«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

“Мастерс”та суга сикерү буенча турнир тәмамланды

Large_news_img_0245
14.08.2015, 18:00 Спорт
Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионаты кысаларында суга сикерүләр турнирының 3 нче финал көне тәмамланды. Бассейнда бүген каланчада һәм платформада медальләрнең 26 комплекты уйнатылды. 25 яшьтән 85 яшькәчә булган спортчылар бүген ярышларда катнашып, 3 тән 6га кадәр сикерешләр башкардылар.

Суга сикерүчеләр чыгышларын каланчадан башладылар, аннары  3 метрлы трамплиннан синхрон сикерүләр башланды, соңыннан инде каланчада дуэтлар башкарылды. Бүген без бер дәрәҗәдә чыгыш ясаган Германия һәм Россия җыелма командалары триумфларын күзәттек.

Трамплинда дуэтларда хатын-кызлар арасында ике пар чыгыш ясады: россиялеләр һәм немец ханымнары. Турнир хуҗалары 50-99 яшьлекләр (спортчыларның гомуми яше) категориясендә чыгыш ясаса, Германиядән булган спортчылар  100+ категориясендә 4 сикереш башкардылар.  Өлкәнрәк яшьтәге спортчыларга куелган бәяләр берникадәр түбәнрәк булды: 4тән 9га кадәр, ә Евгения Макарова һәм Марина Романова 6дан түбәнрәк билге алмадылар һәм чыгышларын 165.51 нәтиҗәсе белән тәмамладылар. Аларның өченче сикерешләре катлаулылыгы буенча “Sv Gelnhausen” клубыннан булган көндәшләренекеннән калышты, әмма икесенә бергә 56 яшь кенә булган кызлар, сикерешләре техникасы хисабына, программаны тарта алдылар.   Гомуми яшьләре 115 яшь булган икенче пар судьялардан 145.56 балл алды.

Греция, Италия һәм Корея ир-атлар арасында синхрон сикерүләрдә пьедесталга ия булдылар. “Fyrigou Culture & Sport Academy” клубыннан булган грецияле суга сикерүчеләрнең сикерешләре катлаулылыгы бик югары иде, акробатик элементларны да бик оста ясадылар һә судьялардан 2 дистә балл алдылар, көндәшләреннән 70 баллга узып киттеләр. Алардан башканы көтеп тә булмый инде: Евангелос  – үз дисциплинасында Грециядә бик танылган тренер, Ираклис белән берлектә ул күп еллардан бирле милли титуллар алып килә һәм җыелма команданы халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итә.  Ә менә Корея вәкилләре турнирның икенче яртысында бар көчләрен тупласалар да, көмеш призерларны куып җитә алмадылар. Барлык 3 дуэт та 50-99 яшьлекләр категориясен тәкъдим иткәннәр иде, шуңа да бик нык көндәшлеккә дучар ителделәр.  Италиянең “Dresdner Sc 1898” клубыннан булган партнеры белән  Александр Горски да Казанда бик яхшы техника күрсәтеп, каланчадагы иң көчле өчлеккә кушылды, әмма нәтиҗәдә алар Грециядән булган чемпионнардан 15 баллга калыштылар һәм көмеш медальгә ия булдылар.

Трибуналарда коллегалары өчен җан атып утырган спортчыларның  әдәби теле белән әйткәндә, бу ярышта “кешеләр медаль өчен үлделәр”. Чыннан да, каланчада көрәш уен гына түгел иде. Ярышның буеннан буена спортчылар бер-берләрен көрәшкә рухландырып тордылар. Сүз уңаеннан, Россия суга сикерүчесе Павел Поляков, Санкт-Петербургтан килгән тренер, бортка камера беркетеп куйды һәм гаиләсе аның чыгышын скайп-конференция аша карап торды. Ә  нәтиҗәләр соклагыч, ник дигәндә, 35-39 яшьлекләр арасында 3 алтын медаль! Бүгенге финалда Поляковка бу категориядә көндәшләр юк иде, әмма ул үзенә ял бирергә уйлап та карамады, сикерүләрендә катлаулылык дәрәҗәсен арттырып, 291.85 балл җыйды.

Казанда узган “Мастерс” ачышы дип “Arrows Diving Academy” клубыннан 29 яшьлек  Элиза Коул танылды. Ул бүген барлык спортчылар арасында да иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте - 331.40  балл. Австралиядән килгән бу кыз чемпионат хакына эшеннән сорап киткән, гадәти тормышта  ул – табибә. Кыз Мэддисон Кинины – әле күптән түгел генә Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатында шул ук бассейнда үзенең акробатик номерлары белән тамашачылар һәм судьяларны хәйран калдырган спортчы кызны кечкенәдән белә. Коул Казанда, һәр сикергәне саен 25-29 яшьлекләр арасындагы көндәшләреннән бик нык алга китеп, 3 алтын медаль алды.

 Суга сикерү. Ир-атлар. Каланча.

1.Германия – 4 алтын һәм 1 көмеш медаль
2. Россия – 3 алтын  һәм 1 бронза медаль
3. АКШ – 1 алтын,  1 көмеш һәм 1 бронза медаль

 

 Суга сикерү. Хатын-кызлар. Каланча.

1.Россия -  3 алтын һәм  1 көмеш медаль
2.Бөекбритания – 1 алтын һәм 1 көмеш медаль
3.Германия -  1 алтын һәм 1 бронза медаль

 

 Суга сикерү. Хатын-кызлар. Синхрон сикерүләр. Трамплин 3 м.

1.Россия – 1 алтын медаль

1.Германия – 1 алтын медаль

 

 Суга сикерү. Ир-атлар. Синхрон сикерүләр. Трамплин 3 м.

1. Греция – 1 алтын медаль
2. Италия – 1 көмеш медаль
3. Корея – 1 бронза медаль

 

 Суга сикерү. Ир-атлар. Синхрон сикерүләр. Каланча.

1. Греция – 1 алтын медаль
2. Германия – 1 көмеш медаль
3. Италия – 1 бронза медаль

 

Суга сикерү. Хатын-кызлар. Синхрон сикерүләр. Каланча.

1. Германия – 1 алтын медаль

Яңалыклар тасмасын ачарга