«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

ФИНА паркында “Рок энергиясе" хөкем сөрә

Large_news_img_9204
14.08.2015, 21:15 Мәдәният
Бүген Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының төп мәдәни мәйданчыгында ел саен бара торган “Энергия рока-2015” VIII Бөтенроссия студентлар фестивале финалы узды. Парк кунакларын 10 рок-коллектив каршы алды, алар арасында яшь музыкантлар да, шулай ук тамашачылар яратып өлгергән популяр төркемнәр дә бар.

ФИНА паркының төп сәхнәсе иң яхшы яшьләр рок-төркемнәре чыгышы мәйданчыгына әверелде. Коллективларның күбесе – яшь музыкантлар, алар өчен “Энергия рока” фестивале финалына эләгү – югарырак баскычка юл. Фестивальнең башкарма директоры урынбасары Ольга Птахина финалның ничек узуы турында сөйләде:

“Без бөтен Россия буйлап талантлы студент рок-төркемнәрен  эзлибез һәм аларны зуррак сәхнәләргә чыгарырга тырышабыз. Башта сайлап алу этабы уза, анда без төркемне әйбәтләп тыңлыйбыз. Аннары жюри ярымфиналга эләгүчеләр исемлеген  төзи. Шуннан соң өченче этап – финал. Фестиваль тәмамлангач, финалистлар билгеләнәчәк, без аларны тагын да алып барачакбыз”.

Быел фестивальдә чыгыш ясаучылар географиясе Татарстан Республикасыннан читкә чыга. Төркемнәрнең берсе ФИНА паркында  чыгыш ясау өчен махсус Мурмансктан килгән. Оештыручылар сүзләренчә, моның өчен коллектив 3 көн буена поездда килгән.

Фестиваль – чынлыкта шундый ук ярышлар ул. Чемпионатның спорт рухы сәхнә артына да, төп сәхнәгә дә үтеп кергән – бар тарафта ярышларда гына була торган атмосфера - дулкынлану, җанатарлар урынына - паркка килүчеләрнең алкышлары, азарт һәм җиңүгә сусау.

“Мөгаен, Сезгә башкаручылар сәхнәгә чыгар алдыннан сәхнә артына кереп караргадыр. Сез анда спортчылар чыгышы алдыннан була торган атмосфераны сизәрсез. Бу егет-кызлар  асылда мондый зур публика алдында беркайчан да чыгыш ясап карамаганнар. Мондый форматлар, бу кадәр кеше, мондый аппаратура – алар өчен зур бүләк”, - диде Ольга Птахина.

Күренекле җырчы – “Мураками” төркеме лидеры – Диләрә Ваһапова үзе раслаганча, талантлы музыкантларга спорт чит-ят түгел: “Мин 3 ел ярым спорт биюләре белән шөгыльләндем, 7 түгәрәккә йөрдем, шулар арасында йөзү дә булды. Мин спорт белән әле дә шөгыльләнәм. Хәтта гастрольләр вакытында иртәләрен күнегүләр ясыйм. Шулай ук үз кызымны да спортка җәлеп итәм”.

Җырчы рок-музыканы тулысынча хай-дайвинг белән чагыштырып була дип саный – шул ук драйв, шул ук энергия: “Син шундый ук хисләр кичерәсең. Минем 3 метрлы каланчадан сикергәнем бар, бу искиткеч. Бу драйв без тамашачыларга чыгышыбыз барышында  җиткерергә теләгән хисләргә ошаган”.   

3 фото
Яңалыклар тасмасын ачарга