«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Спортчылар Авылында “Мастерс” тормышы

Large_news_img_6669
14.08.2015, 12:00 Мәдәният
Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты дәвам итә. Ярышларда катнашырга дип Казанга килгән спортчыларның күпчелеге Спортчылар Авылында яши. Бүгенге көнгә Спортчылар Авылына 896 спортчы килгән. Инде беренче кайтып китүчеләр дә бар: ярышлары тәмамланган спортчылар туган илләренә юл тоталар. Хәзерге көнгә Авылда 804 спортчы яши.

Барлык яшь категорияләрендәге спортчылар да ярышлар вакытында үзләрен 100 процентка күрсәтәләр, ә Спортчылар Авылында исә дуслык һәм тынычлык халәте. Австралиядән булган кунаклар Мексика кунаклары белән бергә Авыл буйлап аралашып йөриләр, соңгы яңалыклар белән уртаклашалар. Күпләре инде алдагы елларда уздырылган ярышлар вакытында ук дуслашып калганнар, Казан алар өчен беренчелеккә ирешү урыны гына түгел, чираттагы очрашу, иске дуслары белән күрешү урыны да булып тора.

“Спортчылар Авылында атлетларны урнаштыру буенча бик зур тәҗрибә тупланган, әмма “Мастерс” категориясендәге кунаклар безнең өчен яңалык иде әле. Бу кешеләр бик төрле яшь категорияләрендәгеләр – кемдер миннән бераз гына өлкәнрәк, кемдер инде бик өлкән кеше. Кайберәүләр гаиләләре, балалары, оныклары белән килә. Бик көтелмәгәнчә һәм бик кызык та. Авылдагы атмосфера хәзер фестивальнекенә якын. Бу, ярыш объектларында ярышлар бик көндәшлекле узуга да карамастан, берникадәр җиңелрәк график”, - дип сөйләде Спортчылар Авылы мэры Фарид Габделганиев.  

“Мастерс” атлетлары өчен Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты вакытында булган сервисларның барысы да каралган. “АК БАРС” Банк бүлекчәсе, почта, супермаркет, матурлык салоны, ателье, бизнес-үзәк, сувенир кибете, ачык спорт  мәйданнары (баскетбол, волейбол, мини футбол) – барысы да спортчылар өчен. Спортчылар боларның барысыннан да бик теләп файдаланалар. Сувенирлар сату кибетендә эшләүчеләр сүзләренә караганда, көн саен бик күп открыткалар, магнитлар, милли сувенирлар сатып алына. Бигрәк тә матрешкалар популяр икән. Ә почтада спортчылар даими рәвештә туган илләренә хатлар, открыткалар, посылкалар озаталар. Спортчыларның иң яраткан ял урыны – лаунж-зона. Биредә массаж ясаучы хезмәтләре аеруча популяр. Спортчыларны Авыл буйлап йөртү өчен махсус электрокарлар каралган.

“Мастерс” спортчыларына Авылда яшәү бик ошый. Бу хакта алар бик теләп сөйләделәр.

 “Миңа Авылдагы тормыш бик ошый! Ачык пространство, саф һава, сәламәт яшәү рәвеше! Кичләрен без матур чәчәкләр һәм агачлар үсеп утырган тыкрыклар буйлап йөреп керәбез. Калган вакытымны шөгыльләнүләргә багышлыйм”, - диде Кытай спортчысы Дэвид Мок.

“Авылдагы тормыш, чыннан да, бик кызыклы. Биредә бик чиста, барысы да дустанә елмаеп торалар, волонтерлар инглиз телен бик яхшы беләләр. Буш вакытта без шахмат уйныйбыз, лаунж-зонага йөрибез, спорт мәйданнарында шөгыльләнәбез. Оештыру бик яхшы. Без бер кыенлыксыз килеп җиттек”, - дип белдерде шахмат уйнап утыручы Эрик Блэванс. АКШтан килгән бу спортчы суга сикерү ярышларында катнаша.  

“Мондый күп кеше белән янәшә яшәү бик кызык. Биредә булу көннәремнән ләззәт алам”, - дип белдерде АКШтан булган 85 яшьлек суга сикерүче ханым Айбон Де Белаустегигоития.

“Без күбрәк йөзәргә һәм шөгыльләнергә тырышабыз, әмма кайчакта шәһәр үзгенә дә чыгып керәбез, татар кухнясы рестораннарына барабыз, безгә бик ошый. Кире Авылга кайту да бик җиңел”, - дип белдерде Австралиядән килгән йөзүче Дэвид Солтер.

“Мастерс” категориясендәге спортчыларның Авылдагы тормышы матур төсләргә һәм кызыклы вакыйгаларга бай, ә энергияләрен алар ярышлар вакытында бер-берләре белән рәхәтләнеп уртаклашалар. 

3 фото
"Мастерс"та катнашучыларның Спортчылар Авылындагы тормышы
Яңалыклар тасмасын ачарга