«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Александр Данилов "Мастерс" категориясендәге дөнья чемпионатындагы күз яшьләре һәм җиңүләр турында

Large_news_kaz_3901
17.08.2015, 16:00 Интервью
“Мастерс” йөзү федерациясе президенты Александр Данилов эксклюзив интервьюда Россиядә йөзү федерациясе үсеше турында, шәхси җиңүләре турында, шулай ук “Мастерс” категориясендәге спортчыларның яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә ничек өндәүләре турында сөйләде.

- “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатында катнашуыгыз турында сөйләгез әле.   

- Мин ирекле стиль белән 50 метрга йөзү ярышларында  катнаштым, минем ике көмеш һәм бронза медальләрем бар.

- Сез һәм меңләгән башка кешеләр олы яшьтә дә профессиональ спортчы булып калу, халыкара дәрәҗәдәге чемпионатларда катнаша алу мөмкинлеген аңлаттыгыз/

- Төрлесенең юлы төрлечә, кемдер спортка элеккеге хис-тойгыларын сагынып кайта. Бездә хәзер 25 яшьлекләр дә күп катнаша, еш кына ике ел элек җыелма команда составында чыгыш ясаучылар кире кайта, элек югары нәтиҗәләр күрсәткән спортчылар бик күп. Олырак яшьтә, 40-50 яшьтә һәм аннан да өлкәнрәк яшьтә башлап җибәрүчеләр бар, бу сәламәт калуның иң яхшы ысулы, чөнки артыгын бер бокал шәраб та эчә алмыйсың, шәраб урынына, барасың да йөзеп киләсең. Хәтта мин Чемпионатка әзерләнгәндә дә югары нәтиҗә күрсәтергә тиешлегемне белә идем һәм үземне җиңү хакына күп нәрсәләрдә чикләдем.

- “Мастерс” категориясендә спотчылар ничек күнегүләр ясыйлар?

- Беренчедән, саулык башка бит инде, организм озаграк торгызыла, һәм монда кешеләрне ике категориягә бүләргә була, берәүләр йөзүдән ләззәт ала, икенчеләре нәтиҗә күрсәтеп, медаль алырга, үзен гаҗәпләндерергә, башкаларны сөендерергә тели һәм, кагыйдә буларак, мондый спортчылар атнага 6 мәртәбә шөгыльләнә. 

- Йөзү федерациясе үсеше турында сөйләсәгез иде, аңа нигез салганнан соң нәрсә үзгәрде?

- Безнең хәрәкәт Россиядә 1989 елда барлыкка килде, хәтта соңгы биш ел эчендә клублар саны икеләтә артты, элек безнең алар 25 иде, хәзер Бөтен Россия буйлап 60 клуб, без Дөнья чемпионатында илебез данын гына түгел, клуб данын да яклыйбыз. Хәтта 4 ел элек Дөнья чемпионатында Россия әллә ни шәп күренмәде һәм безнең команда зачеты буенча алтылыкка беркайчан да кергәнебез булмады. Ә ике ел элек Европа чемпионатында безнең  “Цунами” клубы Европада иң яхшысы булды. Хәзер менә күп кенә чит илләр кешеләре “Мастерс” категориясендә йөзү үсешен билгеләп үтәләр. Шунысын да билгеләү мөһим, чемпионатларны берләштерү нәтиҗәсендә, һәм бу яңа традиция безнең шәһәрдә дә үз урынын тапты, гадәти Дөнья чемпионаты узганда “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионаты да уза, бу аның  статусын һәм рейтингын бик күтәрә, минемчә, ике елдан соң бик куәтле ыргылыш булачак, бар да яхшы якка үзгәрәчәк. 

- Профессиональ спорт  яшьләр өчен генә дигән стереотип бар. Сезнеңчә,  спортчыларны “Мастерс” категориясендәге ярышларда катнашуга ничек җәлеп итәргә?

- Яшьләргә килергә һәм карарга кирәк, мин спортчыларны яшьләре буенча өч куәтле төркемгә бүләр идем: бик яшьләр 35 яшькә кадәр, 35 яшьтән – бу урта звено һәм 65- 95 яшькә кадәргеләр - мактаулы звено. Һәр төркемгә килгәндә исә, безнең алар тигез өлешләрдә чыгыш ясыйлар. 25 яшьлекләр әле дә спортта калган һәм шәп физик формада булган 75 яшьлек спортчыларга карыйлар. Яшьләр физик спорт белән шөгыльләнүнең нәтиҗәләрен күрәләр һәм актив шөгыльләнсәләр, 75 яшьтә дә сәламәт булып калачакларын аңлыйлар!

- Иң шәп кичерешләрегез  нинди, яисә Дөнья чемпионаты нәрсәсе белән исегездә калды?

- Гомуми оештыру сокландыра, мәсәлән, бүләкләү тантанасы беренче мәртәбә шундый дәрәҗәдә уздырылды. Ул, гадәттә, бассейннан читтә уздырыла иде, халык күп булганга күрә, оештыручылар барлык ярышларны да уздырырга өлгерми кала иде. Бу юлысы бар да тиешенчә узды һәм бик күп атлетлар хезмәтләре лаеклы рәвештә бәяләнгәнгә һәм аларны гадәти Дөнья чемпионаты спортчылары кебек үк бүләкләгәнгә гаҗәпләнделәр, ә кайберләре елап ук җибәрде!

- Димәк, Казанда “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатын оештыру тиешле дәрәҗәдә булды?

- Бар да бик әйбәт узды, беркем дә мондый югары дәрәҗәдә булыр дип уйламаган иде, бик күп спортчылар шаккаттылар, бигрәк тә чит илләрнекеләр, чөнки аларны үз илләрендә Россиядә ярышлар түбән дәрәҗәдә уза дип ышандырырга тырышканнар. Күпләр үзләре миңа, мондый дәрәҗә, мондый комплекс, мондый мөнәсәбәт көтмәүләрен әйттеләр, кунакчыллыкка, судьялар бригадасының югары сыйфатлы булуына, шулай ук югары нәтиҗәләргә соклануларын белдерделәр, бездә бит күпме дөнья рекорды куелды! Бар да бик шәп узды!  

 

2 фото
Александр Данилов: "Күп атлетлар гаҗәпләнә"
Яңалыклар тасмасын ачарга