«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

“Мастерс” турнирының өченче йөзү көне нәтиҗәләре

Large_news_dsc_6099
12.08.2015, 19:12 Спорт
Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының өченче йөзү көне вакыйгаларга бик бай булып чыкты - биредә медальләрнең 6 комплекты уйнатылды. Планетаның иң яхшы спортчылары төрле яшь категорияләрендә 400 метрга комплекслы йөзүдә, ирекле стиль белән 200 метрга йөзүдә һәм 50 метрга баттерфляй ысулы белән йөзүдә ачыкланды.

Бу көн ир-атлар арасында 400 метрга комплекслы йөзү ярышларыннан башланды. Бу дистанциядәге иң өлкән спортчы һәм җиңүче булып Австралиядән 86 яшьлек Билл Уокер танылды, ул дистанцияне 13:49.49 секундта узды. Барлыгы 13 яшь категориясендә 14 йөзеш узды.

Сеулда (1988) һәм Барселонада (1992) узган Олимпия уеннарында катнашучы бразилияле йөзүче Ренато Рамальо – 45-49 яшьлекләр арасында 400 метрга комплекслы йөзүдә җиңүче-  ярышлар турындагы уй-фикерләре белән уртаклашты, шулай ук шәһәр һәм җирле климат белән хозурлануы турында сөйләде.

 “Миңа 47 яшь һәм мондый ярышларда бик рәхәтләнеп катнашам, чөнки ул миңа формада торырга мөмкинлек бирә. Мин Олимпия уеннарында катнашып, илемне тәкъдим иттем, хәзер дә бик шатланып Казанда Бразилияне тәкъдим итәм. 400 метрга комплекс белән йөзү – минем иң яраткан дистанциям, мин бик тырышып әзерләндем. Мускуллар авыртумы? Әйе, йөзгән чакта мускуллар бик авырта, яшь спортчыларныкына караганда күпкә нык авырта. Даими шөгыльләнүләр, ярышларда катнашулар безгә физик формада торырга булыша,  сәламәтлекне сакларга ярдәм итә. Казанда Дөнья чемпионаты оештырылышы бик яхшы икәнлекне билгеләп узасы килә, кунакларны бик җылы каршы алалар, шәһәр үзе бик матур. Биредә чыгыш ясавы миңа бик рәхәт! Алтын медаль алуыма да бик шатмын!  Климатмы? Мин Бразилиянең көньягында, тауларда яшим, кыш көне бездә дә кар була. Шуңа да климат һәм һава торышы биредә минем өчен бик яхшы – артык эссе дә, салкын да түгел, урта һава”, - диде бразилияле йөзүче Ренато Рамальо.

Хатын-кызлар арасында 11 яшь төркемендә шундый ук дистанциягә 8 йөзеш узды. 400 метрга комплекслы йөзүдә иң өлкән яшь категориясендә алтын һәм көмеш медальләрне немец хатын-кызлары, бронзаны исә япон ханымы алды. Барлык яшь төркемнәре арасында да иң яхшы вакытны россияле Наталья Винокуренкова күрсәтте,  дистанцияне ул 5:06.27 секундта йөзеп узды.

Спортчыларның иң яраткан дистанциясе – ирекле стиль белән 200 метрга йөзүгә бик күп спортчылар гариза биргән. Беренче партия стартка килеп җитәргә өлгермәде, икенче партия йөзүчеләр суга төште – көндәшлек бик зур иде. Ярослав Новицкий, йөзештә катнашучы, моннан тыш әле Олимпия чемпионы да булган кеше, 300дән артык халыкара турнирлар җиңүчесе һәм дөньяның 60 иленнән 2307 медаль иясе дә “Мастерс” дөнья чемпионатында алтын медаль өчен көрәшергә теләк белдергән.

“Бу Чемпионат ахырына кадәр медальләр отармын әле дип уйлыйм, тагын 5 медаль алырга тырышачакмын. Мин 200 метрга баттерфляй белән, 400 метрга ирекле стиль белән һәм 3 эстафетада йөзәчәкмен. 3 медаль бар инде, тагын 5 медаль алырга уйлыйм – бу 8 медаль – Майкл Фелпс дәрәҗәсендә булачак. Миңа 70 яшьтән артык, мин һәр көнне шөгыльләнәм. Әмма, нәтиҗәләр күрсәткәнчә, көненә 3-4 чакрым йөзәргә кирәк, шуның 1,5ен – вакытка. Өстәвенә спорт залында да шөгыльләнәм, чөнки һәр 5 ел саен мускул көче кими. Башкалар өчен лаеклы үрнәк булырга кирәк дип саныйм. Башкача булмый. Кешеләрнең күпчелеге тартмасын, наркотиклар кулланмасын,  ә йөзсен иде.  Казан – көндәлек тормышыбызга сәламәт яшәү рәвешен кертүнең матур үрнәге булып тора алырлык шәһәр”, - диде Ярослав Новицкий.

50 метрга баттерфляй белән йөзүдә иң зур яшь категориясендә пьедесталга 90 яшьлек спортчы – Чехия гражданины, Брно шәһәрендәге ветераннар клубында шөгыльләнә торган Жан Зиглер һәм 91 яшьлек украинлы – “Gavrylych Swim Club” вәкиле Георгий Чижевский менделәр. Бу дистанция кысаларында 14 яшь төркемендә 40 йөзеш башкарылды: йөзүчеләр стартта һәм финишта бер-берләрен көч-хәл алыштырып өлгерделәр. Бу көннең иң массакүләм йөзеше исеме, һичшиксез, баттерфляй белән 50 метрга йөзүгә бирелә.  

Тамашачылар бу дистанциягә хатын-кызлар арасындагы ярышта да шундый ук хәлне күзәттеләр. Баттерфляй белән 50 метрга йөзүдә дөнья рекорын 26 яшьлек британияле спортчы кыз Эмма Гаге куйды – дистацияне ул 27.10 секундта узды.

 

Көннең төп нәтиҗәләрен шушы сылтамалар аша карап була:

Ир-атлар. 400 метр. Комплекс.

Хатын-кызлар. 400 метр. Комплекс.

Ир-атлар. 200 метр. Ирекле стиль.

Хатын-кызлар. 200 метр. Ирекле стиль. 

Ир-атлар. 50 метр. Баттерфляй. 

Хатын-кызлар. 50 метр. Баттерфляй. 

 

 

6 фото
Яңалыклар тасмасын ачарга