«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Сәламәтлек һәм яшьлек – суда

Large_news_dsc_5823
14.08.2015, 15:02 Спорт
Йөзү белән даими шөгыльләнү канәгатьлек хисе белән бергә саулыкны да торгыза, яшьлекне дә озынайта. Су спорт төрләре буенча төп дөнья чемипонатында катнашучылардан энергияләре һәм лаеклы нәтиҗәләре белән бер дә калышмаган “Мастерс” чемпионаты спортчылары моны тагын бер кабат раслыйлар. Аеруча олы яшьтәге спортчылар әлегә кадәр рекордлар куялар һәм яраткан шөгыльләрен ташларга җыенмыйлар.

 Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге чемпионат 5 нче августта башланды. 10 көн эчендә турнир спортчылары, яшьләре барса да, даими рәвештә шөгыльләнеп торсаң, сылулык һәм чыдамлылык сакланып калуны инде ничә тапкыр расладылар! “Мастерс” ярышлары  яшьләре буенча 14 категориядә бара - 25 яшьтән алып 100 яшькә кадәр. Олы яшьтәге спортчылар искиткеч нәтиҗәләр күрсәтәләр һәм хәтта үз яшьтәшләре арасында рекордлар куялар. Бу хөрмәткә һәм соклануга лаек. Нык сәламәтлек, күтәренке күңел, чыдамлылык, янып торган күзләр, яшьлек хисе – болар бар да, спортчылар сүзләренчә, бассейнда даими күнегүләр нәтиҗәсе. “Йөзеп чыкканнан соң үземне яңаргандай хис итәм! Су бик шәп”, - ди ачык суда 65-69 яшьлек  ир-атлар арасында 3 километрга йөзү буенча 65 яшьлек җиңүче Гельмут Гертеленди. Суга сикерүләр буенча 85 яшьлек АКШ спортчы ханымы Айбон де Белаустегигоития раславынча, аның сәламәтлегенең һәм күңел күтәренкелегенең сере - спортта: “Cпорт сәламәтлекне ныгыта, сылулыкны саклый һәм кәефне яхшырта. Мин яшь чакта миңа бу спорт төре ошый иде, әгәр кайчан да булса сикерә алмый башласам – йөзәм – бусы җиңелрәк бит аның”.

Спорт белән даими шөгыльләнү, канәгатьлек хисе белән бергә, саулыкны да торгыза, яшьлекне дә озынайта, операцияләрдән һәм каты авырулардан соң бик шәп физик формада калырга ярдәм итә. “Миңа йөрәк трансплантациясе ясадылар, шуннан соң 13 ел йөзәм инде. Кемдер миңа икенче гомер бирде. Һәм мин аны мөмкин кадәр файдаланам!”, - диде хатын-кызлар арасында ирекле стиль белән 200 метрга йөзүдә көмеш призер Джин Ховард-Джонс. Красноярсктан 80 яшьлек спортчы, күп тапкырлар Россия һәм “Мастерс” категориясендә халыкара турнирларда җиңү яулаган Станислав Вязовский да спортның, дөресрәге йөзүнең – авырулардан иң яхшы профилактика икәнен раслый: “Мин ике мәртәбә онкология операциясе кичердем. Тумыштан йөрәк чире, йөрәкнең ишемик авыруы, бронхиаль астма – болар бар да миндә бар. Һәм мин алар белән уңышлы көрәшәм. Йөзү авырулар белән көрәшергә бик әйбәт ярдәм итә”. 

Төз гәүдә, кешеләргә яхшы мөнәсәбәт, тормыш сөючәнлек һәм шат күңеллелек – болар бар да “Мастерс” спортчыларына хас. Спорт ветераннары Россия синхрончысы Мария Киселеваны бик сокландыра: “Үз вакытында, без спортчылар булган заманда, суга сикерүләрдә өлкән яшьтәге хатын-кызларның күнегүләр ясавын күргән идек, моның белән шөгыльләнү өчен алар шушы яшьләрендә каян көч алалар дип гаҗәпләнгән идек. Минемчә, кешеләр өчен бу - яшьлекне озайту мөмкинлеге, бөтен гомереңне багышлаган үз шөгылеңнән рәхәт кичерү һәм әйбәт кичерешләр!”

Спорт ветераннары раславынча, яраткан йөзүеңнән ваз кичәрлек яшь юк ул! Йөзә башларга беркайчан да соң түгел, ә туктарга һичкайчан да ярамый.

“Мин бассейн сусыз калса гына туктыйм!”, - дип сөйләде 90-94 яшьлекләр категориясендә ирекле стиль белән  800 метрда җиңү яулаган 90 яшьлек Каска Клос. 

“Яшим икән, мин йөзәм, йөзәм икән, яшим әле”, - дип раслый 95 яшьлек спортчы, Венгрия спортчы-рекордчысы, “Мастерс” чемпионатында катнашучыларның иң олысы - Бела Банки Ховарт. 

“Кулларыбыз, аякларыбыз бар, Аллага шөкер, селкенәләр. Димәк, хәрәкәт итәргә кирәк! Чөнки спорт – тормыш ул!”- дип белдерде дөнья һәм Европа чемпионатларының берничә тапкыр призеры, “Мастерс” ның 83 яшьлек спортчысы Игорь Бровин.

 

Яңалыклар тасмасын ачарга