«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

ФИНА паркында Виктор Деринг истәлегенә концерт үтте

Large_news_img_3695
13.08.2015, 20:30 Мәдәният
Джаз концертларын кую ФИНА паркында матур гадәткә кереп китте. Бүген Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының “Мастерс” категориясе кысаларында Казан джаз сәхнәсенең бөек маэстросы Виктор Деринг истәлегенә концерт куелды.

ФИНА паркының төп сәхнәсендә ике орекстр чыгыш ясады – Татарстан Республикасының филармония джаз-оркестры һәм ватан джаз оркестрлык сәнгатенең аксакаллары – Мәскәүдән Олег Лундстрем исемендәге Дәүләт камералы джаз музыкасы оркестры. Сәхнәдә булулары белән һәр бүлекне бизәп торып, коллективлар бөтен кешегә дә якын булган композицияләрне дә, тар даирәдә популяр булганнарын да башкардылар. Вокал ягыннан аларга джаз башкаручылар Лилия Чугунова, Анна Бутурлина, Владимир Чигарев кушылдылар.

Чыгышын тәмамлаганнан соң Россиянең халык артисты, Олег Лундстрем исемендәге Дәүләт камералы джаз музыкасы оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры – Борис Фрумкин антрактта Казанга килгән саен ни өчен куануы һәм спортка карата мөнәсәбәте турында сөйләде.

Казанда чыгыш ясау һәрвакыт зур дәрәҗә. Бигрәк тә Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты кебек вакыйга кысаларында. Сезнең стадионыгыз бик әйбәт, аны карау гына да бик кызыклы булды. Шулай ук без җитәкчесе Марат Николаев булган Казан джаз-оркестры белән дус мөнәсәбәттә. ФИНА паркының сәхнәсендә чыгыш ясау безнең өчен шатлыклы вакыйга! Шәһәр искиткеч һава торышы белән каршы алды – бик эссе дә түгел, әмма кояшлы, һәм бүген Казан тамашачыларын күрүебезгә шатбыз”, - дип сөйләде баш дирижер.

Борис Фрумкин ярышларга, бигрәк тә хәзер “Мастерс” турнирында чыгыш ясаган спортчыларга гаҗәпләнүен дә яшерми.

 “Бу искиткеч! Бу – үз тормышларын спортка багышлаган кешеләрнең чәчләренә чал төшкәнче аңа тугры булуларын күрсәтә. Мин әйбәт спортчы түгел. Минем беренче джаз укытучым миңа һәрвакыт әйтә иде: “Боря, кешеләр төшенкелеккә бирелгәнгә күрә генә күнегүләр ясыйлар!”. Әлеге ялган фикерне мин үземә сеңдердем һәм спортка артык игътибар бирмәдем, хәзер үкенәм. Мин йөзүне яратам, дүрт яшьтән бирле йөзәм, әмма аңа вакыт җитми әле”.

Ирек яратучан характер, үзсүзлелек – бу сыйфатлар музыкант һәм спортчыны берләштермиме әллә? Олег Лундстрем исемендәге Дәүләт камералы джаз музыкасы оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Борис Фрумкин музыка яки спорт булуга карамастан, һәр эштә мотивация һәм тугрылык мөһим ди:

Үзсүзлелек – күпмедер дәрәҗәдә, ирек яратучан характер – үтә дә кирәк дип уйлыйм. Иң мөһиме – үз эшенә тугры булу дип уйлыйм. Бу ирекне дә, башка күп нәрсәләрне дә алмаштыра кебек тоела миңа. Кеше үз миссиясен үз итсә, спортныкымы ул, музканыкымы, бу – иң көчле мотивация. Шул вакытта кеше арыганлыкны да, хәлсезлекне дә җиңеп чыга һәм алга атлый ала. Бөтен көч яратуда!”.

Дөрестән дә, “Мастерс” спортчылары йөзүгә барлык буш вакытларын сарыф итеп һәм ярышларда лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп, ләззәт бирәләр һәм спортка карата чиксез яратуларын күрсәтәләр.

5 фото
Яңалыклар тасмасын ачарга