«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Евгений Супрунов: “Спортчы өчен медаль түгел, ә нәтиҗә мөһим”

Large_news_dsc_6272
12.08.2015, 20:28 Спорт
Евгений Супрунов “Мастерс” категориясендә 55-59 яшьлек катнашучылар арасында суга сикерүләр буенча дөнья чемпионы булды. 6 сикерүдә ул 188.65 балл җыйды һәм көндәшләреннән 30 баллга алга китте. Әмма, спортчы үзе белдергәнчә, ул үз нәтиҗәсеннән канәгать түгел.

Суга сикерүләр буенча халыкара класслы спорт мастеры, халыкара ветеран чемпионатларының берничә тапкыр призёры, “Кристалл” (Днепропетровск) спорт ветераннары клубы директоры акробатика белән 8 яшендә шөгыльләнә башлаган, 2 елдан соң ул суга сикерүләр секциясенә күчкән. Шул чорда ул ата-аналары белән Алма-Атага күчеп киткән (үзе Одессада туган). 1970 елдан 1976 елга кадәр спортчы Казахстан ССР җыелма командасы өчен чыгыш ясаган, аннары, СССР Спорткомитеты тәкъдиме буенча, Днепропетровскка күчкән.

- Финалдан алган хис-тойгыларыгыз нинди?

- Шәхси нәтиҗәмнән канәгать түгелмен. Спортчы өчен медаль түгел, ә нәтиҗә мөһим. Кайвакыт арттан беренче булсаң да, яхшы сикергән буласың, үзеңнән канәгать каласың. Көндәшләрем бик көчле түгел иделәр, мин шәбрәк тә булдыра ала идем. Минем һәрвакыт 200 баллдан артып китә иде, бу юлысы 200 баллга да җитмәде.

- Карьерагызда иң исегездә калган медаль?

- 1974 елгы Союз чемпионаты. Бик мәртәбәле турнир – “Комсомольская правда” газетасы призына.

- Ике җыелма команда өчен чыгыш ясагансыз, ничек булды бу?

- Казахстаннан 76 елда үз илемә киттем. Мин одессалы. Һәм Украина җыелма командасында булдым, СССР халыклары спартакиадасында катнаштым. 83 елда зур спорттан киттем. Соңгы чыгышым Киевта – менә шул минем яшьлек карьерам. Аннары 2007 елда эре  турнирларда – Европа, дөнья турнирларында катнаштым.

 - “Мастерс” категориясендә Дөнья чемпионатын ничек бәялисез?

- Оештыру искиткеч. Кызганыч, безнекеләр аз, Украинадан аз килгәннәр – йөзүдә дә, су полосы буенча да җыелма командалар юк, синхрончы ханымнар да юк. Ә ФИНА чемпионатында синхрон йөзүдә дә, микстта да чыгыш ясадылар, булдыра алган хәтле инде. Әмма россиялеләр, әлбәттә, бер башка өстен иде. Булдырдылар. Мин синхрон йөзүне, гомумән, йөзүне күз алдында тотам - көчле команда чыгарганнар россиялеләр.

- Ни өчен суга сикерүләр буенча алтын һаман Кытайга эләгә, ә монда Россия алда бара?

- Алар спортчыларны 4 яшьтән сайлап алалар, аннары, сайлар өчен кешеләре дә җитәрлек. Суга сикерүләрдә ник алда баралармы? Чөнки Азия мәктәбе күптән корылып килә , 70 нче елларда ук инде безнең тренерлар шунда китте. 80 нче елларга кадәр Кытай суга сикерүчеләре дан алмаган иде әле. Без киттек – яшьләр килде. 88дә Саутинга көрәшәсе булды. Украинада суга сикерүләр һәрвакыт артта барды. 

- Хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсез?

- Хәзер “Мастерс”та тренер. Мин “Кристалл” клубы президенты – бу өлкәбездә спортның барлык төрләрен популярлаштыручы беренче клуб. Мин шәхсән су спорт төрләрен өстен күрәм.

- Казандагы турнирга озак әзерләндегезме?

- Бу юлысы озак әзерләнеп булмады, бәлки, бер атнадыр. 1 метрны монда сынап карамадым, шуңа да нәтиҗәмнән канәгать түгел. 3 метр – вариант үзе, иртәгә чыгыш ясыйм.

Яңалыклар тасмасын ачарга