«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Евгения Степанова: “Минем яшьтә бернинди курку да калмый инде”

Large_news_img_6429
15.08.2015, 13:09 Спорт
“Невская волна” клубыннан Евгения Степанова Казанда узган Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатында 3 алтын медаль алды. 75-79 яшь категориясендә суга сикерүче ханым трамплинны да, каланчаны да буйсындырды. Сез аның турында “Суперәби каланчадан сикерә” рәвешендәге исем астындагы мәкаләләрдән беләсездер дә әле.

“Суперәби” суга сикерүләргә компания өчен генә килгән була һәм бер елдан ук инде СССР беренчелегендә җиңә. Суга сикерүләрдә өзеклеге 30 елдан артыкка сузыла аның, бу вакыт аралыгында ханым тренер булып эшләргә дә, инженер профессиясен алырга да өлгерә. 1999 елда, хәйрияче ярдәме белән, ул Австриянең Инсбрук шәһәрендә чыгыш ясый һәм 5 метрлы каланчадан сикерүдә алтын ала. Шул ук елда Финляндиядә узган ачык беренчелектә дә алтын медальгә ия була ул. Шул чактан бирле Россия җыелма командасының бу тынгысыз вәкиле бик күп дөнья һәм Европа чемпионатларында чыгыш ясаган инде. Казандагы турнир, билгеле ки, аның карьерасында үзенчәлеклесе. “Үз илеңдә бирешеп торырга ярамый!”, - ди Евгения.

 - Суга сикерү белән күптәннән шөгыльләнәсезме?

 - Мин бу спорт төренә 15 яшемдә чакта килдем. Бу инде 60 ел элек дигән сүз. Шулай килеп чыкты инде, нәкъ менә сикерүләрне сайладым. “Мастерс”та мин 60 яшемнән чыгыш ясыйм. Биредә катнашучыларның барысын да диярлек беләм.

 - Медальләрегез күпме инде?

 - Күп. Бөтен стена тулды – ел саен арта баралар. Бу юлы Чемпионатка оныгымның баласын алып килдем. (Кулына бүләкләү тантанасында бирелгән чәчәк бәйләмен тоткан баланың исеме Матвей икән).

 - Ни өчен нәкъ менә суга сикерүләрне сайладыгыз?

 - Бу минем төп кызыксынуым. Яшьләргә һәм шәкертләремә тормыш юлын дөрес сайлаганда ничек яхшы булуын аңлатасым килә.

 - Карьерагыз турында сөйләгез әле?

 - Яшь чакта ике тапкыр Советлар Союзы чемпионкасы будым, аннары өзеклек булып торды һәм мин тагын сикерәм. Бу, әлбәттә, һәр кеше өчен зур шатлык – яхшы формада тору. Яшьләр безне хуплыйлар һәм безнең уңышлар белән кызыксыналар.

 - Бик күп шөгыльләнергә туры киләме?

 - Юк, миңа хәзер күп кирәкми инде. Атнага 2 тапкыр җитә. 3 сәгатьләп шөгыльләнәм: тренажер залы, бассейн. Бассейнга барып кайтыр өчен ике сәгать кирәк әле.

 - Сез бүген платформада чыгыш ясадыгыз, шундый биеклек куркытмыймы?

 - Юк, минем яшьтә бернинди курку да юк инде. Болар ярышлар булсын иде менә. Мин үземә тиңнәр юк икәнлеген белә идем – барлык 3 медальнең дә үземнеке буласын белеп тордым. Әмма бүген яхшы чыгыш ясадым.  

 - Спорт карьерагызны ничә яшькәчә дәвам итәчәксез?

 - Сәламәтлек мөмкинлек биргәнчә – мөмкин кадәр озаграк.

 - Яшь спортчыларга ни өчен суга сикерүләрне сайларга киңәш итәсез?

 - Суга сикерүләрдә кешегә алга барырга һәм уңышка ирешергә кирәкле булган барлык сыйфатлар да тупланган.  Биредә батырлык та, тәвәккәллек тә, физик әзерлек тә, табигыйлек тә бар. 

Яңалыклар тасмасын ачарга