«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Адольф Скотаренко, “Мастерс” спортчысы: “Тормыш ул бер сызыкка җиткәч туктап калмый”

Large_news_photo_13.08.10__11_37_35
19.08.2015, 10:00 Спорт
Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионаты мантыйкый азагына җитте. Чемпионатның матбугат хезмәте спортчылар белән кызыклы әңгәмәләрне дәвам итеп, бүген сезнең игътибарга 75 шьлек йөзүче Адольф Скотаренко белән әңгәмә тәкъдим итә.

Гаҗәеп нәрсәләр янәшәдә генә. Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионаты тамашачылары моның шулай икәнлегенә үз күзләре белән күреп ышандылар. Өлкән яшьтәге спортчыларга карап сокланмый мөмкин түгел – алар башкарган эшләр – батырлык! Күпләре өчен йөзү тормыштагы бердәнбер шөгыль генә дә түгел әле, кемнәрдер берьюлы берничә эшчәнлек төрен берләштерергә өлгерә. Адольф Скотаренконы легенда дип атарга да ярыйдыр, 75 яшендә ул әле йөзү белән генә шөгыльләнеп һәм медальләр яулап калмыйча,  гомерлек эшен – сәнгати карикатуралар эшләвен дә дәвам итә. Адольф Григорьевич Мәскәү Рәссамнар берлеге әгъзасы, Россия журналистлар берлеге әгъзасы, Совет чорындагы һәм Россиянең күренекле басмаларында (“Крокодил”, “Культура и спорт”, “Будь здоров”, “Литературная газета”, “Независимая газета”, “60 лет – не возраст” һәм башкалар) басылган ике мең ярымнан артык рәсем авторы, дистәләгән китапларны бизәгән һәм “Юный карикатурист” мәктәбен булдырган кеше. Әле аның актив тормыш эшчәнлеге моның белән генә дә бетми, Адольф Скотаренконың тагын бер эше бар әле – ул подъездларындагы өлкән зат – тәртип сакчысы да.  

- “Мастерс” спортчылары яшь спортчыларга менә дигән үрнәк булып торалар. Сез бик яхшы формада күренәсез һәм йөзүдә бик матур нәтиҗәләр күрсәтәсез. Моңа ничек ирешергә һәм яшьлекне, сәламәтлекне ничек саклап калырга?

- “60 лет – не возраст” дип аталган журнал бар, мин инде анда 15 елдан бирле басылам. Ул ни турында? Бүгенге көндә үз сәламәтлекләренә кул селтәгән кешеләр, бигрәк тә ир-атлар күп – кыяфәтләре начар, җыйнаксыз киенгәннәр, мин биредә затлы кием яки арзанлы кием дигәнне күздә тотмыйм.  Урамда сакалга батып, селкенеп йөриләр. Алай ярамый! Тормыш ул бер сызыкка җиткәч туктап калмый бит, үзеңне исәптән сызып ташларга ярамый.

Үз яшеңә тиешле дәрәҗәдә генә түгел, яшьрәк тә күренергә була – моның өчен үзеңне формада тотарга, спорт белән шөгыльләнергә, юып-үтүкләнгән кием кияргә, тышкы кыяфәтеңне карарга гына кирәк. Робинзон кебек булып урманда гына йөрергә була... Аың да костюмы бик яхшы уйланган булган әле, кәҗә тиресе аны ягырдан саклаган, эсседән коткарган. Үз-үзеңне карарга кирәк. Бирегә килгән “Мастерс”лылар – алар белемле, акыллы кешеләр, туклану, яшәү рәвешен контрольдә тоталар. Менә мин 7 дистанциядә йөздем, кроль белән 800 һәм 50 метрларга йөзүдә көмеш алдым, Мәскәүнең “Нептун” клубы белән ике эстафетада җиңдек. Безгә карыйлар да безне күрәләр. Миңа 75 яшь, мин карт кешегә ошаганмы?

- Ярышларда төрле спортчыларны күрергә туры килде. Алар турында ниләр әйтә аласыз?

- Биредә, ярышларда, йөзүне спорт итеп түгел, физкультура итеп күрүчеләр күп иде. Икенче төрле әйткәндә, алар спорт белән аз гына шөгыльләнгән кешеләр. Шулай ук югары дәрәҗәдәге мастерлар да бар иде.  Арада без “разрядчылар” дип йөртә торганнар да булды – аларның профессионаллар түгеллекләре үз-үзләрен тотышларында да, сөйләшүләрендә дә чагыла... Чемпионнар, спорт мастерлары да булды. Мастер – алар башкарган хезмәткә куелган иң югары бәя. Заводтагы кебек инде. Яшь чакта миңа металлургия заводында эшләргә туры килгән иде, анда минем әти эшли иде һәм ул, кияренә ике генә күлмәге булуга да карамастан,  эшкә җыйнаксыз килүне күз алдына да китерә алмый иде. Күлмәк якасы ашалып беткәч, әнием аның күлмәк якасын кире ягына әйләндереп тегеп куя торган иде. Менә бу мастерлык культурасы инде. Ярышларга күпер дә шуннан салына.

- “Мастерс” спортчылары ярышларда күп еллар рәттән катнашалар. Сезнең карашка, нигә шулай ул?

-  Биредә күп сандагы илләр чыгыш ясый. Алар күңел ачарга, ярышларда катнашырга килә. Беришләре исә медальләр алырга дип килә. Менә бу икенче категориядәгеләр ниндидер наркотик артыннан килгән кебек инде – алар инде бер алган нәрсә – медаль артыннан килә бит. Шулай ук алар инде бер тапкыр ярышкан кешеләр белән үк ярышалар. Бу бик зур адреналин.

- Бу яшьтә йөкләнеш бик зур бит. Иң оптималь күләм нинди икән?

- Йөкләнешкә килгәндә... Амосов дигән академик бар иде, ул бездә журналда эшләде. Ул – хирург, меңләгән операцияләр. Сугыш. 93 яшендә вафат булды. Ул яшьлеген саклап калырга теләде һәм үзенә йөкләнешне дә яшь чактагы кебек бирде. Соңыннан ул болай эшләү хата булганлыгын таныды. Алай ярамый. Ул: “Картларга ял итәргә вакытны күбрәк бирергә кирәк”, - диде.

- Стажлы йөзүче булуыгыз өстенә, Сез әле танылган рәссам да бит. Кызыклы карикатуралар дөньясына ничек килеп эләктегез?

- Башта мин Тбилисидагы физкультура институтында укыдым, аннары Мәскәү институтына күчтем һәм “Кукрыникс”лар - Куприянов, Крылов, Соколов белән таныштым. Аларга килдем, мине остаханәләрендә кабул иттеләр, картиналарымны күрсәттем, сөйләшеп утырдык… Шунда мин 7 яшьләр чамасында вакытымда 1943 елгы “Крокодил” журналы тупланмасын күргәнемне исемә төшердем. Анда сыер сурәте төшерелгән иде, тирән мәгънәле кызыклы бу рәсем аларның эше булып чыкты... Аннан инде мин үзем 40 ел дәвамында “Крокодил”да эшләдем. Карикатураларым өчен идеяләрнең барысын да тормыштан алдым, кайдадыр нәрсәнедер эләктереп ала илем дә, үземнең юмор хисен кушып, сурәтләп була торган проблема турында уйлый идем. Менә бер мисал – кыш, салкын, эшелон техника алып килгән. Аларны алып килгән инженерлар – юка чалбардан, ботинкалардан, юка башлыклардан... туңганнар! Ә техниканы кабул итеп алучы абзыйлар исә киез итекләрдән, бишмәтләрдән, аларга җылы. Инженерлар аларга: “Без сезгә техника алып килдек”, - диләр. Ә тегеләр: “Сезгә карап фикер йөрткәндә, озакка чыдамаслар”, - дип җавап бирәләр. Кызык бит! Бик кызыклы сурәт килеп чыккан иде.

- “Кукрыникс”лар Сезгә нәрсә әйттеләр соң? Карикатура белән шөгыльләнергә дәртләндереп җибәрделәрме, хуплап берәр нәрсә әйттеләрме?

- “Кукрыникс»лар мине тыңладылар һәм: “Сез талантлы кеше, сезгә укырга кирәк, без сезгә сәнгать училищесына керергә булышырбыз”, - диделәр. Шулай итеп мине кичке бүлеккә имтихансыз алдылар.  Мин анда 4 ай ярым йөрдем, аннары дәүләт имтиханнары, күнегүләр... Аннан инде миңа акыл керде. Театраль бизәлеш, композиция, ут... Һәр рәссам да боларны белергә, аннары примитивистка әйләнергә тиеш. Әгәр дә барлык өйрәнгәннәреңне дә онытып, үзеңчә эшләргә акылың җитсә – димәк, син шәхескә әйләнәчәксең. Үз “почерк”ың булу бик әһәмиятле.

- “Мастерс”ка  кире кайтсак, сезгә бу идея һәм бу ярышларның мөһим максаты нидә булып тоела?

- Бу хәрәкәт яшәячәк. Ул бик көчле, спортның төрле төрләре буенча хәрәкәт. Бу тормышта тормышны дәвам итү. Өлкән яшьтәге спортчылар – бик позитив, тәрбияле гаилә башлыклары. Ялгызлык, авырулар һәм шундый тискәре күренешләр кешене үтерә бит ул. Ә спорт яшәргә булыша!

- Көнегезне гадәттә ничек башлыйсыз?

- Иртән мин миллионга кадәр санап уянам.

- Ничек алай?

- Тыныч кына саныйм. Бер, ике...миллион! Миллион дип каты итеп кычкырам да юрганымны атып бәреп, көнемне башлап җибәрәм. Кыш булса – чаңгыда шуарга китәм, минем кулларны чыныктырыр өчен махсус слалом чаңгылар бар, йөзүче бит мин. Шулай өч чакрымлап йөрим, тау күрсәм, башта акрынлап менеп җитәм дә, аннары рәхәтләнеп түбәнгә таба очам!

- Медальләрегез күпме, аларны берәр ничек җыеп барасызмы?

- Медальләр 200ләп, бәлки артыктадыр. Санаганым юк. Менә Рәссамнар берлегеннән остаханә бирделәр, аларны шунда матур итеп элеп чыгасы килә.  Кайдадыр шундый шигарь укыдым: “Медаль – мактану билгесе түгел, зур хезмәт нәтиҗәсе” диелгән иде анда. Моның белән тулысынча килешәм.

Яңалыклар тасмасын ачарга