«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Марат Закиров: “Казандагы “Мастерс” турнирында тамашачыларның әйбәт уенның рәтен белүләре күренде”

Large_news_img_8053
18.08.2015, 13:00 Спорт
“Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатының су полосы буенча турнирында җиңү яулаганнан соң, Россия җыелма командасы составындагы ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, танылган ватерполочы Марат Закиров Оештыру комитеты матбугат хезмәтенең спорт күзәтүчесе белән әңгәмәсендә Казанга кайту һәм шәһәрнең үзгәрүен күзәтү һәрвакыт рәхәт дип белдерде.

– Марат Сәгыйтович, Казанга соңгы тапкыр кайчан килгән идегез?

 – Күптән инде. Мәскәүле “Динамо”ның баш  тренеры булып, Казанга җирле “Синтез” белән уйнарга килгән идем. Ялгышмасам, 2 ел элек булды ул. Әлбәттә, бу вакыт аралыгында шәһәр матурайган, Казанның тиз үсеш алуына бөтен кеше дә ияләште инде. Ә Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын һәм “Мастерс” турнирын уздыргач, Татарстан башкаласы тагын да алга ыргылыш ясады. Ике ярышлар да югары дәрәҗәдә үттеләр. Биредә тәрбия алган кеше буларак, моңа мин бик шатмын.

– “Мастерс" категориясе турнирында чыгыш ясарга чакыргач, озак уйладыгызмы?

– Беренче сөйләшү берничә ай элек булды. Ватерполо дөньясындагы дусларым Казанда булачак грандиоз чара турында шылтыратып әйттеләр, анда чыгыш ясарга чакырдылар. Мин шунда ук ризалаштым, әмма эшем буенча (Марат Закиров – “Динамо” ВК (Мәскәү) баш тренеры – автор белешмәсе) соңрак баш тартырга туры килде. Якынча шушы вакытта минем командамның Россия Чемпионаты уеннарына тулы әзерлек өчен сезон алды җыелулары куелган иде. Әмма, элекке замандагыдай бер командада уйнау өчен, дусларым мине бирегә алып килделәр. Мин монда булуыма үкенмәдем (елмая).

– Сез ярымфиналга гына килдегез һәм Санкт-Петербургтан булган көндәшләрегез фикеренчә, командада иң әйбәт уенчы булдыгыз.

– Иң әйбәт уенчымы? Мин килешмим. Минем фикеремчә, безнең бөтен команда иң әйбәте булды. Барыбыз да бер-беребез өчен уйный, бу сизелеп тора. Турнир барышында коллективка җиңел кушылуым өчен куанам, без үз уеныбызны тоя алдык. Моны таблодагы нәтиҗәләр исбат итте.

– Әйтегез әле, спорт карьерасы чоры белән хәзерге баш тренер статусы вакытын чагыштырсаң, бассейнда уйнаганда төрле хисләр тоясыңмы?

– “Мастерс”та бассейнда баш тренер яки ассистентлар булмады, барыбыз да озын юл үткән уенчылар идек. Казанга без элеккеге кичерешләребезне тагын бер кат искә төшерергә килдек: спорт көрәшенә омтылу, азарт. Уен безне яңадан үз эмоцияләренә күмде, бу бик рәхәт булды!

–  “Мастерс” турнирының идеясе шундый: спорт ветераннары белән бергә һәвәскәрләр дә актив рәвештә катнашалар. Олимпия уеннары призеры буларак, профессионал булмаган уенчылар белән бер бассейнда уйнау сезгә ничегрәк?

– Әгәр дә без бер үк дәрәҗәдәге әзерлектә икән, һәм әлеге һәвәскәрләр Казандагы турнирга әзерләнүгә күп игътибар биргәннәр, озак вакыт күнегләр ясаганнар икән, безне аерып карарга ярамый. Шул ук һәвәскәрләр биредә нинди дә булса биеклекләргә ирешергә мөмкиннәр. “Мастерс”та титуллар белән үлчәшмиләр, бирегә бассейнда уйнаудан ләззәт алырга һәм аралашырга киләләр.

– “Синтез” буенча элекке партнерыгыз Ирек Зиннуров та, профессионаллар көндәшләрне дөрес бәяләп бетермәү аркасында, һәвәскәрләрнең аларны җиңүләре дә бар бит, дип әйтте.

– Ул тулысынча хаклы. “Мастерс” турниры безгә һәвәскәрләрнең кайчак профессионалларга үткен көрәш күрсәтә һәм аларны бәлки җиңә дә алуларын тагын бер кат исбат итте. Биредә беркемгә дә бернәрсә дә алдан гарантияләнми.

– Димәк, элекке профессионаллар һәвәскәрләр белән уйнауны түбәнлек дип кабул итми? Милли җыелма команда уенчылары “Мастерс” белән бик кызыксынганнар, тулы бер команда җыелган бит.

– Безнең танылган ветераннарыбызның “Мастерс”ка бик теләп килүләре - Казанның зур хезмәте. Барлык уенчыларның бергә “Олимпия авылы”нда торулары һәм үзара аралаша алулары шәхсән үземә уңай тәэсир ясады. “Мастерс” ярышларының әле күптән түгел ДЧ-2015тә катнашучылар күнегүләр ясаган һәм ярышкан объектларда үтүе дә мөһим роль уйный. Бу факторлар җыелмасы минем өчен бик әһәмиятле булды һәм биредә катнашу карарына килүгә уңай тәэсир итте. Барлык катнашучылар да шушы сүзләрне кабатлар дип уйлыйм.

– Кемнәр белән бер командада уйнарга туры киләчәген белгәч, куангансыздыр? “СССР Татарстан” компаниясенә бик атаклы кешеләр җыелган.

– Әйе, мин аларны күптән беләм. Кайберләре белән бер командада уйнадым, икенчеләренә каршы Россия Чемпионатында чыгыш ясадым. Берсе белән дә таныштырып торырга кирәкми. Барысы да әйбәт кешеләр һәм, иң мөһиме, профессионаллар. Аларның һәрберсе үзенең уйнавы белән кирәклеген исбат итте һәм илебез су полосы тарихында үз эзен калдырды. Шуңа күрә мондый командада чыгыш ясау минем өчен зур хөрмәт.

– Зиннуров – Закиров бәйләме су полосы буенча казанлы җанатарларда җирсү хисләр уята. Уен барышында җирле тамашачыларның җылы карашларын тойдыгызмы?

– Бу искиткеч булды. Беләсезме, безнең фамилияләребезне яңгыратканда да трибуналарда шунда ук кул чаба бардылар. Ике як та күрсәткән нәфис комбинацияләрне тиешенчә бәяләүләре буенча халыкның су полосы белән кызыксынуын аңлап була бит. Казанда тамашачылар матур уенны хупладылар, бу без – спортчыларны – куандырды гына.

– Финалда сезгә “Динамо” буенча коллегагыз, икенче команда тренеры Сергей Габузовка каршы уйнарга туры килде. Матчның нәтиҗәләре сезнең алдагы аралашуыгызга тәэсир итәчәкме?

– Сергей белән уйнау да, эшләү дә һәрчак рәхәт. Чөнки бу кеше – Зур хәрефтән язылучы Профессионал. Гомумән, башка командалар һәм яшь буенча башка категорияләр составында мин элек спорт карьераларында зур уңышларга ирешкән күп спортчыларны күрдем. Миңа алар белән бергә дә, аларга каршы да уйнау бик рәхәт. Шулай булгач, Казанда мин ләззәт алдым.

Яңалыклар тасмасын ачарга