«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Мэл Голдштейн: “Яшәү өчен йөзү - бары шул гына"

Large_news_kaz_4308
18.08.2015, 16:07 Интервью
“Мастерс” комитетының вице-рәисе Мэл Голдштейн 50 метр дистанцияне аркада йөзү буенча йөзештә катнашты. Ни өчен “Мастерс” – ул ярыш түгел, ә зур фестиваль һәм федерация дөньяга нәрсә бирергә тели – болар барысы да эксклюзив интервьюда.

 - Беренчедән, сезнең йөзеш турында – ничек булды ул?

 - Бу бик әйбәт тәҗрибә булды, биредә, Казанда. Волонтерлар, оештыру – боларны сүз белән генә аңлатып бетереп булмый! Барысы да шәп!

- “Мастерс”ка ничек килгәнегез турында сөйләгез әле?

 - Бу 1980 елны башланды. Мин АКШ милли чемпионатларында 35 ел катнаштым. “Мастерс” категориясендә йөзү буенча АКШ федерациясе вице-президентымын. Шушы спортта калдым да. “Мастерс” йөзеше – ул сәламәт яшәү рәвеше алып барыр өчен су спорт төрләрен сайлаган кешеләргә зур су фитнес-программасы.

 - Сезнең өчен иң мөһим спорт төре нинди?

  -Йөзү! (көлә)

 - Ни өчен?

 - Миңа,  дөрестән дә, йөзү ошый, ул көллияттә укыган чакта ук тормышымның бер өлешенә әверелде. Шулай булгач, мин бу су спорт төрендә 1950 елдан бирле.

 - “Мастерс”ка кадәр еш уздырыла торган турнирларда катнаштыгызмы?

 - Әйе, берничәсендә катнаштым. Әмма алар “элиталы” дип аталучылары түгел. Әмма мин Мастерс”ның бер өлеше булганлыктан, дуслык, татулык, мөнәсәбәтләрдән ләззәт алам.

 - “Мастерс” командасына кешеләрне илһам җәлеп итәме?

 - Биредә илһам күп булуга мин ышанам. Ярышлар өчен бу спорның  уңайлы булуы, яшь һәм җенес буенча төрле булуы  тәҗрибәле спортчылар өчен мөһим дип уйлыйм. Бу кечкенә төркемнәр өчен генә түгел, ә һәркем өчен искичкеч программа, искиткеч спорт.

- Ике чемпионатның бер вакытта узуына ничек карыйсыз?

 - “Мастерс” чемпионатның төп Чемпионат артыннан ук узуы бер дигән тәҗрибә. Бу беренче тапкыр оештырыла. Бу зур уңыш! Казан оештыручыларына, волонтерларга һәм булдыра алганча барысын да эшләгән кешеләргә зур рәхмәт. Сез Казанда эшләгәнне кабатлау кыен булачак.

 - Чемпионатның гавамилеге җитәрлек дип уйлыйсызмы?

 - Йөзү – футбол түгел бит. Берсүзсез, җәмәгатьчелекнең игътибары зур булса, бик әйбәт. Халык йөзүнең спорт өчен булуын, сүзнең ярышлар гына түгел, ә сәламәт яшәү рәвеше һәм тирә-яктагылар белән аралашудан ләззәт алу турында баруын аңларга тиеш.

 - “Мастерс” спортчыларының күбесен беләсезме? Алар турында ниләр әйтә аласыз?

 - Бу хакта сөйләү өчен безнең вакытыбыз җитмәячәк (көлә). Чемпионатка бөтен кеше белән бергә килгәч, син элеккеге дусларыңны очратасың. Университеттагы яки көллияттәге күптәнге танышларың белән йөзгәндә – 30 елдан соң да син шул ук кешегә каршы чыгыш ясыйсың. Бу, дөрестән дә, шәп, бу саклап каласы килә торган истәлек.

- “Мастерс” чемпонатын нәрсә көтә?

 - Без үсәчәкбез генә. Минем уйлавымча, без “Мастерс” йөзүе турындагы күзаллауларны үзгәртәбез. Киләчәк бик якты булачак һәм катнашучылар саны артачак. Киләсе 8-9 елда бу чемпионатка күбрәк кеше хезмәт күрсәтәчәк. “Мастерс” чемпионаты фестивальгә охшаш. Бөтен кеше дә бергә җыела.

 - Димәк, биредә спортка караганда, аралашу күбрәк?

 - Әйе, бу дөрес фикер дип уйлыйм. Мөнәсәбәтләр, дөрестән дә, мөһим.

- Киләсе чемпионатка нинди өметләр багълыйсыз?

 - Без Казанда гамәлгә ашыра алганнар моңа кадәр мөмкин дә түгел иде, без биредә киләсе “Мастерс”та бу эшләрне тагын да бераз яхшырак итәр өчен күп нәрсәләргә өйрәндек. Сез башкара алганны кабатлый алачакбыз диюем түгел, әмма мин, биредә туплаган тәҗрибәгә таянып, киләсе турнирда берникадәр алгарак китә алачыгыбызга ышанам.  

- “Мастерс” чемпионатында кайсы илнең күпме медаль алуы мөһим түгел диюләре дөресме? Алайса, аның идеясе нидә соң?

 - Мин боларны көндәшлек, көрәш турында түгел дип саныйм. Мин, шәхсән, үз күрсәткечләремне яхшыртыр өчен катнаштым. Әйе, медаль шәп нәрсә, әмма мин, иң беренче чиратта, вакыт күрсәткеченә карыйм. Мин бу юлы узганыннан яхшырак йөзә алдыммы, юкмы? Әгәр яхшырак икән – үземнән канәгать калам. Нәтиҗәләрем мин коллияттә укыган еллардагы кебекме? Әмма мин андый ук югары нәтиҗәгә ирешергә җыенмадым да, чөнки ул чакта мин бик яшь идем. “Мастерс” спортчылары өчен бу ярышлар яшькә хас булган тискәре үзгәрешләрне акрынайту ул.

 - Алга таба да чемпионатларда спортчы буларак катнашырга планлаштырасызмы?

 - 35 ел эчендә җитәрлек эшләгәнмендер дип уйлыйм. Кайчакларда минем позициядә бик авырга туры килә. Мин моның административ якларын әйтәм әле. Әйе, бу авыр, әмма мин барыбер йөзүне дәвам итәчәкмен!

 - Яшь спортчыларга ни өчен нәкъ менә йөзүне сайларга киңәш итәсез?

 -Яшь спортчыларга, чыннан да, йөзү ярышларында катнашырга кирәк дип саныйм, чөнки алар үз карьераларын кайгырта һәм сәламәт тормышка сөенә алачаклар. Гаиләгездә мәшәкатьләрме, эшегез бармы – бу мөһим түгел. Хәзер тормышыгызны сәламәт итү өчен нәкъ вакыты. Ә йөзү исә моны бирәчәк. Әллә кайчан булган нәтиҗәләргә кире кайтырга тырышырга кирәкми, бу бары тик спорт.

- “Мастерс” та беренче адымнарын ясарга җыенучыларга ниләр әйтер идегез? Анда катнаша башларга инде соң шул дия торган яшь бармы?

 - Юк. Бездә спорттан бик ерак булган, көллияттә укыган чакта бераз йөзгәләгән һәм 30 елдан соң, артык авырлык җыюлары сәбәпле, сәламәтлекләре белән кыенлыклар килеп чыккан кешеләр бик күп. Шуннан алар үз-үзләренә: “Миңа күбрәк йөзәргә кирәк”, - диләр инде. Алар йөзүгә кире кайталар һәм йөзәләр. Башкаларны узып йөзәселәре килә икән – йөзсеннәр, бу аларга үзләрен яхшы формада тотарга булыша. Яшәү өчен йөзәләр, ягъни.

 - “Мастерс” чемпионатының шулай яхшы узуының сере нидә дип беләсез?

 - Оештыруда. Казан халкы гаҗәеп, волонтерлар искиткеч. Бирегә кабат кайчан килермен икән дип торам менә (көлә).

  - Бәлки без Олимпия уеннары оештырган чакта булыр?

 - Әйе, мөгаен шул чакта булыр.

 - Төп чемпионат белән “Мастерс” категориясендәгесе арасындагы төп аерымлык нидә, сезнеңчә?

 - Безне ике ел саен бар дөньядан бер урынга җыеп ала торган Чемпионат – бу бик шәп! Бу мәдәни яктан чыгып караганда да әһәмиятле. Сәяси яктан да шулай ук, билгеле, башка илләрдән булган кешеләрне күрәсең, аралашасың, аларның да безнең кебек үк булуларын, проблемалары да шундый ук булулын беләсең. Мондый чемпионатка барысы да бәйрәм итәргә җыелалар.  Безне берләштерә торган Дөнья чемпионаты – бик-бик-бик яхшы. Бу зур тәҗрибә. Кешеләрнең мәдәниятен, тарихын, аларның моңа ничек ирешкәнлекләрен белү бик шәп.  

 

 

 

3 фото
Яңалыклар тасмасын ачарга