«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Джон Дейнинджер: “Бу егетләр 27 метрлы биеклектән сикерәләр – бала-чагалар!”

Large_news_img_0628
19.08.2015, 12:41 Спорт
Казанда Литва өчен чыгыш ясаган Джон, “Мастерс” чемпионатларында 1974 елдан, 35-39 яшьлекләр категориясеннән катнаша башлаган. Хәзер аңа 76, һәм ул әлеге чемпионат кысаларында 3 алтын медаль яулаган.

Су шоуында катнашу, “Спорт - тормыш өчен!” гыйбарәсенә нигезләнү, АКШ сикерүчеләр Фонды попечительлеге, үз мисалында спортчыларны җәлеп итү һәм очышта булуның ни икәнен аңлау – болар барысы да Джон Дейнинджерның тормышы, атлетның гына түгел, ә илһамчының да тормыш тарихы.

100-130 фунт биеклектә чыгыш ясау профессиональ сикерүчегә әйбәт керем китергән, әмма Джон олимпия герое шөһрәтен сизмәвен аңлаган. “Мастерс”тагы карьерасы башланганнан соң, тормышында яңа бүлек ачылган. Канада, Бөекбритания, Норвегия, Финляндия, Бразилия, Литва, Ирландия – чемпионлык титулын кайда гына яуламаган ул! Бу джентельмен 10нан артыграк АКШ милли рекордларын һәм 10нан артыграк дөнья рекордларын куйган.

 - Суга сикерү тормышыгызда кайчан урын алды?

 - 12 яшь тулганнан бирле суга сикерү белән шөгыльләндем. Мин Америкада яшьләрХристианлык союзында акробат идем, гимнастика һәм бассейнда йөзү белән шөгыльләндем, шуңа күрә бу спорт төрен үз итәргә каршылыклар тумады. Бер үк әйберне трамплинда башкару, матчта башкаруга караганда җиңелрәк булды. Миңа 76 яшь, димәк, 60 ел сикерәм! “Мастерс” программасын мин АКШта 40 ел элек башладым. Ул акрынлап үсте һәм 20 ел элек мин Мәскәүгә берничә сикерүчене алып килдем. Болай эшләп, минем русларга 25 яшьтән соң да сикерә алуларын күрсәтәсем килде. Зур булмаган ярыш оештырылды, күргәзмә дип тә әйтергә мөмкин. Соңыннан безгә Европалылар кушылдылар һәм үзләренең шәхси турнирларын башладылар. Анда АКШка караганда система зуррак, сикерүчеләр күбрәк.

 - Димәк, барысы да АКШта башланды?

 - Әйе. Беләсезме, бездә төрле күнекмәләргә ия булган кешеләр бар иде: спортка яңа гына килгәннәрдән алып, әйбәт чыгыш ясый алучыларга кадәр.

 - Кайсы Чемпионатларда катнаштыгыз?

 - Мин АКШның милли чемпионы һәм хай-дайвинг буенча дөнья чемпионы.

 - Хай-дайвинг? Алдамыйсызмы? 27 метр биеклектән сикердегезме?

 - Югарырак та! 40 метрдан. Бу 1964 елда булды – (бер секундка!) - хай-дайвинг буенча беренче профессиональ чемпионат! Ул Торонтода үтте, Канада. Ә бу егетләр 27 метрдан сикерәләр – бала – чагалар дими, ни дисең!

 - Куркыныч идеме?

 - Мин һәрвакытта да куркам.

 - Казанда сез 5 метрлы каланчада чыгыш ясадыгызмы?

 - Юк, 10 метрлыда! (көлә). Барысы да әйбәт. Миңа югарырак биеклек кирәк – монысы бик түбән!

 - Дулкынлану кичерәсезме?

 - Юк, бернинди дулкынлану да юк. Әмма миңа формамны яхшыртырга кирәк, бараз гына артык авырлык җыйдым. Будапештка кадәр барысын да тәртипкә китерәчәкмен.

 -“Мастерс” Сезнең өчен нәрсә ул?

 - Бик матур чара, безгә бик күңелле! Мин аңа, спортка караганда, ниндидер бер социаль чара буларак карыйм. Башка сикерүчеләр белән берләшү – минем халыкара ярышларга йөрүемнең сәбәбе. Минем тренерым Латвиядән һәм мин бу илдә бизнес алып барам. Мин шулай ук Европа турнирларында катнаша алам. Гадәттә мондый ярышларга америкалыларны чакырмыйлар, әмма мин Литва командасы әзъзасы буларак, катнаша алам.

 - Сезгә Казанга килергә ярдәм күрсәттеләрме?

 - Халыкарар чараларда ярдәм юк, минем бернинди клубым да юк. АКШтагы милли чемпионатлар – аларда ярдәм итәләр.

 - Гомерегез буена күпме медальләрегез җыелды инде?

 - Дөньяда башка беркемдә булмаганчадыр. Хәтта Олимпия чемпионнарыныкы да минекеннән кимрәктер.

 - 100дән артыкмы?

 - О? 400. Көмешләре дә бар, әмма алтыннары күбрәк, бу – 40 ел эчендә җыелган медальләр.

 - Алар өчен аерым бүлмәгез дә бармы?

 - Юк, зур бер тартма. Өйгә кайткач, медальләрне шунда ыргытам (көлә). Хәзер минем офисым өйдә. Клиентлар киләләр дә, медальләр тагып төшкән фотоларны күрәләр. Барысын да түгел, кайбер турнирларны хәтерлим.

 - Бизнесыгыз нинди?

 - Архитектура белән бәйләнешле. Мин дизайн белән шөгыльләнәм – коммерцияле төзелеш, резиденцияләр.

 - Һәм спорт корылмаларымы?

 - Әйе, шул исәптән.

 - Су спорт төрләре сарае турында нәрсә әйтә аласыз?

 - Әйе, бу урын бик матур, мин үз гомеремдә проектлаган биналардан зуррак.

 - Яшь спортчыларга нинди теләкләрегез бар?

 - Тырышыбрак шөгыльләнсеннәр, үз-үзләренә ышансыннар – шул чакта барысы да килеп чыгар! Милли чемпионатларда һәрвакытта да җиңеп булмый, Олимпиадага да һәрчак барып булмый, әмма үзең эшләгәннән ләззәт алу һәрчак мөмкин. Аларга бу эш ошый икән – яхшырак, яхшырак һәм тагын да яхшырак була барачак. Әгәр моны бары тик эш итеп кенә кабул итсәләр – бер урында таптанып торачаклар

- Ә йөзү белән ничегрәк?

 - Мин йөзмим. Сикергәннән соң бассейнны йөзеп чыгам, шул гына.

 - Кайчан да булса сикерүдән туктарга җыенасызмы?

 - Табигать мине үзе туктатыр дип уйлыйм. Мине туктата алырлык көч бары шул гына!

Яңалыклар тасмасын ачарга