«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

“Мастерс” чемпионатында суга сикерү ярышларының беренче көне

Large_news_img_5906
12.08.2015, 16:00 Спорт
Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендәге 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында суга сикерү ярышларының беренче көне тәмамланды. Су спорт төрләре сараенда бер метрлы трамплиннан сикерү буенча 22 финал узды, аларда 27 яшьтән 85 яшькәчә булган 24 хатын-кыз һәм 36 ир-ат катнашты.

Бассейнда ярышлар иртәнге 9.00 сәгатьтән башланды һәм 15.00 сәгатьтә тәмамланды. Спорт  үзешчәннәре һәм ветераннары өчен спорт мәйданы булып ФИНА дөнья чемпионаты вакытында профессионал атлетлар ярышлары узган бассейн хезмәт итте. Ярышлар трибуналарның кайнар алкышлаулары астында узды.

Россия җыелма командасы биредә беренче медальләрне алды. Андрей Чуйко (25-29 яшьләр), Вадим Макаров (30-34 яшьләр) һәм Павел Поляков (35-39 яшьләр) алтын медальләр алдылар. Турнир хуҗалары ир-атлар арасында 12 алтын медальнең 4есен алдылар, икенче урын Германиядә – 3 алтын медаль. АКШ, Украина, Бельгия, Литва һәм Австрия берәр алтын медаль алдылар. Сүз уңаеннан, иң өлкән спортчы (80 яшь) тумышы белән Германиядән, ул 4 сикереш өчен 131.35 балл җыйган. Аның сикерешләре катлаулылыгы 1.4. тән 1.9га кадәр. Суга сикерүчене югары бәяләделәр – иң начар сикереш өчен уртача бәя – 5, ә әлеге суга сикерүче судьлардан ике 8ле алды. Ә менә аның  75-79  яшьлекләр категориясендә чыгыш ясаган коллегасы 9лы алды. Турнирның иң югары бәясенә (9,5) грек суга сикерүчесе - 35-39 яшьлекләр арасында чыгыш ясаган спортчы лаек булды.

АКШтан килгән һәм үз яшь категориясендә алтын медаль алган 85 яшьлек суга сикерүче ханым  чын мәгънәсендә хөрмәткә лаек. Ул бүген ярыштагы иң өлкән спортчы булды һәм 3 сикереш өчен судьялардан 112.35 балл алды. Россия җыелма командасы, 5 алтын медаль алып, лидерлыкка чыкты.  АКШ, Германия, Литва, Канада һәм Австралия җиңүче буларак пьедесталга берәр тапкыр менделәр. Иң күп спортчылар (4) 25-29 яшь арасында катнаштылар.  35-39 һәм 85-89 яшьлекләр арасында берәр генә спортчы катнашты. Иң истә кала торган катлаулылык коэффициентын Австралия спортчысы - 25-29 яшьлекләр арасында чыгыш ясаган (спортчы ханым үз программасында шундый катлаулылыктагы 3 төрле сикереш күрсәтте) һәм 70 балл өстенлек белән беренче урынга чыккан спортчы күрсәтте.  

3 көнлек финал ярышларында барлыгы медальләрнең 80 комплекты уйнатыла. Иртәгә 9.00 сәгатьтә яңа биеклек көтелә – ир-атлар һәм хатын-кызлар 3 метрлы трамплинда чыгыш ясаячаклар.

3 фото
Яңалыклар тасмасын ачарга