«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Азат Кадыйров: “Казандагы “Мастерс”та катнашучылар үзләрен зур хәрефтән язылучы Спортчылар дип санадылар”

Large_news_img_8320_новый_размер
19.08.2015, 16:00 Интервью
“Спорт проектлары башкарма дирекциясе” КБАО генераль директоры Азат Кадыйров, Оештыру комитеты матбугат хезмәте сорауларына җавап биргәндә, “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатын уңышлы уздыруның төп аспектларын атады һәм турнирларда катнашучылар куйган күпсанлы дөнья рекордларының сәбәпләрен аңлатты.

– Азат Рифгатович, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионаты шушы турнирлар тарихында беренче мәртәбә бер үк шәһәрдә узды һәм дөреслектә бер үк вакытларга  да туры килде. Бу экспериментны ничек бәялисез?

– Минемчә, безгә бу әйбәт идея өчен ФИНАга рәхмәт әйтергә кирәктер. Беренчедән, “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатында катнашучыларның күбесе су Мундиалендә дә булдылар, анда алар хәзерге заманның иң көчле спортчылары чыгышларын карый алдылар. Икенчедән, “Мастерс”та без шул объектлардан файдаландык, шул ук судьялар составы, шул ук хезмәт күрсәтүләр җәлеп ителде. Спортчыларга төп Чемпионатта күрсәтелгән барлык хезмәтләр дә  “Мастерс”та катнашучылар өчен дә сакланып калды. Нәтиҗәдә, без күп рәхмәтләр ишеттек. Казанда “Мастерс”та катнашучылар үзләрен зур хәрефтән язылучы Спортчылар дип санадылар дисәң дә була. Йомгак ясасаң, минемчә, бер шәһәр эчендә уздыру графиклары белән ике турнирны бер җиргә туплау – яхшы башлангыч. ФИНА йомгак ясаганнан соң, мондый практика традициягә дә кереп китәргә мөмкин.

–  “Мастерс”та катнашырга чакыру кабул иткән атаклы спортчылар интервьюда даими рәвештә билгеләп үткәнчә, алар турнир нәкъ менә Казанда узганга килгәннәр, шәһәрнең бренды һәм оештыручыларның  репутациясе спорт даирәләрендә абруй казанган. 

– Мин дә шулай дип уйлыйм. Чыннан да, “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатында катнашучылар арасында бик күп экс-чемпионнар, Олимпия уеннары һәм дөнья чемпионатлары призерлары бар. Бүген Казан бөтендөнья спорт картасында җитәрлек дәрәҗәдә күренекле уенчы икәнне аңлыйм мин, ә дүрт миллиард аудиторияле һәм күп сәгатьләр турыдан-туры эфирларны яулаган безнең Мундиаль тагын бер кабат бу хакыйкатьне раслады. Спортчылар монда килергә һәм тагын да әйләнеп килергә телиләр. Хезмәтем буенча соңгы берничә көн эчендә мин халыкара спорт федерацияләре җитәкчеләре белән шактый гына әңгәмә кордым, аларның барысы да турнирны оештыру турында күркәм сүзләр әйттеләр. Бу бик шәп!

– ДЧ-2015 һәм “Мастерс” турында ярышларда катнашучы атаклы спортчылар да күп кенә җылы сүзләр әйттеләр, аларның чагыштырыр нәрсәләре бар. Ә Сезне “Мастерс”ка килгән популяр һәм күренекле спортчылар саны гаҗәпләндермәдеме?

– Бу нормаль күренеш! Чынлыкта күбрәк тә килә алырлар иде, барысына да урын җитәрлек (елмая). Әгәр 3 меңнән артык катнашучы дип санасаң, беркадәр җитми дә калды әле. Хәзер без күчеш чорына эләктек, турнирның үзен уздыру циклы үзгәрә, бу шуларга да бәйле. Әгәр элек  “Мастерс” җөп сандагы елларда уздырылса, хәзер бераз күчеш бар, ягъни Чемпионат ике ел рәттән узачак. Әлбәттә инде, бу катнашучылар санында да чагылды, гәрчә исемнәре буенча монда атаклы спортчыларның бик кызыклы компаниясе җыелса да. Ышанам ки, “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионаты Россиядә бу хәрәкәтнең үсешенә этәргеч булачак. Турнирда якынча 1200 катнашучы нәкъ безнең илдән бит. Мондый турнирда беренче мәртәбә булган үз ватандашларыбыз белән сөйләшкәч, алар ярышлардагы уңай хис-тойгыларны үзләренә сеңдергән дип һәм Будапештта һәм Лондонда булачак “Мастерс” категориясендәге Дөнья һәм Европа чемпионаты ярышларында катнашырга җыеналар дип йомгак ясарга була.  Казанлылар һәм шәһәр кунаклары бассейнда болай гына йөзеп калмасын, киләчәктә, тренерлар белән эшләп, үз нәтиҗәләрен яхшыртсын, осталыкларын арттырсын өчен без кешеләргә стимул бирдек.

– Казандагы Универсиада алдыннан  беренче сынау ярышларын уздырганнан бирле бүген бик күп спорт төрләрен белүче һәм уеннарның матурлыгын, аларның зәвыгын аңлаучы бөтен бер буын җанатарлар тәрбияләдек дип уйламыйсызмы?

– Әлбәттә! Бу еллар эчендә кешеләрнең тоемнары тамырдан үзгәрде, без аны 2013 елдан башлап күрәбез. Һәм без уздырган һәр ярыш трибуналардагы кешеләрнең көч бирергә өйрәнүен тагын бер кабат раслый. Ягъни тамашачылар секторда болай гына утырып тормыйлар, ә уенның асылына төшенәләр, спорт мәйданчыкларында нәрсә барганын аңлыйлар һәм безнең шәһәрдә даими рәвештә чыгыш ясаучы хәзерге заман атлетларының осталыгын лаеклы рәвештә бәяли беләләр. Ышанам ки, үз командаңа көч биреп тору теләге безнең шәһәрдә уздырылучы даими спорт вакыйгаларына да кагыла, иң беренче чиратта Россия спорт башкаласының әйдәүче коллективлары - “Рубин” футбол командасы һәм “Ак Барс” хоккей командасы, “Зенит” һәм “Динамо-Казан” волейбол командалары, УНИКС баскетбол командасы уеннарында.

– ДЧ-2015тә озак вакытлар эчендә беренче мәртәбә бер үк турнир кысаларында ир-атлар да, хатын-кызлар да дөнья рекордларын яңарта алды. “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатында шактый гына дөнья рекордлары куелды. Казанда бәхетле спорт объектлары корылган дип санамыйсызмы? Спортчылар үзләре бик ырымнарга ышанучан бит һәм мондый нәрсәләргә бик игътибар бирәләр. Шуңа күрә соравым.

– Әйе, кызыклы күзәтү. Мөгаен, Казанда шундый җиңел судыр, ул ярышларда катнашучыларны яңа үрләргә, дөнья рекордларына  этәрәдер (елмая). Әлбәттә, мин моны хезмәт күрсәтүләрнең югары дәрәҗәсенә бәйлим, Казанда спортчыларга бары тик старт турында гына уйларга туры килде бит, калган барысын да без кайгырттык. Әгәр бөтен игътибарыңны бары тик ярышларга гына бирсәң, башыңа әллә нинди уйлар тулмаган булса, барлык булдыклылыгыңны һәм тырышлыгыңны куяр һәм сезонда иң яхшы нәтиҗә күрсәтер өчен  бөтен алшартлар бар. Үзебез күргәнчә, Казанда нәкъ шулай булды да.

– Димәк, рекордлар сере Оештыру комитетының  спортчылар өчен бик шәп эмоциональ фон тудыруында?

– Минемчә, шулай (елмая). Гәрчә, сезнең бу соравыгызга спортчылар төгәлрәк җавап бирерләр иде.

Яңалыклар тасмасын ачарга