«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Денис Кужман, “Мастерс” спортчысы: “Лондондагы Европа чемпионатына һәм Будапешттагы Дөнья чемпионатына әзерләнәчәкбез”

Large_news_sdc12195
16.08.2015, 15:40 Спорт
“Мастерс” категориясендәге Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты җанатарларга да, ярышта катнашучыларга да онытылмаслы хисләр бүләк итте. Кемдер үзе белән күп медальләр, кемдер матур истәлекләр алып китә, ә кайберәүләр икесен дә. Екатеринбургтан килгән йөзүче Денис Кужман Оештыру комитеты журналисты белән Чемпионаттан алган хисләре һәм тойгылары турында уртаклашты.

- Нинди дистанцияләрдә чыгыш ясадыгыз?

- Көн саен берешәрдән 5 дистанция алдым. Эстафеталарда без йөзмәдек, чөнки командага кирәк кадәр кеше җыелмады. Араларыннан 4есен йөздем дип әйтә алам, аларның икесе – бронза, калганнары – 6 һәм 7 нче урыннар.

- Призерлар өчлегенә керә алгансыз икән, димәк, ярышларга кадәр кирәкле әзерлек үткәнсез?

- Әзерлек каты булмады, чөнки вакыт аз иде. 40-45 минутка тукталып, кайчак иртән, кайчак кич белән күнегүләр ясый алдык. Бер тапкырга бер-ике ярым километрны үтә идек. Атнага 6-8 тапкыр күнегүләр ясадык.

- Йөзүгә ничек килдегез? “Мастерс” категориясенә кадәр профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясадыгызмы?

- 2004 елдан 2008 елга кадәр башта Оренбург өлкәсенең Новотроицк шәһәрендә, аннан соң Екатеринбургта мин профессиональ дәрәҗәдә йөздем.

- Профессиональ карьерадан ни өчен киттегез?

- Миңа ул вакытта йөзүдән килгән хезмәт хакыннан күбрәкне алырга кирәк иде. Йөзү генә акча китермәде, шуңа күрә мин фитнес-үзәккә урнашып, башкаларны йөзәргә өйрәтә башладым. Ягъни, бу тормыш тәҗрибәсе практикада бик кирәк булды, хәзер балалар белән дә, олылыр белән дә күнегүләр ясыйбыз.

- Чемпионат нинди хисләр калдырды, оештырудан канәгатьме сез?

- Бик әйбәт хисләр калды, барысы да югары дәрәҗәдә. Мин БДБ һәм чит илләрдәге халыкара ярышларда булдым, алар 10 ел элек Мәскәүдә үттеләр. Шуңа күрә аз булса да чагыштыра алам. Казанда барысы да әйбәт, барысы да вакытында эшләнә, протоколлар шунда ук чыгарылалар, нәтиҗәләр эленәләр, югалып та калмыйсың. Сине һәрвакыт эзлиләр, бүләклүгә чакыралар, беркем дә бернәрсәне дә калдырмасын өчен артыңнан чишенү һәм хәтта юыну бүлмәсенә дә керәләр. Чыгыш ясау-ясамауга да карамастан, бассейнда йөзәргә мөмкин, барысы да шәп оештырылган. Биредә һәркем үзе урнаша, безгә йөртә торган автобуслары да булган атлетлар Авылын тәкъдим иттеләр. Автобуска 2-3 кеше генә җыелса да, транспорт вакытында йөри. Бернинди җитешсезлекләр дә юк, барысы да тәртиптә. Бөтен кеше дә канәгать.

- Күп кенә спортчылар мондый ярышларны – слет дип атыйлар, җыелырга, аралашырга, танышларыңны очрашырга бер сәбәп дип әйтәләр. Сез моның белән килешәсезме?

- Күпләр бирегә бер гаилә булып җыелырга киләләр, монда бер зур бәйрәм, һәркем бер-берсен күрүгә шат. Мәсәлән, Россия чемпионатыннан соң профессиональ дәрәҗәдә йөзүдән туктагач, кайбер спортчылар белән 8-10 ел күрешкән юк. Алар белән Интернет челтәрендә генә аралашабыз. Ә биредә чын аралашу, бик рәхәт.

- Йөзү буенча берәр ветеранны мисалга китерә аласызмы?

- Ветераннар турында сөйләшкәндә, безнең Екатеринбургтан Борис Ружицкий бар, 70-74 яшьлекләр категориясендә чыгыш ясый. Ул баттерфляй белән 50 метрга йөзү буенча беренче урынны, баттерфляй белән 100 метрга йөзүдә өченче урынны яулады. Әмма үзе әйтүенчә, аның кан басымы югары булган, шуңа күрә артык нык тырышмаган, сәламәтлек мөһимрәк бит. Шулай да ул дистанцияне үтте, өченче булып килде. Менә шундый көрәшчеләр биредә. Ул бездә Уралда йөзү буенча беренче спорт мастеры булып танылды.

- Казан буенча йөреп, төрле җирләрне карап кайта алдыгызмы?

- Моңарчы минем Казанга килгәнем булды, спорт мастеры нормасын беренче мәртәбә биредә үтәдем. Шуңа күрә шәһәр миңа таныш. Мондагы төп тарихи урыннарның кайда икәнен, нинди җирләргә барырга мөмкин булуын беләм. Ярышлар булу сәбәпле бу юлы йөреп кайта алмадым. Икенче көнгә йөзәсе дә бар иде бит, аякларымны ардырасым килмәде. Велосипед алып, шәһәрне карап кайтасы килә, әмма мускулларга көч китерсәң, дистанцияне үзең уйлаган вакыт эчендә йөзеп чыга алмыйсың.

- Кайчан кире китәсез?

- Соңгы ярыш көннәреннән соң, шул ук кичне поездга утырабыз һәм Екатеринбургка китәбез. Чөнки Лондондагы Европа чемпионатына һәм Будапешттагы Дөнья чемпионатына әзерләнәчәкбез. Әлбәттә, бу юлы яхшырак әзерләнәчәкбез – мәсәлән, дельфин белән 200 метрга йөзү буенча мин бронза алдым, бу дистанциягә артык әзерләнмәдем дә, ул бик катлаулы. Бу дистанциядә ничек йөзәргә кирәклеген әйбәт белергә кирәк. Аны икенче ярышларга әзерләячәкмен, һәм, әлбәттә, югарырак нәтиҗәләр күрсәтәсе килә.

Яңалыклар тасмасын ачарга