«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Александр Колотов: “Мастерс”ка килгәч, Казанның танымаслык дәрәҗәдә үзгәрүен күреп шаккаттым”

Large_news_img_8491_новый_размер
18.08.2015, 10:00 Спорт
СССР җыелма командасы составында су сполосы буенча ике такыр Олимпия уеннары призеры, Европа чемпионы һәм шушы көннәрдә Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионаты алтыннарын яулаган “СССР” командасына нигез салучы Александр Колотов Оештыру комитеты матбугат хезмәтенең спорт күзәтүчесе белән әңгәмәсендә бер үк байрак астында чыгыш ясау өчен танылган ватерполjчыларны җыю идеясе ничек тууы турында сөйләде.

– Александр Станиславович, “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатының ватерполо турнирында сезнең “СССР Татарстан” командасын җиңү яулавы белән котлыйм. Милли җыелма команданың элеккеге уенчыларыннан җыелган команданың иң югары урыннар өчен көрәшәчәге билгеле иде инде. Әмма сезнең өчен җиңү ни дәрәҗәдә көтелмәгән булды?

– Котлавыгыз өчен зур рәхмәт! Көтелмәгән? Алай дип әйтү дөрес түгел. Дөресен әйтим, Казанга без башта ук алтын алырга килдек. Әмма финал күрсәткәнчә, җиңү яулау бер дә җиңел булмады. Барыбер су полосында исемнәр түгел, ә кешеләр уйный һәм бүгенге көндә иң әйбәт формада булганнар җиңәләр, алар  яулаган титуллар саны мөһим түгел.

– СССР исеменә "Татарстан" сүзе “Мастерс”ның Казан турниры алдыннан гына өстәлгән икән. Бу шулаймы?

– Әйе, бу дөрестән дә шулай. СССР командасын без 2007 елда булдырдык һәм бу вакыт эчендә инде дүрт Дөнья чемпионатында (Казанда үткән һәм өч Европа чемпионатында) катнаштык. Тегесендә дә, монысында да икешәр тапкыр без җиңү яулый алдык (елмая). Әмма "Татарстан" сүзен өстәвебез юктан гына түгел. Беренчедән, болай эшләп, безнең җирдә үткән беренче Дөнья чемпионатына хөрмәтебезне белдерәбез. Икенчедән, бу ярышларда безнең өчен су полосының татарстанлы танылган тәрбияләнүчеләре чыгыш ясавын ассызыклыйбыз. Гомумән, без җирле су полосына хөрмәтебезне күрсәтәбез, чөнки әлеге вакытта Татарстан илебезнең алга киткән һәм үз кадрларын танытучы төбәкләренең берсе булып санала.

– Команда ничек барлыкка килде соң?

– СССРның элекке уенчысы буларак, мин башта ук җыелма команданың байрагын бергә яклаган барлык кешеләрне җыярга теләдем. Чөнки халыкара ярышларда илебезнең намусын яклаган вакыттагы эмоцияләрне яңадан тоясым һәм элеккеге дусларым белән очрашасым килде. Шулай итеп идея туды да инде. Безнең бергә уйнаган яки клуб дәрәҗәсендә көндәш булсалар да, җыелма командаларда бергә чыгыш ясау буенча бер-берсенә таныш булган бер буын вәкилләрен туплыйсыбыз килде. Команданың төп уенчыларын без беренче елны ук булдырдык. Ул состав бүгенге көнгәчә шулай кала.

– Димәк, сезгә һәвәскәрләр дә кушыла ала?

– Әйе. Шуны аңлагыз, бездә кайчандыр профессиональ карьералары вакытында аралашкан, ә хәзер шул аралашуны дәвам итәргә теләгән кешеләр җыелган.

–  Татарстанлыларны чакыру идеясе үзеннән-үзе тудымы?

– Без бер-беребез белән күптәннән таныш. Шуңа күрә “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатында катнашу турында сөйләшкәндә, шунда ук Ирек Зиннуров, Марат Закиров һәм Александр Романов белән элемтәгә кердек. Бу безнең уртак идеябез булды дип әйтергә дә мөмкин.

– Әмма, белүемчә, Зиннуров сезнең командагыз өчен инде чыгыш ясады?

– Әйе, Ирек безгә Дөньякүләм ветераннар уеннарында булышты, шуңа күрә аның тәҗрибәсе инде бар иде. Ә менә Марат ветераннар матчларында беренче тапкыр катнашты. Әйтергә кирәк, дебютант буларак, ул бик әйбәт күренде!

– “Мастерс” турнирында катнашу өчен уенчыларны чакыру буенча кыенлыклар тумадымы?

– Казанда уйнарга теләгән һәркем дә турнирга килә алмады. Әмма эш “Мастерс”та катнашырга теләмәүдә түгел, ә төп эшләреннән китә алмауда. Элек югары дәрәҗәдә чыгыш ясаганнар хәзер тренерлар буларак популяр, алар яшь буынга үзләренең белемнәрен тапшыралар. Мәсәлән, без Андрей Белофастовны исемлеккә керткән идек. Әмма Россиянең яшүсмерләр җыелма командасын әзерләү вакыты “Мастерс” үтү вакытына туры килүе билгеле булды. Шуңа күрә Андрей Белофастов үз командасын ярышларга әзерләү өчен калды.

–  Казан тамашачыларының ватерполочыларны ничек каршы алулары ошадымы соң Сезгә?

– Әйе, бик тә ошады! Казанда күптән булганым юк, хәзер шәһәрнең танымаслык дәрәҗәдә үзгәрүен күреп шаккаттым. Миңа барысы да ошады, оештыручылар барысын да булдырганнар. Ә биредәге объектлар нинди бит! “Буревестник” бассейны әйбәт төзелгән! Миңа “Су полосы өчен арена” да бик ошады, биредә безнең командабыз Дөнья чемпионаты вакытында тамашачы булып утырды. Искиткеч корылма! Гомумән, мин ватерполо матчларыннан чын шоу ясауларын беренче тапкыр күрдем – бу гаҗәеп нәрсә булды.

Яңалыклар тасмасын ачарга