«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Джин Ховард-Джонс, “Мастерс” спортчысы: “Йөрәк күчереп утырту операциясеннән соң 13 ел йөзәм”

Large_news_dsc_6338
12.08.2015, 17:45 Интервью
Еш кына спорт, туры мәгънәсендә, яшәргә булыша. Хатын-кызлар арасында 200 метрга ирекле стиль белән йөзү ярышларында катнашып көмеш медаль иясе булган Джин Ховард-Джонс йөрәк күчереп утырту операциясеннән соң сәламәтлеген ныгыту өчен йөзә башлаган.

Аның белән әңгәмә вакытында бу ханым спорт белән шөгыльләнүдән нигә беркайчан да туктарга ярамавы турында сөйләде:

- Бу Сезнең “Мастерс” ярышларында беренче катнашуыгызмы?

- Юк, мондый ярышларда катнашканым булды инде. Беренче “Мастерс”ым 10-12 ел элек булды.

- Спорт карьерагыз турында сөйләгез әле.

- Яшь чакта кайбер ярышларда да катнашканым булды. Минем йөрәк авырта иде, йөрәк күчереп утырттылар. Берникадәр вакыт спорт белән шөгыльләнергә ярамады. Бик зур өзеклектән соң,  59 яшьтә кабат йөзә башладым. Менә 13 ел йөзәм инде. Аннары башка ярышларда катнашкаладым. Биредә әйтеп бетергесез яхшы булуын әйтә алам. Бассейн бик яхшы , тирә-якта барысы да бик ягымлылар, ярдәмчелләр.

- Спорт белән шөгыльләнүдән туктарга кирәкле яшь бармы?

- Юк, туктарга ярамый. Мин һәр йөзүдән ләззәт алам. Шөгыльләнүләрне бераз киметсәң дә, туктарга ярамый.

- Димәк, сез әле башка “Мастерс”ларда да катнашачаксыз?

- Әйе, миңа бу эш ошый. Булдыра алганча катнашачакмын.

- Сәламәтлегегезнең сере нидә?

- Йөзү – шул серләрнең берсе. Биредә булуыма бик шатмын. Йөрәк күчереп утырту... Кемдер миңа, чын мәгънәседә, яшәү мөмкинлеге бирде. Һәм мин аны максимум уңышларга ирешү өчен кулланам.  

- Бу сезнең беренче медальме?

- Юк, бронза медалем бар иде инде. Әле көмеш алганым юк иде. Казанда мин тагын чыгыш ясаячакын, алтын медаль аласы килә!

- Үзегездән яшьрәк спортчыларга нинди теләкләрегез бар?

- Алга таба алар “Мастерс”та катнашырлар дип өметләнәм. Чөнки бу кешеләр өчен бик зур оешу мөмкинлеге, мин Австралиядән, Россиядән, Африка һәм башка илләрдән булучыларны кабат күрүемә шатмын. Биредә аңлатып булмый торган атмосфера.

- Күпме шөгыльләнәсез?

- Һәр атнаны 4 тапкыр. Йөзәм һәм гимнастика белән шөгыльләнәм.

Яңалыклар тасмасын ачарга