«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Әлфия Губина: “Үз-үзеңне, ялкаулыкны җиңсәң, берни дә куркыныч булмаячак!”

Large_news_kaz_3887
17.08.2015, 13:09 Спорт
400 метрга йөзү буенча алтын медаль яулаган Әлфия Губина балачактагы кызыксынуының аны ничек итеп “Мастерс” категориясендәге Дөнья чемпионы титулына алып килгәне турында сөйләде.

- Спорт белән кайчаннан бирле шөгыльләнәсез?

- Спорт белән мин балачактан шөгыльләндем, аннан соң зур үстем, эшли башладым, спортка вакытым җитми иде. Лаеклы ялга чыккач кына сәламәтлекне яхшырту өчен йөзү белән шөгыльләнә башладым. Минем беренче Россия чемпионатым бу елны Казанда үтте, мине чакырдылар, каршы килмәдем. Нәтиҗәдә, барлык алты дистанциядәге алты алтын медальләрне яуладым, берсе көмеш – эстафета өчен. Мондый триумфаль җиңүдән соң Дөнья чемпионатына туры юл салынды. Мин бик курыккан идем, чөнки дөньяда лаеклы хатын-кызлар бик күп. Биредә миңа улым һәм кызым көч биреп тордылар, икесе дә йөзү буенча спорт мастерлары. “Әни, син йөзеп чыгачаксың!”, - диделәр алар. Ахыргы булып килермен дип бик борчылдым, әмма тагын иң әйбәт йөзүче булып танылдым. Дөнья чемпионы исемен йөртү миңа бик ошый!

- Озак яшәү сере нидә, сезнеңчә?

- Режим буенча яшисем килә. Нинди дә булса физик күнегүләр ясасаң, бик әйбәт, әгәр дә атнага ике тапкыр булса да йөзү белән дә шөгыльләнсәң, озак гомер итергә була. Йөзү тормышны озайта дигән гыйбарә бар бит!

- Әйтегез әле, йөзүдән баш тартмас өчен “Мастерс” спортчыларына нәрсә тәэсир итә?

- Бу үз өстеңдә әйбәт итеп эшләү! Үз-үзеңне, ялкаулыкны җиңсәң, берни дә куркыныч булмаячак!

- Чемпионат нәрсә белән исегездә калды?

- Беренчедән, сезнең шәһәрегездә мин соңгы тапкыр 40 ел элек булган идем. Ул вакытта ул гади генә сорырак шәһәр иде. Ә хәзер мин Казанны бөтенләй танымыйм, ул Мәскәүдән дә матурырак күренә. Чемпионатның үзендә төрле ил вәкилләрен, бу яшьтә бирешмәгән, җиңүләр яулаган көчле ир-атлар һәм хатын-кызларны күрү рәхәт булды. Аларны очрату рәхәтләнеп яшәү һәм яхшлап йөзү өчен бер дигән стимул!

3 фото
Яңалыклар тасмасын ачарга