«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты

Спортчылар авылы

АВЫЛГА КЕРҮ

Спортчылар авылы үзенә күрә бер торак микрорайон, ягъни “шәһәр эчендәге шәһәр”. "Мастерс" категориясендәге Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты вакытында анда спортчылар, шулай ук аларның анда яшәү өчен алдан заявка тутырган туганнары яшәячәк.

Авылга аккредитациясез урнашып булмый. Спортчылар һәм катнашучыларны озатып йөрүче затлар, шул исәптән аларның балалары да, әгәр алар озатып йөрүче затлар сыйфатында аккредитацияләнгәннәр икән, Авылда яши алалар. 

Спортчылар авылына үтү контроль –үткәрү пунктлары аша башкарыла һәм анда бары тик аккредитацияләнгән бейдж белән генә кереп була. Авылга керергә хокук бирүче аккредитацияләнгән бейджсыз анда керү мөмкин түгел. Спортчылар авылына азык-төлек, кисүче-кадаучы үткен предметлар, шулай ук кайбер химик матдәләр белән керү тыела. Авыл биләмәсенә алып керү тыела торган әйберләрнең тулырак исемлеге түбәндә китерелгән.

ЙОРТЛАР ТУРЫНДА

Авылдагы һәр йорт керү юлындагы пандус, лифт белән җиһазландырылган. Шунысына игътибар итәргә кирәк, һәр этаж төрле биеклектә урнашкан һәм йорт проектында алар арасындагы пандус каралмаган.

БҮЛМӘЛӘР ТУРЫНДА

Спортчылар авылындагы һәр бүлмә диярлек өч урынга исәпләнгән, әмма урнашу алдан ясалган килешү нигезендә ясала (бер, ике, өч кешелек бүлмәгә урнашу). Димәк, бүлмәдә яшәүчеләр саны алдан сайланган бронь тибы һәм түләү бәясенә бәйле. Һәр бүлмә бәдрәф һәм душ белән җиһазландырылган. Йортларда аш бүлмәләре каралмаган. Шулай ук электр җиһазлары куллану тыела.

ТУКЛАНУ

Иртәнге аш Спортчылар авылында яшәү бәясенә керә һәм якында гына урнашкан Теннис академиясендә оештырылган. Казан Теннис академиясендә шулай ук өстәмә түләү бәрабәренә төшке аш (300 сумга кадәр) һәм кичке ашлар (900 сум) да оештырылган. 

ИНВЕНТАРЬ ПРОКАТЫ

Авыл территориясендә велосипед һәм туплар прокаты пункты бар, ул 10.00 сәгатьтән  22.00 сәгатькә кадәр эшли. Бейдж күрсәтелгән очракта велосипед һәм туплар бушлай бирелә. Аларны бары Спортчылар авылында гына куллану ярый.

ӨСТӘМӘ ХЕЗМӘТЛӘР

Спортчылар авылында яшәүчеләргә уңайлы булсын өчен  биредә матурлык салоны, супермаркет, ателье, почта, банк бүлекчәсе, сувенирлар кибете, лаунж-зона эшли.

Август башына Спортчылар авылында номерлар броньлау тукталыган.