«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

“Kremlin LIVE” - ФИНА паркында музыка һәм спорт симбиозы

Large_news_img_3371
13.08.2015, 13:40 Мәдәният
ФИНА паркында казанлылар ошатып өлгергән “Kremlin LIVE” фестивале узды. Чара кысаларында Россия сәхнәсенең популяр джаз башкаручылары чыгыш ясады. Фестивальнең төп башкаручысы иң күренекле пианистларның һәм джазменнарның берсе Сергей Жилин булды.

Кичә ФИНА паркына килгән һәркем уникаль музыкаль вакыйганың шаһиты булды. “Kremlin LIVE” фестивале программасын “Голос” проектында катнашучы – һәркемнең исендә калган җырчы Асет Самраилова (ASET) ачты. “Мин үземнең авторлык композицияләремне, шулай ук берничә кавер версияләрне башкарам, публика безнең аранжировкаларны яратып каршы ала. Спортка килгәндә исә, мин үзем балачактан синхрон йөзү белән шөгыльләнергә хыялландым, музыка белән шөгыльләнеп киттем, хәзер үзем өчен йөзәм. Спорт кына түгел, вокал да холыкны чыныктыра, йокы туйдырганчы йокларга кирәк, зарарлы гадәтләрдән арынырга, спорттагы шикелле үк аерым режим булырга тиеш”, - диде җырчы ASET.

Кичәнең иң әйбәт чыгышларыннан берсе итеп ALMA проектын атарга мөмкин, анда этник мотивлар, шулай ук заманча электрон музыка элементлары бергә үрелеп бара. Тамашачылар өчен иң яхшы бас-гитаристларның берсе - Андрей Давидянц, шулай ук шушы проекттагы JIVE Group төркеменнән алыштыргысыз вокалистка Карина Җиһаншина чыгышлары аерым сюрприз булды, Карина милли музыканы массаларга җиткерергә кирәк дип саный.
“Проект бөтендөнья музыкасы буларак күзаллана - бу татар һәм казах җырлары да, формат күп төрле, буфьюжин, фолк, джаз, фанк. Мин мондый проект күргәнем юк иде әле, бу мәдәниятне һәм безнең милли моңнарыбызны халыкка җиткерү дә. Минемчә, бу бик әйбәт идея! Безнең фестивальнең “Мастерс” категориясендә дөнья чемпионаты кысаларында узуын да билгеләп үтәргә кирәк, тәҗрибәсе булган кешеләрнең үзләрен яхшы физик формада тотулары һәм хәтта ярышларда да катнашулары бик шәп!”, - диде Карина Җиһаншина.

Фестивальнең төп башкаручысы Россиянең иң күренекле пианистларының һәм уңышлы джазменнарының берсе, бөтендөнья дәрәҗәсендәге йолдыз Сергей Жилин һәм аның атаклы коллективы “Фонограф-Джаз-Бэнд” булды. “Kremlin LIVE” сәхнәсендә бер сәгать буена иң мәгълүм джаз композицияләре яңа, авторлык эшкәртүендә яңгырады. Тыңлаучыларның бөтен дөньяга танылган пианистның виртуоз уеныннан һәм искиткеч композицияләр яңгырашыннан ләззәт алырга мөмкинлекләре булды.  
“Мин фестивальдә катнашырга шунда ук ризалык бирдем, Казанга беренче генә килүем түгел. Бу шәһәрне бик яратам, тагын спорт яратам, элегрәк футбол белән бик әйбәтләп шөгыльләнгән идем, ә хәзер йөзәм. Казанда шундый ике зур вакыйга - “Мастерс” категориясендә дөнья чемпионаты һәм “Kremlin LIVE” фестивале узуга шатмын”, - диде Сергей Жилин. 

“Kremlin LIVE” халыкара фестиваленең генераль продюсеры Валерий Коротков сүзләренчә, спорт турыдан-туры музыка белән бәйле һәм алар бергә булганда гына яңа һәм уникаль нәрсә туа: “Теләсә нинди чемпионат – сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәме, актив тормыш позициясе булган кешеләр бәйрәме, без шуннан чыгып программаны әзерләдек - бу концепция шәһәрнең иң әйбәт мәдәни чараларыннан берсе “Kremlin LIVE” фестивале концепциясенә бик якын. Безнең өчен бу яңа һәм кызыклы мәйданчык, спорт һәм сәнгать симбиозы, аның потенциалы зур, бу яңа җанатарлар, яңа дуслар, яңа кичерешләр!”

"Kremlin LIVE" - ФИНА паркында музыка һәм спорт симбиозы
Яңалыклар тасмасын ачарга