«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Йөзү буенча дүртенче ярыш көне нәтиҗәләре

Large_news_dsc_6703
13.08.2015, 18:12 Спорт
Дүртенче йөзү көне ярыйсы ук авыр булып чыкты, әмма шул ук вакытта – бик кызыклы да булды ул. Дүрт дистанциядә 8 финал бит ул! Катнашучыларның шулкадәр күп булуы аңлашыла да: бөтен дөньядан җыелган йөзүчеләр белән теләге булган һәркем ярыша ала – “Мастерс”та иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу бит. ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов моның шулай икәнлеген ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдәге үз үрнәгендә раслады.

Дүртенче йөзү көне ярыйсы ук иртә башланды: инде итәнге 8дә бар дөньядан җыелган “су процедураларын яратучылар” ирекле стиль белән 50 метрга ярыштылар. Ирекле стиль белән 50 метрга йөзү – иң популяр дистанция (бигрәк тә “Мастерс”та) булып торганлыктан, үзләрен күрсәтергә теләүчеләр бик күп иде. Хатын-кызлар арасында гына да 25 йөзеш узды. Иң өлкән катнашучы японияле Масако Оцука иде, бу ханымга инде 90 яшь.  Дөнья рекордын исә Көньяк Африка Республикасыннан килгән Сандерина Крюгер куйды, бу ханым дистанцияне 31.28 секундта узды.

50 метрга йөзүдә ир-атлар арасында ажиотаж шундый ук дистанциядә хатын-кызлар арасында булганнан көчлерәк иде. Рәсми саннар буенча, “Мастерс”та ярышлар бару көннәре чорында 1145 ир-ат һәм 440 хатын-кыз катнашкан. Бу саннарны игътибарга алганда, ирекле стиль белән 50 метр дистанциягә ни өчен бүген 58 йөзеш узганлыгы аңлашыла. Көннең иң зур интригасы, мөгаен, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леоновның чыгыш ясавы булгандыр.  Ул әлеге дистанциядә 35-39 яшьлекләр категориясендә чыгыш ясады һәм бу араны 28,85 секундта йөзеп узды. Моннан тыш шул ук ирекле стиль белән 50 метрга йөзүдә Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы Дамир Фәттахов һәм Казан теннис академисе директоры Равил Ногыманов та катнаштылар.

 “Мастерс” шунысы белән яхшы, анда җиңү түгел, ә катнашу мөһим.  Әлбәттә, һәрвакыт яхшы нәтиҗәгә ирешәсе килә. Бразилиягә очып барып кайту миңа үзем теләгән нәтиҗәне күрсәтү мөмкинлеген бирмәде ахры.   Бүген безнең өчен бу – эчке җиңү – без стартка чыктык, йөздек, яхшы нәтиҗәләр күрсәттек”, - дип белдерде Владимир Леонов.

 “Иң мөһиме – минем бу спорт төренә карата булган азарт һәм кызыксынуым, моңа кадәр мин беркайчан да йөзү белән шөгыльләнмәдем. Мин ВладимирЛеоновка киләсе “Мастерс” чемпионатында катнашырга, тырышып әзерләнергә тәкъдим иттем. Тагын ике елдан бу кызыксыну бетеп китмәс дип уйлыйм”, - диде Дамир Фәттахов, елмаеп.

Тагын бер дистанциядә – 200 метрга комплекс белән йөзүдә башта хатын-кызлар, аннары ир-атлар ярыштылар. Ир-атлар арасында дөнья рекорды куелды - чех Жан Зиглер бу араны 4:51.03 секундта йөзеп узды.

“Күбәләк” алымы белән 100 метрга йөзештә ир-атлар ярышты, 35-39 яшьлекләр арасында дөнья рекордын румын Стефан Гергель куйды, дистанцияне ул 55.35 секундта йөзеп узды. Көннең соңгы ярышлары хатын-кызлар арасында брасс белән 50 метрга йөзештә булды.

Яңалыклар тасмасын ачарга