«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Лаура Палашано, “Мастерс”та катнашучы Италия спортчысы: “Атнасына 6 көн күнегүләр ясыйм”

Large_news_dsc_5730
13.08.2015, 11:00 Интервью
Җитди спорт җитди әзерлек таләп итә. Һәм “Мастерс” ярышлары - моны раслый торган вакыйга. Ярышларда катнашучылар кайчак үзләренең барлык буш вакытларын яраткан мавыгуларына багышлый.

45-49 яшьлекләр категориясендә хатын-кызлар арасында  ирекле стиль белән 200 метрга йөзүдә бронза медаль алган спортчы ярышларга әзерлек турында:

- Казанда Сез нинди нәтиҗәләр күрсәтеп өлгердегез инде?

- Мин 200 метрга аркада йөзү буенча җиңү яуладым, 200 метрга ирекле стиль белән өченче урынны алдым. Әмма үземнең иң яхшы вакытымны күрсәтә алмадым.

- Спортка күпме вакытыгыз багышлана?

- Атнага 6 көн сәгать ярымшар күнегүләр ясыйм. Гомумән, мин озын дистанцияләргә йөзәм. Бу ирекле стиль белән 200 метрга һәм аркада 200 метрга йөзүдә әзерлек өчен бик әйбәт.

- Сезнең карьерада “Мастерс” беренчесеме?

- Юк, икенчесе. Минем беренче “Мастерс” 2010 елда булды.

- Казанда ярышларны оештыруны ничек дисез?

- Бар да бик шәп эшләнгән!

- Спорт Сезнең тормышыгызда нинди роль уйный?

- Кызганыч, шәхсән минем тормышта иң югары түгел, әмма иң мөһим. Минем гаиләм, эшем һәм  башка кызыксынуларым да бар.

- Сез киләчәктә дә “Мастерс”та катнашырга җыенасызмы?

- Әлбәттә, җыенам. Миңа спорт, йөзү ошый.

- Ничек уйлыйсыз, спортны ташларга кирәкме?

- Юк, әлбәттә юк! Дәвам итәргә кирәк. Мин бик яшь бит әле!

 

 

Яңалыклар тасмасын ачарга