«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Иртәгә ФИНА паркында “Мастерс” чемпионатының ябылу тантанасы булачак

Large_news_img_0397
15.08.2015, 12:00 Мәдәният
16 август көнне 19:00 сәгатьтә “Казан Арена” һәм Су спорт төрләре сарае арасында урнашкан ФИНА паркында Су спорт төрләре буенча "Мастерс" категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми ябылу тантанасы башланачак. Бәйрәм кунакларын зур күңел ачу программасы көтә.

 Су спорт төрләре буенча "Мастерс" категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты зур концерт белән төгәлләнәчәк. Чараны оештыручылар сюрпризларга бай булган тамаша әзерләгәннәр. ФИНА паркына килүчеләр матур пиротехник эффектларны, шәһәр һәм республиканың иң әйбәт сәнгать коллективларының, шул исәптән “Шарм” шоу-театрының, Казан гимнастларының һәм акробатларының, “Прогульщики” Казан рок-төркеменең чыгышларын күрә алачак.

Россиядә танлыган “Иванушки International” поп-төркеме ябылу тантанасының хедлайнеры булачак. Теләге булган һәркем онытылмас спорт бәйрәме атмосферасына күмелә алачак – ФИНА паркына керү бушлай. Спорт бәйрәме 21:00 сәгатьтә тантаналы салют белән төгәлләнәчәк.

Гражданнарга уңайлы булсын өчен, “Мастерс” турниры ябылу көнендә җәмәгать транспортының эш сәгате озайтылачак.

Яңалыклар тасмасын ачарга