ителә. Вакыты: 12:00дән 16:00гә кадәр. Туклану рәвеше: меню буенча аш өләшү урынында. Төшке ашның уртача бәясе 300 сумнан югары түгел (салат, беренче һәм икенче аш, камыр ризыгы, чәй/кофе).
  • Кичке аш Теннис академиясендә аерым түләү башкарылганда тәкъдим ителә. Вакыты: 18:00дән 22:00гә кадәр. Туклану рәвеше: “швед өстәле”.  Бер тапкыр туклануның бәясе - 900 сум.

Спортчылар авылында яши торган “Мастерс” категориясендәге барлык спортчыларның бүлмәләренә шешәле сулар кертеп куелган (0,5 л).

Ярыш объектларында туклану

“Мастерс” категориясендәге спортчыларны тукландыру Чемпионатның ярышлар объектларында да оештырылган.

Су спорт төрләре сараенда тәкъдим ителгән:

  •        2015 елның 10 нчы августыннан 16 нчы августына кадәр ярышлар барган көннәрдә, аккредитация бейджын күрсәткән очракта, шешәле сулар белән тәэмин итү.  
  •   Аккредитацияле затлар өчен ресторан (2 нче кат). Менюда: салатлар, беренче һәм икенче ашлар, кайнар һәм салкын кабымлыклар, камыр ризыклары, десерт, чәй, кофе, соклар, җиләк-җимеш. Эш сәгатьләре: 13.00дән 21.00гә кадәр. Чекның уртача бәясе – 700 сум.
  •  Аккредитацияле затлар өчен кафе (1 нче кат). Менюда: салатлар, беренче һәм икенче ашлар, кайнар һәм салкын кабымлыклар, камыр ризыклары, десерт, чәй, кофе, соклар, җиләк-җимеш. Эш сәгатьләре: 7.00дән  19.00гә кадәр. Чекның уртача бәясе – 300 сум.
  •  Тамашачылар өчен кафе. Менюда: салатлар, мантый, пилмән, камыр ризыклары, сэндвичлар, туңдырма, чәй, кофе, соклар. Чекның уртача бәясе – 200 сум. Эш сәгатьләре: 8.00дән 23.00гә кадәр.

“Акчарлак” йөзү бассейны катнашучыларны, 2015 елның 5 нче августыннан 7 нче августына кадәр ярышлар барган көннәрдә, аккредитация бейджын күрсәткән очракта, шешәле сулар белән тәэмин итә.  

“Буревестник” йөзү бассейны биләмәсендә шулай ук 2015 елның 10 нчы августыннан 16 нчы августына кадәр ярышлар барган көннәрдә, аккредитация бейджын күрсәткән очракта, шешәле сулар белән тәэмин итү каралган.

Шулай ук әлеге объекттан бер адым ераклыкта Казан теннис академиясе урнашкан, аның базасында өстәмә түләү башкарылган очракта төшке аш (300 сумга кадәр) һәм кичке ашлар (900 сум) оештырылган.

“Олимп” йөзү бассейны “Мастерс” категориясендәге Чемпионатта катнашучыларны, 2015 елның 10 нчы августыннан 15 нче августына кадәр ярышлар барган көннәрдә, аккредитация бейджын күрсәткән очракта, шешәле сулар белән тәэмин итә.