«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Павел Поляков: “20 ел буе эшләмәгән сикерүне башкарырга туры килде”

Large_news_polyakov
15.08.2015, 10:10 Спорт
Суга сикерүдә 35-39 яшьлекләр категориясендә өч көн буе “Невская волна” клубыннан россияле спортчы Павел Поляков лидер булып килде. Аеруча да ул үзен өч метрлы трамплинда әйбәт күрсәтте, аның соңгы нәтиҗәсе – 393.30, 40 баллга якын аерма ясады.

- Спорт карьерагыз турында сөйләгез әле.

 - Суга сикерү буенча тренер булып эшлим, яшьләр һәм шулай ук спорт ветераннары белән күнегүләр ясыйбыз. Сикерү белән 6 яшьтән шөгыльләнәм, миңа да, хәтта әниемә дә бу спорт төре бик ошады. “Мастерс”тан кала шәһәр, Россия чемпионатларында, халыкара турнирларда катнаштым. Бигрәк тә Белоруссиядә үткән спартакиадада алтын медаль яулавым исемдә калды, шулай ук Хәрби эшләр чемпионаты – мин ул вакытта частьтан чыгып, спортротада хезмәт иткән идем – күнегүләрсез-нисез көмеш медаль алдым. Хәзер “Мастерс”та 3 нче тапкыр катнашам. 2010 елда Гётеборгта булдым, 2012 елда – Риччонда. Үзем катнашкан барлык чемпионатлардагы абсолют дөнья чемпионы мин.

 - Трамплинда да, каланчада да чыгыш ясау кыенмы?

 - Мин универсал. Һәрвакытта да барлык корылмалардан да сикерә идем.

 - Без сезне синхрон сикерүдә күрәчәкбезме?

 - Ир-атлар арасында пар табарга гына кирәк. Будапештка барсам, анда микст-дуэтлар булачак дип әйткәннәр иде. Анна Ермошина белән без бергә сикермәкче булабыз. Биредә үк чыгыш ясамакчы идек инде.

 - Ни өчен Россия җыелма командасы суга сикерүдә җиңеп бара?

 - Бәлки, кытайлылар “Мастерс” та катнаша башласа, ситуация үзгәрер. Безнең суга сикерү буенча мәктәбебез бик көчле, шуңа күрә монда Россия барысыннан да алда.

 - Чемпионатта көндәшегез кем иде?

 - Минем Эдуард Феоктистов исемле көндәшем бар иде – халыкара спорт мастеры. Заманында, яшь вакытта без аның белән ярышларда очраша идек – ул җиңә иде. Мин яшь чактагылар өчен исәпләштем дияргщ була (көлә).

 - Үз чыгышыгызны ничек бәялисез?

  - Бүген бик начар сикердем. Мин протоколлар язмасында ук сикерүләрне бутаган идем – дөресен язмаганмын, ярымвинт белән артка таба 2,5не эшләргә тиеш идем. Әмма саннарын дөрес куймаганмын, нигәдер бүленгәнмен. Нәтиҗәдә, 20 ел буе эшләмәгән сикерүне башкарырга туры килде, начар түгел, мин булдырдым – кечкенә генә шоу ясадым. Бу соңгы сикерү иде – винт белән алга таба 2,5не.

 - Катлаулылык коэффициенты буенча нинди сикерү башкара аласыз?

 - 3,3. Яңа сикерүләрне мин күп ясамыйм – яшьли башкарганнарын гына.

 - Гаиләгез хоббига ничек карый?

 - Уңай, минем өчен борчылып торалар. Кызганыч, тормыш иптәшем килә алмады. Бергә килергә тиеш идек, ахыр чиктә улыбыз авырып китте, самолетка билет аласы булды. Өйдә калмакчы идем, әмма тормыш иптәшем “Бар” дип әйтте, көч биреп торды. Мин аларга скайп-трансляция эшләдем, барысы да күрделәр – камераны бортка беркетеп, төшерергә куйдым.

 - Яшь спортчыларга нәсихәтегез нинди?

 - Бу яхшы спорт төре. Ул бөтенесен дә үстерә: координацияне, чыдамлылыкны, ихтыяр көчен. Бу спорт көчле һәм батыр кешеләр өчен, ул бик матур. Аның белән күбрәк шөгыльләнсәләр, әйбәт булыр иде.

 - Ә 70 яшегездә сикерәчәксезме?

 - Әлбәттә, гомерем беткәнче сикерәчәкмен!

Яңалыклар тасмасын ачарга