«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Рөстәм Миңнеханов FINA җитәкчеләренә Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды

Large_news_print_847827_1278269
www.president.tatarstan.ru
25.01.2016, 17:08 Рәсми хроника
23-25 нче гыйнвар көннәрендә Казанда эш визиты белән FINA халыкара йөзү федерациясе җитәкчеләре – FINA президенты Хулио Маглионе һәм FINA башкаручы директоры Корнель Маркулеску булдылар. Якшәмбе көнне аларны Казан Кремлендә кабул иттеләр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

ТР Президенты матбугат хезмәте Рөстәм Миңнехановның: “Бүген сезнең Татарстанда да, шулай ук илебез масштабларында да спорт үсеше өчен керткән зур хезмәтегезне бәяләү мөмкинлегенә иябез. 2015 елдагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына нисбәттә сезнең исемнәрне безнең спорт тарихына гомерлеккә теркәп куя алабыз”, – дигән сүзләрен китерә.

Татарстан Президенты су мундиаленең Халыкара йөзү федерациясе белән берлектә уздырылган соңгы проект булмаячагына ныклы ышанычын белдерде, ә Татарстанның әлеге ярышларны уздыру барышында туплаган тәҗрибәсе исә башка илләрдә дә кулланылачак. Инде бүген үк белгечләр һәм заманча инфраструктуралар булу Казанга иң югары дәрәҗәдәге спорт ярышларын кабул итү мөмкинлеген бирә дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм 2015 елдагы Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатына әзерлеккә һәм аны уздыруга зур өлеш керткәнлеге өчен Хулио Маглионега “Дуслык” ордены, шулай ук ДЧ-2015нең истәлекле медален тапшырды. Шундый ук медальне Корнель Маркулеску да ТР Президенты кулыннан кабул итеп алды. Ул шулай ук “Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен” ордены белән дә бүләкләнде.

Шул ук көнне бераз соңрак Рөстәм Миңнеханов һәм FINA җитәкчеләре Лаеш районында урнашкан “Волга” яшьләр үзәгендәге уен залы һәм “Волга” йөзү бассейны да булган үзенчәлекле спорт комплексында булдылар. Спорт комплексын карарга шулай ук ТР Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР спорт һәм яшьләр эшләре министры Владимир Леонов, “Спорт һәм социаль проектлар башкарма дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров һәм башка рәсми затлар да килгән иде.

5 фото
Яңалыклар тасмасын ачарга