«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Йөзү буенча 5 нче ярыш көне нәтиҗәләре

Large_news_dsc_7296
14.08.2015, 17:00 Спорт
Йөзү буенча бишенче ярыш көне тәмамланды – ул тамашачыларга һәм ярышларда катнашучыларга ир-атлар, хатын-кызлар һәм катнаш командалар арасындагы эстафеталар белән истәлекле булды. Төркемнәр ирекле стиль һәм комплекслы йөзүләр белән 4х50 метр араларга ярыштылар.

Беренче ярышлар Су спорт төрләре сараенда иртәнге 8.00 сәгатьтә үк башланды – беренче булып зәңгәр юлларга, 4х50 метрлы арага комплекслы йөзүдә ярышыр өчен, катнаш командалар төште. “Мастерс” эстафеталарында иң күңеллесе, мөгаен, катнашучы барлык 4 кешенең дә яшьләре кушылмасыннан чыгып төзелгән яшь категорияләредер. Россиянең  “Посейдон А” командасы иң өлкән команда булып чыкты – алар 280 – 319 яшь категориясендә чыгыш ясадылар һәм дистанцияне 3 минут та 57.59 секундта уздылар. Микстта дөнья рекордын “Neva Stars D” командасы куйды – бу командадагылар 50 метрга дүрт тапкыр комплекс белән йөзеп килү ярышын 1 минут та 55.32 секундта төгәлләделәр.

Икенче йөзеш шулай ук катнаш командалар арасында узды, әмма инде шул ук араны ирекле стиль белән йөзеп узарга кирәк иде.

Бу дистанциядә ике дөнья рекорды куелды: беренчесен Көньяк Африка Республикасыннан “Кейп-таун” командасы куйды. 240-279 яшь төркемендәге бу команда күрсәткән нәтиҗә - 1:55.19 секунд. Икенче рекорд Түбән Новгородның “Цунами Б” командасыныкы. 120-159 яшь категориясендәге бу команданың нәтиҗәсе - 1:40.14 секунд.

Аннан соң 4х50 дистанциягә комплекс белән йөзүдә ир-атлардан гына торган командалар ярышты. Биредә төньяк башкаланың “Neva Stars D” командасы кабат иң көчлесе булып танылды.  169-199  яшь категориясендә алар, бу араны 1:47.07 секундта узып, дөнья рекорды куйдылар. Бу йөзештә россияле спортчылар да  тагын бер дөнья рекордын яңарттылар – Мәскәүнең “Тройка”сы  100-119 яшь категориясендә бу дистанцияне1:43.83 секундта йөзеп узды.  

Санкт Петербургның “Neva Stars D” командасы 4х50 метрга комплекс белән йөзүдә алга чыкты.   100-119 яшь категориясендә питерлылар планетада беренчеләр - 2:00.05 секундлы нәтиҗә белән дөнья рекордын куйдылар.

Петербург командасының триумфы алдагы эстафетада да дәвам итте: “Neva Stars D” ир-атлары 4х50 метрга ирекле стиль белән эстафетада 160-199 яшь категориясендә 1:36.28 секунд нәтиҗә белән дөнья рекорды куйдылар.

Белоруссиядән “Zubr” командасы да тагын бер дөнья рекордын яңартты. 120-150 яшь категориясендә алар бу дистанцияне 1:34.09 секундта йөзеп уздылар.

4х50 арага ирекле стиль белән хатын-кызлар эстафетасында да алда телгә алынган коллективлар хатын-кызлары рекордчылар булдылар.  “Neva Stars D”ныкылар  100-119 яшь категориясендә алар бу араны рекордлы 1:50.30 секундта йөзеп уздылар.  Дөнья рекорды шатлыгын алар белән Түбән Новгородның “Цунами” клубы йөзүче хатын-кызлары бүлеште - 120-150 яшь категориясендә алар бу араны  1:49.03 секундта уздылар. 

Яңалыклар тасмасын ачарга