«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Станислав Вязовский: “Мин инде 2017 елда Будапештта булачак Дөнья чемпионатына план төзеп куйдым!”

Large_news_img_6593
12.08.2015, 19:12 Спорт
“Мастерс” спортчылары тамашачыларга, җанатарларга һәм бөтен дөньяга гаҗәеп яшәү көчен күрсәтәләр. Аларның күбесе авырулары белән көрәшә һәм гомерләрен озайту өчен бар көчләрен салалар. Йөзү һәм физик күнегүләр аларга яшьлекләрен саклап калырга гына түгел, сәламәтлекләрен кайтарырга да ярдәм итә. Ә ярышлар – титуллар һәм медальләр яулау мөмкинлеге, оныклар алдында горурланыр нәрсә. “Мастерс”та катнашучы Станислав Вязовский да озак яшәячәгенә ышана, күптән түгел генә ул гомере буена 5 мең километрга йөзү буенча шәхси рекордын куйган. Оештыру комитеты журналисты белән әңгәмә вакытында ул йөзү, яшәү һәм башкаларга карата үз фикерләре белән уртаклашты.

- Бу чемпионатта нинди дистанцияләргә йөзәргә уйлыйсыз һәм инде нинди медальләр алуга ирештегез?

- Мин 6 дистанциядә йөзүгә гаризалар биргән идем: ачык суда 3 чакрым, баттерфляй белән 50 метр, брасс белән 100 метр – бу дистанциядә канадалыга оттырып, дүртенче генә килдем. Әмма Россия рекордын куйдым. Әле тагын брасс белән 50 һәм 200 метрларга, ирекле стиль белән 400 метрга йөзәсем бар.

- Димәк, Сезнең медальләргә планнарыгыз ярыйсы ук зур әле?

- Медальләргә генә дә түгел. Мин инде 2017 елга, Будапештта булачак Дөнья чемпионатына да план төзеп куйдым. Билетларны кайчан аласын да, илчелеккә кайчан барасын да уйлап куйдым инде.

- Йөзүгә юлыгыз ничек башланды һәм ни өчен бүгенге көндә спортның бу төре тормышыгызда шундый зур урын алып тора?

- Мин үзем Самарадан. Миңа хәзер 80 яшь. 15 яшьлек чагымда мин малайлар арасында брасс белән йөзүдә Куйбышев өлкәсе чемпионы булган идем. Шулай йөзеп киттем инде. Аннары педучилищега кереп, аны тәмамладым. Аны тәмамлагач, Волгоградтагы физкультура институты, политбюро әгъзасы булып тордым. Аннан инде Красный Яр авылындагы мәктәптә физкультура укыттым. Аннан өйләндем, ике бала туды, аларны үстерәсе, укытасы булды. Аннан икенче гаилә кордым, тагын ике бала, аларны кеше иттек. Шуңа күрә ул чакларда чынлап торып йөзә алмадым, вакыт булмады. Үзем өчен генә йөздем, йөзгән һәр чакрымымны, һәр метрны махсус дәфтәргә язып бардым. Шундый 10 дәфтәр тутырганмындыр. Бүгенге көнгә кадәр шулай эшлим – бүгенге көнгә мин гомерем буена 5 мең 472 километр йөзгәнмен.  

- Мондый көндәлекләрне махсус уйлап шулай алып бара башладыгызмы, әллә үзеннән-үзе шулай килеп чыктымы?

- Мин үз алдыма 5 мең чакрым йөзәргә дигән максат куйдым. Һәм менә 18 нче гыйнварга – оныгымның 26 яшьлек туган көненә  шундый бүләк ясадым дияргә була. Тольяттида Михайлов Николай Иванович атлы кеше яшәвен беләм,  ул гомере буе йөгергән чакрымнарын язып барган. Гомере буена экваторны 5 тапкыр йөгереп әйләнгән! Шул миңа үзенчәлекле үрнәк булгандыр да инде.

- Кайчан, ничек һәм кайларда йөзәсез?

- Кыш көне йөзеп булмый, безнең Красный Ярда бассейн юк. Әмма Идел кушылдыгы булган Сок елгасы бар – майдан август ахырына кадәр көн саен йөзәм. 3 метрга ачык суда йөзүдә җиңүемә бик шатланам, мин инде салкын суга күнеккән, кайберәүләрнең хәлләре начарланды анда.

- Димәк, сезнең организм чыныккан инде?

- Әйе, мин узган ел Истрински сусаклагычында йөзүдә Ил беренчелеген оттым. Менә хәзер Казанда ачык суда Ярославльдән килгән бик көчле йөзүче Игорь Бровинны артта калдырдым. Алай булыр дип уйламаган идем! Волонтерлар миннән автограф сорыйлар, ә мин арарга: “Муенга медаль элмичә торып, автограф бирмим!”, - дим. Медаль алганчы ышана алмадым.

- Казанда сезнең өчен кем җан атып торды?

- Кызым һәм оныгым килделәр, Казанда дусларым да бар. Кычкыралар, җан аталар – баш әйләнгеч! “Вязовский, даешь медаль!” дип плакат та ясаганнар иде.

- Баттерфляй белән 50 метрга йөзүдә медаль алырга планлаштырган идегезме?

- Бүген миңа кызым, озатып калганда: “Инде зур бронза медаль алырга да вакыт!”, - диде. Бер йөзүче белән сөйләшкәндә, ул миңа: “Сез аякларыгызны бик нык бөгәсез, алай ук кирәкми”, - дип, дөрес йөзү алымын өйрәтте. Стартка кадәр 40 минут кала шулай яңа алым өйрәндем. Бу дистанцияне вакытка гомеремдә икенче тапкыр гына йөзәм – һәм дөнья чемпионы булдым!

- Көндәшләр көчле идеме?

- Америкалыдан бераз курыккан идем. Брасс белән 100 метрга йөзүдә җиңде ул. Ә баттерфляйда инде мин барысын да уздым. Теге егетнең киңәше булышкандырмы инде, белмим... Төнлә нибары ике сәгать ярым йоклаган идем – дулкынландым.

- Ике сәгать ярым? Бу бик аз бит! Сәламәтлегегез ничек?

- Мин ике онкологик операция кичергән кеше. Йөрәк чире тумыштан, бронхиал астма – миндә бу чирләр бар инде. Мин алар белән уңышлы көрәшәм. Йөзү авырулар белән көрәштә бик ярдәм итә. Красный Ярда минем төркемдә 520 хатын-кыз шөгыльләнә. 11 ел дәвамында бер тапкыр да дәресләремне калдырганым юк. Мин ярышларга киткән чакта минем махсус комплексларны өйрәтеп торучы махсус кешеләр калдырам.

- Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты нәтиҗәләрен ничек бәялисез?

- Ә Сез Россия җыелма командасының ничек чыгыш ясаганын күрдегезме? Нәкъ менә йөзүне алып карасак, ничә медаль алдылар? Монда инде икенче сорау туа... Безнең йөзүчеләр медальләрне күбрәк алсыннар өчен нәрсә эшләргә кирәк? Беренче чиратта – бу ата-аналар. Балачакта, гадәттә, барысы да баланың су өстендә йомычка кебек батмый тора белүенә карыйлар. Ә чынлыкта барысы да башкача булырга тиеш: баланың расписаниесе минутлап бүленгән – кайчан ашарга, кайчан йокларга, кайчан шөгыльләнергә һәм ял итәргә. Гаиләдә шундый тәртип булмаса, чын спортчыны үстерү бик авыр. Тәртипкә балачактан өйрәтергә кирәк, өстәвенә йөзү балага ошарга тиеш.  Минем шундый очрак булды – Ивановның әнисе аны 6 яшендә секциягә алып килде. Булмый моннан диделәр. 7 яшьтә алып килде – перспективасыз диделәр. 9 яшендә алып килгән иде – “Сез моңа кадәр кайда йөрдегез?” диләр. Шул Иванов брасс белән йөзүдә дөнья рекордн куйды, Европада да җиңде. Ата-ана тырышлыгы менә нәрсә ул!

 

2 фото
Яңалыклар тасмасын ачарга