«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Суга сикерүләр буенча 2 нче ярыш көне йомгаклары

Large_news_img_5831
13.08.2015, 16:10 Спорт
Су спорт төрләре сараенда 3 метрлы трамплиннан суга сикерүләрнең финаллары тәмамланды. 25 яшьтән алып 85 яшькә кадәрге спортчылар 23 комплект медаль өчен ярышларда катнаштылар. Кичә суга сикерүчеләр тәннәрен генә язган бугай, бүген алар чынлап торып искиткеч нәтиҗәләр һәм бик күп катлаулы акробатик элементлар күрсәттеләр.

Ярышлар бассейнда иртәнге 9да башланды һәм 15.00 сәгатьтә тәмамланды. Башта 50-54 яшьтән алып 85-89 яшьтәге хатын-кызлар старт алды, аннары – 25-29 яшьтән алып 45-49 яшьтәге ир-атлар. Спортчылар, ничә яшьтә булуларына карап, 3тән алып 6га кадәр сикерү башкарырга тиешләр иде. Төп хаталар суга керүгә бәйле булды, тулаем алганда, судьялар финалистлар техникасын югары бәяләде.

Турнирда хатын -кызлар арасында 11 яшь категориясендәге спортчылар (23 кеше) һәм ир-атлар арасында 12 яшь категориясендәге спортчылар (34 кеше)  - барлыгы 57суга сикерүче катнашты. Дмитрий Саутин мәктәбеннән 25 яшьлек Мария Романова бүгенге турнирның иң яшь катнашучысы булды һәм үз категориясендә бронза алды. 45-49 яшьлекләр категориясендә ир-атлар арасында аеруча көчле конкуренция булды, пьедесталга менү хокукын яулау өчен 6 сикерүче көрәште. Әмма “Tropic Lightning Diving Team” Америка клубыннан 40 баллга алдарак барган Джеффны куып тотып булмады.

Баллар буенча иң яхшы нәтиҗәне (499.25) суга сикерүләрдәге һәвәскәрләрнең Мәскәү клубыннан 31 яшьлек  россияле Вадим Макаров күрсәтте, ул Америка сикерүчесеннән якынча180 баллга алга китте. Нәтиҗәгә гаҗәпләнәсе түгел – Макаровка соңгы сикерү өчен 10 балл бирделәр.

“Arrows Diving Academy” Австралия клубыннан 29 яшьлек Элиза катлаулылыгы 2.1-2.8 коэффициентлы 6 сикерүе өчен судьялардан 335.45 балл алды һәм пьедесталдагы көмеш призердан якынча 80 баллга алга китте – аның финал саны хатын-кызлар арасындагы 2 нче ярыш көнендә иң яхшысы булды. Бер метрлы трамплинда Австралия спортчысы кичә ул кадәр әйбәт чыгыш ясамаган иде – программаның беренче яртысын судьялар командасы югары бәяләмәде. Спортчылар көннән-көн планканы күтәргәнгә ошап тора.

Медальләр өчен узышта, кичәге кебек үк, Россия алда бара. Бүген медальләр түбәндәгечә бүленде:

Ир-атлар. Суга сикерү. 3 метрлы трамплин.

1. Россия -  4 алтын, 1 көмеш һәм 2 бронза медаль

2. Германия – 3 алтын һәм 1 көмеш медаль

3. Украина – 1 алтын һәм 1 көмеш медаль

 

Хатын-кызлар. Суга сикерү. 3 метрлы трамплин.

Россия – 6 алтын, 2 көмеш һәм 3 бронза медаль
АКШ – 1 алтын медаль

1.  Австрия – 1 алтын медаль

2.  Литва – 1 алтын медаль

3.  Канада – 1 алтын медаль

4.  Австралия – 1 алтын медаль

 

Иртәгә ярышларның финал көне. Спортчылар каланчадан һәм трамплиннан  индивидуаль сикерүләр башкарачак.

 

Яңалыклар тасмасын ачарга