«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

“Мастерс”та катнашучылар: Чемпионат бөтен дөнья йөзүчеләрен берләштерә

Large_news_dsc_6387
14.08.2015, 16:07 Спорт
“Мастерс” категориясендә 16 нчы Дөнья чемпионаты әкренләп азагына якынлаша, һәм ярышларда катнашучыларның күбесе пьедесталга берничә кабат менеп өлгерде инде. Алда – тагын берничә дистанция һәм йөзү ветераннарының иң югары медальләргә өметләре.

Күпләр “Мастерс” – өлкән кешеләр өчен генә дип уйлый, әмма бу чынлыкта алай түгел – ярышларда яшьләр дә күп катнаша. Кайберләренең профессиональ йөзү карьерасы барып чыкмаган, ә кайберләре, киресенчә, өлкән яшьләрдә генә йөзү белән мавыккан һәм медальләр, титуллар яуларга тели. Мәсәлән, Краснодарск краеннан Сергей Анщуков өчен “Мастерс” категориясендә бу Дөнья чемпионаты беренчесе, монда ул очраклы рәвештә килеп эләккән – катнашырга тәкъдим иткәннәр дә, ул риза булган. 

Сергей Анщуков, Краснодарск крае, “Кубань-мастерс”, 26 яшь: 

“Без ир-атлар арасында ирекле стиль белән 4х50 эстафетасын йөздек, анда җиденче урынга чыктык. Һәм шул ук дистанциядә катнаш эстафетада катнаштык, анда ике ир-ат һәм ике хатын-кыз чыгыш ясый. Хис-тойгылар бик шәп, бик яхшы оештырылган, бик уңайлы һәм матур, волонтерлар һәрчак ярдәмгә киләләр, барлык сорауларга да дустанә җавап бирәләр. Миңа 26 яшь һәм бу минем “Мастерс” категориясендә беренче ярышларым. Миңа катнашырга тәкъдим иттеләр, чөнки шул яшьтәгеләр категориясенә туры киләм икән, һәм мин ризалык бирдем, чөнки минем йөзүдә ниндидер нәтиҗәләрем дә бар һәм мин бу тәкъдим белән бик кызыксындым. Мин “Мастерс”ка килү өчен эштә махсус отпуск алдым һәм монда булуыма канәгатьмен”.   

Титуллы һәм бөтен дөньяга танылган спортчылар чыгышлары да үзенә җәлеп итә. Алар өчен “Мастерс” беренче булу узышына әверелә.  Кайберәүләр өчен бу тормыш стиле: һәр елны  ветераннар ярышларны яшьләр кебек үк көтеп алалар, профессиональ йөзүчеләр кебек үк, махсус график буенча күнегүләр уздырып, ярышларга әзерләнәләр. “Мастерс”та медальләр алу өчен дә, шулай ук башка спортчылар белән аралашу өчен дә, яңа кешеләр белән танышу һәм яңа дуслар табу өчен дә катнашалар.  Ә кайберәүләр, чыннан да, медальләрдән коллекция җыялар.

Ярослав Новицкий, Мәскәү, “Барлык йолдызлар”, 70 яшь:

«Бүгенге көнгә мин инде  2307 медаль җыйдым. Бүген ике медаль оттым, бу Чемпионатта 5 медаль яуладым һәм запаста тагын 2 дистанция бар. Бу мин катнашкан иң яхшы Чемпионат, ә минем чагыштырырлык нәрсәләрем бар – мин 11 дөнья чемпионатында чыгыш ясадым, шуңа күрә барлык хезмәткәрләргә һәм оештыручыларга рәхмәт белдерәм. Эстафетада йөзү – икеләтә җаваплылык ул, син иптәшләреңнең тырышлыгын юкка чыгармас өчен мөмкин кадәр яхшы йөзәргә һәм эстафетаны иң шәп нәтиҗәләр белән тәмамларга тиеш. Без шуңа ирештек тә инде – без көмеш алдык”.  

“Мастерс”та көчле көндәшлек юк, әмма бит өлкән кешеләр өчен катнашу үзе генә дә бик зур нәрсә. Медальләр бонус буларак кына бара дисәк тә була. Күп кенә йөзүчеләр өчен шушы ярышлар атмосферасын кичерү һәм ярышлар рухы белән канатлану, шулай ук үз-үзләренә пенсиягә чыккач тормыш әле башалана гына икәнен раслау мөһимрәк.

Владимир Лазарев, Тула,  “Арсенал” йөзү осталары клубы”, 68 яшь: 

“Йөзү – тормышымдагы иң төп кызыксыну, ул сәламәтлекне һәм гомерне озайта. Безнең командада 30 яшьлекләр дә, 40 яшьлекләр дә бар. Миңа исә – 68. Барыбыз да бер зур гаилә кебек дип әйтер идем – барыбыз да бер аяктан атлыйбыз.  Бирегә шулай киләбез, аралашабыз, бу эштән канәгатьлек алабыз – йөзү безнең өчен җан рәхәте! Өйдә тартмада 74 медаль ята иде, бүген 75 нчесен алдым. Мин аларны кешегә күрсәтергә яратмыйм, алар өйдә саклана, әмма шул бүләкләрем барлыгын белү күңелемә рәхәтлек бирә. “Мастерс”та беренче тапкыр 2010 елда катнаша башладым, аңа кадәр 7 ел әзерләндем. Аннары медальләр ала башладым инде... Берсе артыннан икенчесен! Хәзер туктый да алмыйм инде!”

3 фото
Яңалыклар тасмасын ачарга