«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Игорь Бровин, “Мастерс” спортчысы: “Картлыкта телевизор каршында утырасы түгел, йөзәргә кирәк, сәяхәт итәргә - яшәргә!”

Large_news_img_6621
13.08.2015, 19:00 Спорт
“Яшьлек – хата түгел, ә картлык – казаныш түгел”, - дип саный “Мастерс” спортчылары. Аларның искә төшерерлек һәм мактанырлык нәрсәләре бар, ирешкәнеңдә туктап калу – алар өчен ят нәрсә. Ничә яшьтә булуга карамастан, алда алынмаган биеклекләр һәм яңа стартлар бар әле. Картлыкны ничек лаеклы каршы алырга, гомереңне ничек озайтырга, балалар һәм оныклар өчен ничек үрнәк булырга, шул хакта “Мастерс” спортчысы Игорь Бровин Оештыру комитеты күзәтүчесенә сөйләде.

Ярославль сулыкларында йөзеп, ә соңрак – флотта хезмәт иткәндә, ул чакта япь-яшь егет Игорь Бровин дөнья чемпионатларында шулай шәп итеп йөзәр, пьедесталга күтәрелер һәм медальләр яулар дип кем уйлаган? Хәзер инде аның казанышлары белән бөтен шәһәр горурлана, ә 83 яшьлек спортчы исеме Ярославльдән еракларга таныш. Балалары һәм оныклары аны “алтын бабай” дип атыйлар – чыннан да, алтын бит. Бровин өчен иң уңышлы ел 2006 ел булды – нәкъ менә шул елны  спортчы “Мастерс”  хәрәкәтенә килеп кушылды. Әмма язмышына әверелгән йөзү белән мавыгу аның өчен тагын да иртәрәк башланган.

“Мин йөзәргә бик иртә өйрәндем, инешебездә. Аннары 18 яшьтә армиягә алдылар, диңгез  флотына эләктем, анда инде – Алла үзе кушкан! Анда мине күрүгә үк: “Курсант, кил әле монда! Йөзү белән шөгыльләндеңме? Йөзеп күрсәт әле!”- диделәр. Йөздем. Мине шунда ук йөзү мәктәбенә яздылар. Мине йөзәр өчен махсус җибәрмиләр иде, мин бар да йоклап беткәч, йөзәргә йөри идем – бассейнда тизлеккә йөзә идем. Бу очрак диңгездә булды, хезмәт иткәндә инде – суга кердем дә җиңел генә йөзә башладым. Шунда кинәт мине берәү куып тотты да, аягыма ябышты: “Син кайда болай йөзәргә өйрәндең?” – дип сорый. Бу капитан-лейтенант булып чыкты. Шунда ук миңа җыелма командага керергә тәкъдим иттеләр. Бу миңа әйтә: “Кара, алдыңда – чемпион басып тора!” Мин дә: “Чемпион булачакмын!” – дигән булам. Көлештек. Ә менә ничек булды бит язмышлар …”, - дип искә төшерә Бровин.

Язмыш тагын да әйбәтрәк килеп чыкты – яшь морякның таланты йөзүдә генә түгел, башка дисциплиналарда да бар икән, ул елларда күптөрле диңгез ярышлары популяр иде. Армиядән соң  Бровин Ярославльгә кайткан һәм шунда ук диярлек СССР чемпионатларында катнаша башлаган, призлы урыннар алган.

“Шул чакта бездән, кайсыгыз күптөрле ярышларда чыгыш ясый алачак дип сорадылар. Мин булдыра аламдыр, дип әйттем. Анда берничә дисциплина – йөзү генә түгел, җилкәнле көймәләрдә ярыш та, ишү дә, ату да бар иде. Башкалар ишү буенча Советлар Союзы чемпионнары икән. Шунда җыелма команда белән шөгыльләнә башладым. Командабыз бик әйбәт булды, бик шәп йөгерәләр иде. Яхшы йөзүчеләр аз иде, минем кирәгем чыкты. Төрле ярышларга барып йөрдек, күп бүләкләр яуладык”, - ди Бровин.

Игорь Бровинның шуннан соңгы тормышы калган барлык совет кешеләренеке кебек булган – институтта уку, заводта эшләү. Йөзү аның өчен җан рәхәте, яраткан мавыгуы булып калган. Бу мавыгу шундый көчле булган ки, ул ял көннәрендә башка шәһәргә – Костромага күнегүләр ясарга йөргән, ул чакта әле бассейннар түгел, ябык зәңгәр юллар гына булган. Ярославльдә бассейннар корылгач, ул инде берничә мәртәбә чемпион титулы алган һәм бүләкләре дә күп. Малайларны һәм кызларны шәһәрнең беренче бассейнында кем күнектерер дигән сорау күтәрелгәч, өлкән тренер вазыйфасына шунда ук Бровинны чакырганнар.

“Бездә бассейн төзелә иде, 1967 елда мин беренче өлкән тренер булдым, спорт мастеры һәм Советлар Союзы чемпионы булдым, паралимпия җыелма командасында тренер булдым. Шуннан бирле тренер хезмәтен үтим, туктарга җыенмыйм! Минем укучыларым йөзү буенча бик күп бүләкләр алдылар. Мин ул вакытта андый ярышларда катнашмый идем әле. Аннары  “Мастерс” барлыкка килде, һәм мине дустым чакырып алды. Мин рәхәтләнеп ризалык бирдем!” – дип истәлекләре белән уртаклашты йөзүче.

Менә 11 ел инде Бровин “Мастерс” категориясендәге ярышларда катнаша, медальләр һәм титуллар ала, шулай ук яшь буынга бик матур үрнәк булып тора. Медальләрегез күпме дигән сорауга “алтын бабай” җавап та бирә алмый – санап бетерерлек түгел, ахрысы.

“Медалем ничәме? Языгыз – берничә тапкыр дөнья һәм Европа чемпионатлары призеры. Санап бетерә алмыйм мин аларны, нинди дистанцияләрдә икәннәрен дә хәтерләмим. Көмеш тә бар, алтын да, күп инде алар!”, - дип шаярта Бровин.

Әмма барлык ярышларга бару чыгымнарын бу өлкән спортчы үз кесәсеннән чыгара икән. Кайвакыт премияләр бирәләр, әмма барлык ярышларда да юл чыгымнарын һәм башка чыгымнарны бабай үзе түли. 

“Миңа 83 яшь, мин әлегә кадәр тренер булып эшлим. Әкренләп җыеп барам инде, ярышларга дип. Балалар белән оныклар да ярдәм итә. Минемчә, картлыкта телевизор каршында утырасы түгел, йөзәргә кирәк, сәяхәт итәргә, дөньяны күрергә – бер сүз белән әйткәндә, яшәргә!”, - ди Игорь Бровин.

Хәзер Игорь Бровин өчен йөзү хобби гына түгел, үзеңнең саулыгыңны ныгыту, физик формаңны саклап калу да. Шулай ук яшьләр өчен, үсеп килүче буын өчен шәп үрнәк тә. Һәм бу чыннан да шулай. “Алтын бабайга” карау белән – көч һәм куәт кереп китә. Һәм шунда ук суга чуму теләге туа.

“Мин ярышларга йөргәндә бик күп яңа кешеләр белән танышам, ял итәм, медальләр алам. Шуңа күрә сәламәтләгем барында йөзәчәкмен дә, балаларның тренеры да булачакмын. Казандагы ярышларда ачык суда, 100, 200, 400 метрларда йөздем, туктарга җыенмыйм әле! Аннары киләчәк турнирларга әзерләнәчәкмен. Яшьләргә спорт белән шөгыльләнергә киңәш итәм, аларны сәламәт тормыш рәвешенә өндим … Кулларыбыз, аякларыбыз бар, Аллага шөкер, селкенәләр. Димәк, хәрәкәт итәргә кирәк! Спорт – тормыш ул!”.

2 фото
Яңалыклар тасмасын ачарга