«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

“Мастерс” категориясендәге ДЧ-2015нең иң гүзәл мизгелләре

Large_news_img_0142
19.08.2015, 15:01 Рәсми хроника
Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионаты ахырына якынлашты. Казан “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатын төп ФИНА дөнья чемпионаты белн параллель рвештә уздырган тарихтагы беренче шәһәр булды. Ярышларның 5 нче августтан 16 нчы августка кадәр узганлыгын билгеләп узыйк. Атлетлар спортның биш төрендә: йөзү, ачык суда йөзү, синхрон йөзү, су полосы, суга сикерүләрдә ярыштылар.

Ярышларда 73 илдән 726 клубны тәкъдим итүче   2639 спортчы катнашты. Шул исәптән:

Суга сикерүләрдә - 73 кеше,

ачык суда йөзүдә - 274 кеше,
йөзүдә   - 1929 кеше,
синхрон йөзүдә - 35 кеше,
су полосында - 418 кеше (3 хатын-кызлар командасы - 32 кеше һәм 30 ир-атлар командасы - 386 кеше).

Ярышлар 25 яшьтән алып 100 яшькәчә булган спортчылар арасында 14 яшь категориясе буенча узды. “Мастерс” турнирында медальләрнең

572 комплекты уйнатылды.

ДЧ-2015 рәсми сайты редакциясе Сезнең игътибарга узган ярышларны тамашачылар, катнашучылар һәм проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән кешеләр өчен онытылмаслык иткән 10 иң кызыклы фактны тәкъдим итә. 

Ярышлар барган вакыт аралыгында 30 дөнья рекорды куелган, аларның 10ысы – команда исәбендә, шулай ук 82 “Мастерс” чемпионаты рекорды.
“Мастерс” ярышларының иң өлкән катнашучысы дип Венгриядән килгән атлет Бела Банки Ховарт танылды, аңа 95 яшь. Моннан тыш ул әле 95-99 яшьлекләр категориясендә аркада 200 метрга йөзү буенча планетада иң яхшы вакытны күрсәтте.
Чемпионатта куелган дөнья рекордларының күбесе КАРдан 65 яшьлек Сандерина Крюгерныкы. Спортчы ханым 50 (0:31.28), 100 (1:09.23) һәм 200 (2:37.63) метрларга ирекле стиль белән йөзүләрдә планетадагы иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтте.
“Мастерс” ярышларында синхрон йөзүдәге беренче алтын медальләр Россия синхрончы ханымнарына насыйп булды. Әмма иң төп ачыш – синхрон йөзүдә шәхси чыгышта “алтын” алган 74 яшьлек Ольга Миленина булды.
Суга сикерү буенча иң өлкән яшьтәге спортчы – АКШтан 85 яшьлек Айбон де Белаустегигоития булды. Спортчы ханым бер метрлы һәм 3 метрлы тамплиннардан сикерүдә 2 алтын медаль яулады.
Су полосы буенча “40+” яшь категориясендә чыгыш ясаган “СССР Татарстан” командасы турнирда иң билгеле команда дип санала ала. Эш аларның Европа беренчелегендә һәм Дөнья чемпионатларында ике тапкыр чемпион титулы яулауларында да түгел, бу командада уйнау хокукын, аның оешуының беренче көннәреннән үк, бары тик СССР һәм Россия җыелма командаларының элеккеге уенчылары гына ала. Икенче төрле әйткәндә, бу буын спортчыларын су полосы даирәсендә иң уңышлылар дип санау кабул ителгән, ник дигәндә, күп кенә уенчылар иң югары дәрәҗәдәге уннарча халыкара турнирларда  катнашкан кешеләр, медальләр коллекцияләрендә исә Олимпия уеннары алтыннары һәм көмешләре бар.
Турнирда су полосы буенча Италияне тәкъдим итүче SISTEMI INTEGRATI хатын-кызлар командасы составында игътибарлы җанатарлар берьюлы 3 рус фамилиясен табып алдылар. Җирле ватерполочылар үзләренең италияле коллегаларына состав тулылыгы һәм команда куәтлерәк булсын өчен булышалар дигән фараз, трибуналарда бик популяр булса да, дөреслеккә бик туры килеп бетми. Чынлыкта бу трио әле уен карьералары гөрләп барган чакта ук италияле клублар өчен чыгыш ясарга киткән, аннары инде Аппенин ярымутравында калып, гаилә корып, хәзер инде яңа ватандашлары белән турнирдан турнирга йөрүче спортчылар.
Германия спортчысы Йоахим Хинце Рудольф Карл төрле дистанцияләрдә стартларның максималь санына иреште – ачык су (3 км), SV Cannstatt клубы составында су полосы, шулай ук ирекле стиль белән 800 метрга йөзү.  
Стартка беренче тапкыр Россияне тәкъдим итүче 1161 спортчы чыкты, бу “Мастерс” та катнашучы спортчыларның гомуми саныннан 44 процент. Алар 572 алтын медальнең 159ын яулап алдылар.
“Мастерс”ка килер өчен иң ерак юлны Яңа Зеландия вәкилләре узган. Сүз уңаеннан, бу ил Чемпионатта иң аз кеше белән тәкъдим ителде – Казанга ярышларга аннан бары тик ике генә спортчы килгән иде. 

“Мастерс” чемпионаты катнашучылар тарафыннан ничек бәяләнде:

ФИНА президенты Доктор Хулио Сезар Маглионе: “Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионаты яңа дәрәҗәдә узсын өчен Казанның оештыру комитеты бар көчен куйды. “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионаты ФИНАның мөһим кыйммәтләрен – сәламәт тормыш рәвеше, милләтләрдән һәм яшьтән бәйсез рәвештәге дуслыкны раслый!”.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков: “Безгә 73 ил вәкилләре, спортчылар, Олимпия уеннарында һәм Дөнья чемпионатларында катнашучылар һәм чемпионнарның кунакка килүләренә бик шатбыз. Шундый зур ярышларны кабул итә алуыбыз белән горурланабыз”.  

Ярослав Новицкий, спортчы, Мәскәү, 70 яшь: “Бу мин кайчан да булса катнашкан иң яхшы Дөнья чемпионаты, ә минем исә чагыштырырлыгым бар, 11 дөнья чемпионатында катнаштым. Шуңа күрә барлык оештыручыларга һәм хезмәткәрләргә зур рәхмәтләремне җиткерәм”.

Россиянең “Мастерс” йөзү федерациясе президенты Александр Данилов: “Мондый югары дәрәҗәне беркем дә көтмәгән иде! Күпләр миңа шәхсән килеп, мондый дәрәҗәне, мондый комплексны, мондый мөнәсәбәтне көтмәгәнлекләрен әйттеләр, кунакчыллыкка хәйран калдылар, судьялар бригадасы эшенә, югары нәтиҗәләргә – биредә бик күп дөнья рекордлары куелды бит – шаккаттылар. Барысы да бик яхшы узды!”

Яңалыклар тасмасын ачарга