«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Йөзү буенча турнирда соңгы титуллар уйнатылды

Large_news_kaz_4212
16.08.2015, 15:06 Спорт
Бүген, йөзү турнирының һәм тулаем Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатының соңгы көнендә, 500ләп спортчы 2 дистанциядә ярышты: аркада 50 метрга һәм ирекле стиль белән 400 метрга.

Ярышлар Су спорт төрләре сараенда иртәнге  8дә башланды һәм 3,5 сәгать дәвам итте. Бүген ярышлар көне кыска һәм кичәгегә караганда тыгызрак булды!

25-29 яшьлекләрдән алып 75-79 яшьлекләргә кадәр категорияләрдәге хатын-кызлар арасында  50 метрга, 400 метрга узышларда Австралиядән килгән иң тәҗрибәле йөзүче ханымнар үзләрен күрсәтте:  “Miami Masters Swimming” Club йөзүчесе 80 яшьлек Денис Робертсон һәм  “Doncaster Dolphins” клубыннан 85 яшьлек Дороти Дики -  соңгысы чемпионат рекорды куйды - дистанцияне ул 8:25.34 нәтиҗәсе белән тәмамлады.

90-94 һәм 95-99 яшьлекләр категориясендәге  иң тәҗрибәле ир-атлар аркада 50 метр арага  йөзделәр. Ир-атлар монда 3 чемпионат рекорды куйды. Беренчедән, “Murena Szegedi Uszo- Es Buvarkl”  Венгрия атлеты Бела Банки  - 20 елдан артык чемпионатларда катнашучы спортчы. Күптән түгел бу йөзүче аркада 200 метрга йөзүдә бөтендөнья рекорды куйган. Бу юлысы да 95 яшьлек легенда чемпионат  рекорды һәм 1:02.35 секунд вакыты белән мактана ала. Аннары тагын бер рекордсмен – “Ws Twente” клубыннан 75 яшьлек Нидерланд йөзүчесе Франс Ван, аның нәтиҗәсе 39.25секунд. “Сура” клубыннан 25 яшьлек Виталий Борисов 25-29 яшьлекләр категориясендә рекорд куйды – 26.12 секунд.

“Minas Tenis Clube” клубыннан  Маркус Матиолли  – Олимпия уеннары призеры күбесенә үрнәк булырлык. Бүген ул ирекле стиль белән 400 метрга йөзү буенча 55-59 яшьлекләр категориясендә алтын медаль алды.

10 августтан 16 августка кадәр бассейннда 490 комплект медаль уйнатылды.

 

Бер көн эчендә йөзү буенча барлык нәтиҗәләрне һәм “Мастерс” чемпионнары исемнәрен түбәндәге сылтамалардан белеп була:

Йөзү. Ир-атлар. 50 метр аркада

 Йөзү. Ир-атлар. 400 метр ирекле стиль белән  

Йөзү. Хатын-кызлар. 50 метр аркада

 Йөзү. Хатын-кызлар. 400 метр ирекле стиль белән

 

5 фото
Яңалыклар тасмасын ачарга