«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Алексей Зырянов, “Мастерс” спортчысы: “Өлкән спортчыларга һәйкәл куярга кирәк, алар башкарган эш – гаҗәеп!”

Large_news_sdc12196
18.08.2015, 13:00 Спорт
Екатеринбургтан килгән спортчы, “Мастерс” чемпионатында 25-29 яшьлекләр категориясендә чыгыш ясаган йөзүче Алексей Зырянов Чемпионаттан алган хис-кичерешләрен Оештыру комитеты журналисты белән уртаклашты.

- Ярышлардан нинди хисләр калды? Нинди дистанцияләрдә йөзәргә тиеш идегез һәм нәтиҗәләрегез нинди?

- Дүрт дистанциядә йөзәргә гариза  биргән идем: 400 һәм 200 метрларга комплекс белән, 200 һәм 50 метрларга баттерфляй белән. Тагын ике ир-атлар эстафетасы бар иде. Дөресен әйткәндә, 10 ел өзеклектән соң бу елның февралендә генә кабат шөгыльләнә башлаган идем әле, Дөнья Чемпионатының үзебездә – Россиядә, Казанда узуы сәбәпле кызыктым. Үзебездә узган  дөнья Чемпионатында тагын кайчан катнашып була әле дип уйладык. Һәм аңа әзерләнә башладык.

– Ни сәбәпле 10 ел буена йөзми тордыгыз?

- Уку, эш башланды, шулай булып чыкты – шөгыльләнүләрне ташладым. Ел башында Казанда Дөнья чемпионаты булуы турында белеп алдым һәм бу безгә яңадан шөгыльләнә, “Мастерс” чемпионатына әзерләнә башларга этәргеч бирде.  

- Бу Чемпионатта нинди уңышларга ирештегез?

- Кызганыч, унлыкка гына эләгә алдым. Ә призлы урыннар яулый алмадым.

- 200 метрга баттерфляй белән йөзү ярышына нинди бәяләмә бирер идегез?

- Йөзәргә авыр булды, бу дистанциягә әзер түгел идем. Элек мин аны яхшы йөзә идем үзе, әмма озак өзеклек үз эшен эшләгән, күрәсең. Әмма, гариза биргәнмен икән инде, стартка чыгарга һәм йөзәргә кирәк дигән карарга килдем.

- Чемпионаттан нинди хисләр калды?

- Дөресен генә әйткәндә, мондый дәрәҗәдәге ярышларда беренче тапкыр чыгыш ясадым, оештыру дәрәҗәсе бик ошады, атмосфера бик дустанә. Кемнәр беләндер инде башка шәһәрдә узган Россия Чемпионатыннына соң биредә очрашып күрештек. Барысы да бик ошады!

- Әлеге Дөнья чемпионатына йомгак ясап, ниләр әйтә аласыз?

- Без аз шөгыльләнәбез, шуңа күрә үсәргә, алга китәргә омтылыш бар. Минем өчен киләсе старт, мөгаен, киләсе елга булачак Россия чемпионаты булыр. Быел мин 25-29 яшьлекләр категориясендә чыгыш ясадым, аннан инде тагын да олыраклар төркеменә күчәм.

- Биредә яшьләре 80нән артып киткән өлкән спортчылар бик күп чыгыш ясадылар,  яшьләренә карамастан, алар йөзәләр, урыннар алалар. Йөзү ветераннарына карата мөнәсәбәтегез нинди?

- Аларга һәйкәл куярга кирәк! Бигрәк тә аларның 200 метрга баттерфляй белән йөзгәннәрен карап тору могҗиза! Карап торасың – мондый яшьтә кайберәүләре инде көчкә йөриләр, әмма үзләре барыбер шөгыльләнәләр, йөзәләр һәм матур нәтиҗәләр күрсәтәләр. Алар яшендә барысы да шундый булсыннар иде әле!

Яңалыклар тасмасын ачарга