«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Ирина Рыбанина: “Беренче алтынымны алырмын дип өметләнәм!”

Large_news_a-tbtaxl5um
13.08.2015, 17:17 Спорт
Ирина Рыбанина йөзү белән нәкъ тә егерме ел шөгыльләнми торган, әмма кыска гына вакыт аралыгында элеккеге формасына кайтып, коллегаларының җиңүләре белән рухланып Казанга килгән һәм 60-69 яшьлекләр төркемендә беренче алтын медален алырга өметләнә!

- Коллекциягездә нинди медальләр бар инде?

- Мин биш дистанциядә катнашырга ниятләгән идем, тагын 400 метрга йөзәсем бар әле, шунда беренче алтынымны алырмын дип бик өметләнәм. Инде 800, 100, 50 метрларга кроль, баттерфляй белән йөздем, өченче, алтынчы, сигезенче урыннарны алдым, тагын әле ике эстафетада безнең команда көмеш һәм бронза алды.

- Йөзү белән ничә ел шөгыльләнәсез инде?

-Йөзүдә мин 1970 нче еллардан бирле инде, Мәскәү командасы өчен чыгыш ясый идем.  Аннары бик озак өзеклек булып торды, егерме ел шөгыльләнмәдем, ике бала табып үстергәндә вакыт булмады, менә хәзер кире кайтырга булдым. 50 яшемдә инде беренче рекордларым бар иде, 55 яшьтә кыска дистанцияләрдә миңа тиңнәр табылмый башлады, 60та да формада торырга тырышам.  

- Тормышыгыздагы иң зур җиңү кайда булды?

- Әле хәзер дә эстафетада 31 секудка сыешкан нәтиҗәмә хәйран калдым, 61 яшемдә кроль белән бу араны 31 секундта узып була дип уйламый идем. Минем өчен бу иң яхшы нәтиҗә, шатлыгымнан аздан гына елап җибәрми калдым. Үзем генә йөзгән чакта шундый нәтиҗә күрсәткән булсам, әлбәттә, алтын ала идем.

-Яшьләргә спортның кайсы төре белән шөгыльләнү яхшырак дип уйлыйсыз?

- Йөзү – сәламәтлек ул, спортка шуның өчен кайттым да. Йөзүдән туктагач, төрле авырулар килеп чыга башлады, сәламәтлекне ныгытыр өчен йөзүгә кайтырга туры килде. Вакытны кире кайтару мөмкин булса, шундый зур өзеклек ясамаган булыр идем.   

- “Мастерс” категориясендәге бу чемпионат тормышыгызда беренчесеме?

- Әйе, беренчесе, Чемпионка буласы килә менә!

- Чемпионатта ничек катнашырга булдыгыз? Бәлки Сезне кемдер яңа җиңүләргә рухландыргандыр?

- Безнең “Посейдон” клубы җитәкчесе - Александр Башмаков, ул мине дөнья ярышларында катнашырга илһамландыра. Үз көчемә ышанып бетмәгән идем, ә хәзер инде җиңәргә һәм алтын медальләр алуга ышаныч туды!

Яңалыклар тасмасын ачарга