«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Йөзү буенча 6 нчы ярыш көне нәтиҗәләре

Large_news_kaz_3581
15.08.2015, 20:06 Спорт
“Мастерс” категориясендә Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты азагына якынлаша. Йөзү буенча 6 нчы ярыш көне күп спортчылар өчен үзләрен күрсәтү өчен соңгы көн булды, кайберләре бүген кич, яуланган медальләрен алып, үзләренә кайтып китәләр. Бүген бүләкләрне брасс белән 200 метрга, аркада 100 метрга һәм баттерфляй белән 200 метрга йөзүдә иң көчле ветераннар яулап алды.

Ир-атлар арасында 200 метрга брасс белән йөзүдә иң олы спортчы 95 яшьлек  венгр Бела Банки Хорват булды, ул 95-99 яшьлекләр арасында җиңү яулады һәм шушы дистанцияне 7 минут һәм 29.12 секундта йөзеп чыкты. Хатын-кызлар арасында шул ук дистанциядә Австралиядән килгән 65 яшьлек ханым Жанетт Джефри дөнья рекорды куйды, аның нәтиҗәсе 3:21.27 секунд.

35-39 яшьлекләр категориясендә ир-атлар арасында 100 метрга аракада йөзүдә румын Стефан Гергель дөнья рекорды куйды. Шул ук дистанциядә хатын-кызлар арасында дөнья рекордлары булмады. Әмма барысын да иң олы йөзүче ханым – Көньяк Африка Республикасыннан килгән 90 яшьлек Каска Клос гаҗәпкә калдырды, ул бу дистанцияне 3 минут та 16.64 секундта йөзеп чыкты.

55-59 яшьлекләр категориясендә баттерфляй белән 200 метрга йөзүдә бразилияле Маркус Маттиоли дөнья рекорды куйды, ул бу араны 2:16.78 секундта йөзеп чыкты. Шул ук дистанциядә хатын-кызлар арасында катнашучылар күп булмады, ә иң күбе 75-79 яшьлекләр арасында булды. 

Көннең төп нәтиҗәләрен түбәндәге сылтамалардан белергә була:

Ир-атлар. Брасс. 200 метр.

Хатын-кызлар. Брасс. 200 метр.

Ир-атлар. Аркада. 100 метр.

Хатын-кызлар. Аркада. 100 метр.

Ир-атлар. Баттерфляй. 200 метр.

Хатын-кызлар. Баттерфляй. 200 метр. 

 

4 фото
Яңалыклар тасмасын ачарга