«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

“Мастерс” турнирының су полосы буенча алтынчы ярыш көне нәтиҗәләре

Large_news_2b9a5638
15.08.2015, 19:19 Спорт
Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатының су полосы ярышлары буенча соңгы көнне берьюлы өч коллектив турнирның алтын медаленә ия булдылар. Алтын медальләре белән Германия, Словакия һәм Россия коллективлары мактана ала. Бу хакта тулырак безнең традицион күзәтүдә.

Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге  дөнья чемпионаты кысаларында үткән ватерполо турнирының соңгы 6 нчы ярыш көненең финал программасын Казахстан һәм Россиядән килгән коллективлар ачтылар. Көчле көрәштә астаналы спортчылар җиңү яуладылар. Хәлиткеч ярышта алар исәп буенча да, уен буенча да көндәшләреннән ике тапкыр өстенрәк булуларын исбат итә алдылар. Финал сиренасы яңгырагач, “Олимп” бассейны таблосында җирле “Российские бобры” командасы файдасына булмаган 8:4 саннары чыкты.

Алдарак, бронза өчен матчта “Жемчужина” үзен бик шәп күрсәтте. Ул призлы өчлеккә “Тигры” командасын алга җибәрмәде: аларның капкасына 7 туп кертеп, үзләренекенә бары тик 3 тупны үткәрде.

Су полосы. Ир-атлар.

“30+, 35+” категорияләре.

Финал: Astana Masters Club (KAZ)  – Russian Beavers (RUS) – 8:4

3 нче урын өчен матч:  Tigers (RUS) – Zhemchuzhina (RUS) – 3:7

15 август. Казан. “Олимп” бассейны.

Су полосын үз итүчеләрнең “50+” булган яшьтәгеләр категориясендә алтын өчен “Европа спорт ассоцияциясе”ннән италияле ватерполочылар һәм “Динамо” җәмгыятеннән россияле уенчылар көрәштеләр. Бу кичне уңыш ярышларның хуҗаларына елмайды, әлеге нәтиҗә исәбенә дә йогынты ясады – 9:3. Икенче пар арасындагы көрәштә Украинадан килгән коллектив бразилияле яшьтәшләре кулыннан бронза медален йолкып ала алмады. Әмма чынлыкта, иң беренче чиратта, “Олимп” бассейны тамашачылары җиңү яулады дип фаразларга була.

Су полосы. Ир-атлар.

“50+” категориясе

Финал: Dynamo Masters (RUS) –EUROPA SPORTING ASS. (ITA) – 9:3

3 нче урын өчен матч:  Council of Veterans (UZB) – MASTER OLD FELLOWS (BRA) – 8:15

15 август. Казан. “Олимп” бассейны.

Ватерполо ярышлары турнирының иң тәҗрибәле катнашучылары кичен соң гына “65+” яшьлекләр категориясендәге медальләр язмышын хәл иттеләр. Бу кич тә уенда немец җанатарларының аз гына кәефен төшерде. Германиядән килгән гамбурглы “Посейдоны” һәм “Каннштатт” командалары төп һәм юаткыч финалда оттырдылар. Алтын Словакиягә китте, бронза – Австралиягә.

Су полосы. Ир-атлар.

“65+” категориясе

Финал: SV Poseidon Hamburg (GER) vs KVP H2O polo Piešťany (SVK) – 6:8

3 нче урын өчен матч:  SV Cannstatt (GER) vs Perth Cockatoos (AUS) – 4:8

15 август. Казан. “Олимп” бассейны.

Көннең соңгы күзәтүендә хатын-кызлар арасындагы бердәнбер матчны игътибарсыз калдырып булмый. Су полосында аларның саны күп түгел, шуңа күрә аларга җиңәсе җиңел булды. Мондый хәл италияле спортчылар белән булды, алар күпкә яшьрәк булган россияле кызларга 8:13 исәбе белән оттырдылар. Әмма турнирда үз яшендәге категориядә һәрберсе ялгыз булган бары тик өч хатын-кызлар төркеме генә катнашу сәбәпле, Казаннан алтын медальләрсез беркем дә китмәячәк.

Су полосы. Хатын-кызлар.

“30+,35+,40+” категорияләре.

Әйләнештәге система: TMR (RUS) vs SISTEMI INTEGRATI (ITA) – 13:8

15 август. Казан. “Буревестник” бассейны.

Су полосы. 6 нчы көн
Яңалыклар тасмасын ачарга