«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты

Бүләкләү тантанасы

ҮТКӘРҮ УРЫНЫ

 “Мастерс” категориясендәге спортчыларны бүләкләү тантанасы финал раундыннан соң спорт объектында уза.

1-3 урыннар өчен медальләр бүләкләү тантанасында тапшырыла. Әгәр спортчы бүләкләү тантанасында катнаша алмаса, ул медальне ярышлар узган спорт объектындагы “Протокол” офисында ала ала.  Медальне Бүләкләү тантанасы УЗГАННАН СОҢ гына алырга мөмкин (Тантанага кадәр медаль биреми).

4 нче урыннан башлап медальләр Бүләкләү тантанасы узганнан соң ярыш объектындагы “Протокол” офисында бирелә (рәсми беркетмә тутырылганнан соң). Медаль спортчыга аккредитацияләү тамгасын күрсәтеп,  имза куйганнан соң бирелә.  

МЕДАЛЬЛӘРНЕ БИЗӘҮ

Медальгә ия булучыларга, аларның теләкләре булганда, медальләргә аны алучының исем-фамилиясен, дистанциясе һәм урынын уеп язу буенча түләүле хезмәт тәкъдим ителә. Мондый хезмәт ССТС объектында 10 нчы августтан 16 августка кадәр тәкъдим ителә. 

Мәгълүмат өчен:

Ачык суда йөзү һәм суга сикерү буенча медальләр 1 нче урыннан 6 нчы урынга кадәр бирелә.

Йөзү буенча медальләр 1 нче урыннан 10 нчы урынга кадәр бирелә.

ТАНТАНАЛАР ГРАФИГЫ

Бүләкләү тантаналарын үткәрү графигы түбәндәге файлда күрсәтелгән. Шунысына игътибар юнәлтәбез, Тантаналарны үткәрү графигында, спорт программасы барышына бәйле рәвештә, үзгәрешләр барлыкка килергә мөмкин.

Бүләкләү тантаналарын үткәрү вакытлары: (спорт төрләре буенча):

  • Синхрон йөзү, “Акчарлак”: 5-7 августта график нигезендә;
  • Ачык суда йөзү,  “Казансу”: 7 августта һәр яшь төркеме финалыннан соң;
  • Суга сикерү, ССТС: 10-16 августта график нигезендә көнгә 2 тапкыр;
  • Су полосы, “Олимп”: 15 августта 1-2 урыннар өчен һәр финал уеныннан соң;
  • Су полосы, “Буревестник”: 16 августта 1-2 урыннар өчен һәр финал уеныннан соң.

 

1-10 нчы урыннар өчен дипломнар “Протокол” офисында бирелә яки икенче көнне объектның Спорт мәгълүмат үзәгенә тапшырыла.