«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Сергей Гарбузов: “Һәвәскәрләр өчен мине, Зиннуровны яисә Закировны җиңү иң зур бәхет”

Large_news_img_8114
16.08.2015, 07:00 Спорт
Олимпия уеннарының ике тапкыр призеры, Россия җыелма илкүләм командасы экс-капитаны Сергей Гарбузов Оештыру комитеты матбугат хезмәтенең спорт күзәтүчесе белән әңгәмәсендә “Бобры” командасының “Мастерс” категориясендәге турнирда катнашырга чакыруны ни өчен кабул итүләрен, нәрсә исәбенә аның командасы киләчәк финалда “СССР Татарстан” исемле коллективны җиңә алачагын сөйләп бирде.

– Сергей, Сезнең “Бобры” командасына  Бразилиядән килгән көндәшләрегез белән ярымфиналда җиңүегез җиңел булмады. Алар сезне нәрсә белән гаҗәпләндерделәр?

– Гаҗәпләндек үк дип булмый, алар бу ярымфинал матчына яхшырак әзерләнгәннәр идеме. Уйный башлаганчы ук, безнең командада финалга барыбер чыгачакбыз дигән фикер хөкем сөрә иде. Мондый үз-үзеңә ышану безне хур итәргә дә мөмкин иде бит. Аллага шөкер, бразилиялеләр финал уены алдыннан “айнытып” җибәрделәр безне. Хәлиткеч матчка бөтенләй башка хис-тойгылар белән керешербез дип уйлыйм. 

– Финалда “Бобры” командасына яңадан “СССР Татарстан” командасы белән очрашырга туры киләчәк. Сез бит алар белән төркем этабында турнирны башлаган идегез. Ә бу ике уенны чагыштырып булырмы соң?

– Әлбәттә, финалда безне бөтенләй башка уен көтә! Ике команда да уен барышында көч алып өлгерде. Безнең көндәшләргә килгәндә исә, аларга тәҗрибәле ватерполочы Марат Закиров килеп кушылды. Алдан әйтә алмыйм, үзем катнашкан турнир турында фараз кылырга да яратмыйм. “СССР Татарстан” командасына бик шәп уенчылар җыелган. Алар бар да бик югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар һәм берничә мәртәбә призлы урыннар алдылар. Безнең бу яктан бераз проблемалар бар әле (елмая).

– Сезнең үзегезнең дә титуллар коллекциясе бай бит.

– “Бобры” командасының бүгенге составыннан илкүләм җыелма матчларга бары тик мине генә җәлеп итәләр иде. Әле бит Ирек Зиннуровка, Марат Закировка, Николай Максимовка, Сергей Исаевка һәм аерым атап торуга мохтаҗ булмаган башка уенчыларга, илебез су полосы йолдызларына каршы чыгасы була. Карап-карыйк, алдан бернәрсә дә әйтеп булмый. Тәҗрибәбез җитмәсә, булдыклылык белән алдырырбыз.   

– Башкала  “Динамо”сының ике тренеры Марат Закиров – Сергей Гарбузов көрәше финал матчына тагын бер афиша дип уйламыйсызмы?

– Шулай шул, кызык фикер (елмая).

– Клубтагы киләчәк мөнәсәбәтләргә финал ярышлары йогынты ясармы?

– Һич юк! Без бассейндагы мөнәсәбәтләр белән аннан читтәгеләрен аера беләбез. Безнең спорт карьерабызда төрлесе булды. Кайвакыт матч вакытында ук кыйнашабыз да, уеннан соң кул бирешәбез һәм бергәләп кичке ашка барабыз. Бу бит эмоцияләр генә, алардан башка спортны күз алдына китерүе кыен. Закиров белән дә, көндәшләр командасының башка уенчылары белән дә элеккегечә үк дус булып калачакбыз.   

– Сергей, Сез - ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, Россия җыелма командасы капитаны. Сезгә “Мастерс” турниры нәрсәгә, Сез бит анда һәвәскәрләр белән дә уйныйсыз?

– Беренчедән, “Мастерс” күптән түгел чыгышларын тәмамлаган уенчыларга үзләрен тонуста, яхшы формада тотарга бик шәп мөмкинлек бирә. Икенчедән, мин монда спорт карьерам заманнарында дуслашып йөргән егетләр белән рәхәтләнеп очрашам-сөйләшәм. Кайберләрен яшүсмер чакта чыгыш ясаулардан бирле күргәнем юк иде. Күз алдыгызга китерә аласызмы, күпме гомер узган?! Командалар арасында үзара аралашу, дуслык – бу факторлар ватерполо турнирында катнашучыларны һәрвакыт “Мастерс” категориясендәге  ярышларга өндәп торачак.

– “Бобры” командасы вәкилләре “Мастерс” категориясендәге  турнирда катнашу тәкъдимен Сезгә ничек җиткерделәр?

– “Бобры” командасы өчен мин беренче ел гына чыгыш ясамыйм инде. Мин алар белән Канадада үткән “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатына да барган идем. Шуннан бирле безнең мөнәсәбәтләр ялганды да инде. Телефон номерларыбызны алмаштык, Казанга “Мастерс”ка килергә дигән тәкъдим кергәч, мин шунда ук риза булдым.  

– “Бобры” исеме каян килгәнен сорамадыгызмы?   

– Шунда ук сорадым. Бер турнир алдыннан команда исемен уйлап табарга кирәк иде. Җыелдык та уйларга керештек, башка бернәрсә дә килми. Су  тематикасы белән бәйләргә теләдек, “акулалар”, “дельфиннар” бар инде. Шунда әллә кайдан “Бобры” килеп чыкты. Әйбәт тә, үзенчәлекле дә (көлә).

– Кайберәүләр өчен Россия җыелма командасының  экс-капитаны Сергей Гарбузов белән янәшә уйнау яисә аңа каршы уйнау – бөтен тормышы буена йөрткән хыялыдыр.  

– Килешәм, минемчә, спорт ветераннарының һәм һәвәскәрләрнең бер үк турнирда катнашулары идеясе соңгыларын җиңүләргә дәртләндерәдер.  Аңлыйм, барысына да  безнең белән уйнарга яисә безгә каршы уйнарга туры килми, әмма “Мастерс” элек телевизордан гына күргән  спортчылар белән уйнарга мөмкинлек бирә. Финалда без атаклы көндәшләребез белән очрашабыз, әмма беркайчан да югары дәрәҗәдә чыгыш ясамаган безнең уенчылар өчен нинди дә булса эпизодта Зиннуровны яисә Закировны җиңү - менә дигән мотивация, бәхет. Мондый хис-кичерешләр теләсә кемгә тәтеми дип саныйм мин.    

Яңалыклар тасмасын ачарга