«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Михаил Маневич: "Хәзерге вакытта безнең клуб 15 медаль алды һәм бу әле соңгысы түгел!"

Large_news_dsc_5851
15.08.2015, 09:00 Спорт
“Радуга” клубы – “Мастерс” категориясендә 16 нчы дөнья чемпионатында иң атаклылардан берсе. Без шушы клубка нигез салучы Михаил Маневич белән сөйләштек һәм команда уңышының серен ачыклый алдык.

- Үз клубыгызны оештыру идеясе ничек килде?

- 1989 елда Киевта ветеран йөзүчеләр арасында беренче СССР чемпионатында булдым, мин анда катнаштым, аннары бу ничектер сүрелеп китте һәм 1999 елда Мәскәүдә без тагын берсендә катнаштык, унынчы Россия чемпионатында. 1999 елда һәвәскәр профессионаллар клубын ачтык.

- Әйтегезче, “Мастерс” категориясендәге чемпионатта Сез нинди дистанциядә йөздегез?

- Җидесеннән минем ачык суда җиңүләрем башланды, унысы көнне мин 800 метр арага йөздем, ә уникесе көнне, 65-69 яшьлекләр арасында 400 метрга йөзеп, җиңү яуладым.

- “Мастерс” категориясендәге чемпионатта булу хисләре ничегрәк соң?

- Бик шәп, мин беренче мәртәбә дөнья чемпионы булдым, бу шул хәтле рәхәт, мин үз командамны киләчәк җиңүләргә өндим!

- Сезнең тормышыгызда спорт нинди роль уйный?

- Мин хәрби физик культура институтын тәмамладым, 25 ел армиядә физик әзерлек һәм спорт бүлеге башлыгы булып хезмәт иттем, хәрби һава көчләрендә дә хезмәт иттем, очучылар, техниклар, солдатлар укыттым, аларны сәламәтрәк булсыннар һәм яхшы очсыннар өчен физик күнегүләргә өйрәттем.

- Чемпионат кысаларында Сезнең “Радуга” клубы ничә җиңү яулады?

- Хәзерге вакытта безнең клуб 15 медаль алды һәм бу әле соңгысы түгел!

Яңалыклар тасмасын ачарга