«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Айбон Де Белаустегигоития: “Туктамагыз!”

Large_news_dsc_6114
13.08.2015, 21:29 Спорт
АКШ җыелма командасыннан 85 яшьлек суга сикерүчедән бәхетле тормыш серләре – “Мастерс” чемпионаты матбугат хезмәте спорт корреспонденты белән әңгәмәдә.

Ике көн эчендә бу спортчы ханым бер метрлы һәм өч метрлы трамплиннардан суга сикерү ярышларында 2 алтын медаль яуларга өлгерде. Иртәгә дөнья чемпионкасы һәм “Conroe Diving Club” клубы әзъзасы каланчадан 3 сикереш ясаячак.

Ибоне чираттагы медален алды һәм башкаларның пьедесталга менгәннәрен күзәтә. Шау-шу, тавыш, ә ул тыныч кына сөйли бирә, әйтерсең чәй өстәле артында сөйләшеп утыра. Сорауларга җавап биргән чакта дөнья чемпионкасы әңгәмәдәшен йомшак кына терсәгеннән алып, күзләренә карый. АКШ җыелма командасы вәкиле әле Казанда берничә генә көн, шәһәр буйлап йөрергә өлгермәгән, әмма Кремьлне бик тә күрәсе килә. Россиядә булганы бар икән инде – турист буларак Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта булган.

Спортчы ханым “Мастерс” чемпионатларында 50-54 яшьлекләр арасында 1988 елдан башлап катнаша башлаган. Ул 1930 елда Испаниядә спортчылар гаиләсендә туган. Баштарак суга сикерүче ханым, суга сикерүчеләрне телевизордан карап,  үзлегеннән шөгыльләнгән. Тренер белән бер ел шөгыльләнгәннән соң ул Мексика милли җыелма командасы составына кертелә һәм Мексиканың 6 спортчысы арасында Олимпия уеннарына китә. Күнегләр бассейнында суга сикерүче ханым беләзеген авырттырган, әмма ярышларда катнашып, 17 нче булган.  Ул Мексика милли чемпионатларының күп тапкырлар җиңүчесе, шулай ук Үзәк Америка һәм Кариб бассейны чемпионатларында да җиңгән. 1984 елдан башлап, американың дистәләгән “Мастерс” милли чемпионатларында  катнашып,  каланчада һәм платформада чыгышлар ясап Айбон Де Белаустегигоития йөздән артык алтын медаль алган һәм бөтен дөньяны әйләнеп чыккан.

-Мин дүшәмбедән җомгага кадәр иртә таңнан шөгыльләнә идем һәм хәзер дә шулай эшлим. Аннары өйдә дә эшләр бар бит, аларына да өлгерергә кирәк. Хәзер мин пенсиядә һәм рәхәтләнеп яшим.

 - Нинди турнир хәтерегездә калды?

 - Торонто, спорт ветераннарының беренче бөтендөнья уеннары. Мин анда трамплинда һәм каланчада алтын оттым. Хәзер 1 метрда да, 3 метрда да төрле ярышлар бар. Ул чакта андый төрлелек юк иде. Мин шулай ук 5 метрлы каланчада да чыгыш ясадым. 60тан узгач 10 метрлы каланчадан сикереп булмый инде.  

 - Сикерү куркытамы?

 -Хәзер куркыта инде. 10 метр минем өчен куркыныч, элек сикерә идем.

 - Трамплинда нервланасызмы?

 - Әйе! Ярышлар – һәрчак ниндидер яңа нәрсә ул. Программаны башлаганда һәр юлысында йөрәк бик каты тибә башлый. 1 метр – катлаулырак, 3 метры трамплинда җайлырак – ул биегрәк һәм синең тиешле элементны ясап бетерергә вакытың күбрәк.

 - Чемпионат ничегрәк?

 - Барысы да бик яхшы! Без төрле илләрдн булган кешеләр белән очраша алабыз, менә сезне очраттым. Спортчыларның күпчлеген мин яхшы беләм – без күп турнирларда бергә чыгыш ясадык, яңалар да бар, билгеле. Санкт-Петербургтан Евгения (Евгения Степанова) бик күп суга сикерү ярышларында бар иде.

 - Гаиләгез спортның мондый төренә карата нинди мөнәсәбәттә?

 - Алар минем өчен борчылмыйлар.

 - Чыгышыгыздан канәгать калдыгызмы?

 - Мин бик бәхетле, бер җиремне дә имгәтмәдем, алай булырга да мөмкин бит! (көлә).

 - Сәламәтлек серен ачыгыз әле.

  - Сәламәтлегеңне һәр көн кайгыртырга кирәк. Мин көн саен ярты сәгатьләп күнегүләр ясыйм һәм дүшәмбедән җомгага кадәрге һәр көн саен 20 минут сикерәм. Минем клуб бик якын. Шуңа да мин анда көн саен бара алам, өемнән анда кадәрге ара 10 минутлык кына.

 - Спорт карьерасын кайчан төгәлләргә уйлыйсыз?

 - Хәзер түгел әле. Булдыра алганда дәвам итәчәкмен, хәзергә бернинди кыенлык та юк. Спорт сәламәт булырга, формада торырга, фигураны сакларга һәм яхшы кәефтә булырга ярдәм итә.  Яшь чака бу спорт төре миңа бик ошый иде, инде сикерә алмыйм икән, йөзәргә була, анысы җиңелрәк бит.

 - Яшь спортчыларга нинди киңәшләрегез бар?

 - Үз өстегездә эшләүне дәвам итегез, туктамагыз! Шөгыльләнегез һәм көчле булыгыз.

Яңалыклар тасмасын ачарга