«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

“Мастерс” су полосы турнирының беренче ярымфинал матчлары нәтиҗәләре

Large_news_img_8517
14.08.2015, 17:13 Спорт
Бүген Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының су полосы уеннарының ярымфиналының беренче матчлары узды. “Олимп” бассейнында берьюлы алты ярымфинал очрашуы узды.

Көннең ярышлар программасын Үзбәкстаннан килгән су полосы ветераннары һәм Россиянең “Динамо Мастерс” коллективы пары ачты. Соңгылары финалга юллама бирә торган бу ярышка ныграк әзерләнгән булып чыкты. Җирле команда файдасына 23:4 исәбе белән уйналган матчтан соң шундый нәтиҗә туа.

 “Мастерс”тан булган динамочылар финалда алтын медаль өчен көрәштә  “50 +” категориясендә Италия командасы белән көрәшәчәкләр.  Икенче ярымфинал парында Аппенин ярымутравы коллективы Бразилиянең “олыгаеп баручы мастерлары”ннан көчлерәк булып чыккан иде. Финал сиренасы тавыш биргән чакта командалар арасындагы исәп 11:6 иде. Европалылар моның өчен көчле уенчылары Мишель Бавиерга рәхмәт әйтергә тиеш.

Су полосы. Ир-атлар.

Ярымфинал. “50 +” категориясе

1. DYNAMO MASTERS – COUNCIL OF VETERANS – 23:4

2. EUROPA SPORTING ASS. – MASTER OLD FELLOWS  – 11:6

14 август. Казан. “Олимп” бассейны

“65+” категориясендә су полосын яратучылар немец көрәшен карый алдылар, биредә  “гамбург Посейдоннары” су стихиясен генә буйсындырып калмадылар, ә Германиянең бик популяр курорты Бад-Каннштаттан булган коллективны да җиңелергә мәҗбүр иттеләр.  Соңгыларына финалга юлны көндәшләренә калдырырга туры килде – исәп  3:5 иде.

 Көнбатыш Словакиядә урнашкан  Пьештани  курорт шәһәрчеге “KVP  H2O  Polo  Piestan” командасы белән хаклы рәвештә горурлана ала, ул Австралиянең “Какаду”ына финалга юлны япты. 10:5 саннары туры һәм күчерелмә мәгънәдә дә җиңүче команданың өстенлеген күрсәтеп тора.

 Су полосы. Ир-атлар.

Ярымфинал. “65 +” категориясе

1. SV Poseidon Hamburg – SV Cannstatt – 5:3

2. KVP H2O polo Piešťany – Perth Cockatoos 

14 август. Казан. “Олимп” бассейны.

Һәм ниһаять, бүгенге көнгә уенда катнашучы төркемнәр арасында иң яше булган ярымфиналчылар арасындагы квартетта Россиянең берьюлы 3 командасына урын табылган иде. Әмма алтын медальләрне финалда бер ил вәкилләре арасында гына уйнату барып чыкмаячак.

Россия коллективларының бу планнарына Астана спортчылары катышты, алар “тигр”ларны 11:7 исәбе белән авызлыкладылар. “Мастерс” турнирына  кояшлы Казахстаннан килгән кунаклар хәзер уен барышында Сергей Гарбузов кебек көчле уенчы йөзендә ныгып киткән “бобр”лар белән очрашырга тиешләр.

Су полосы. Ир-атлар.

Ярымфинал. “30 +” категориясе.

1. Astana Masters Club –Tigers – 11:7

2. Russian Beavers –Zhemchuzhina – 4:3

14 август. Казан. “Олимп” бассейны.

Яңалыклар тасмасын ачарга