«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Ирек Зиннуров: "Мастерс”та үзешчәннәр профессионалларга масаю өчен җәза бирә алалар”

Large_news_img_6592
15.08.2015, 11:00 Спорт
Ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, Казан су полосы легендасы Ирек Зиннуров үзенең уен буенча иптәшләре белән берлектә Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендә Казанда узучы матчта катнашырга карар кылган. Танылган ветераннар “СССР Татарстан” дип аталган команда составында уйныйлар һәм инде агымдагы турнирда ике тапкыр җиңү яулауга да ирештеләр.

-  Ирек Хәйдәрович, бу турнирда сез су полосы ярышлары директоры булып торасыз, әле анда катнашасыз да. Уенны читтән генә күзәтеп торырга да була иде бит?

-     “Мастерс” турниры турында әйтсәк, биредә максатларны һәм өстенлекләрне алдан ук билгеләп куярга кирәк: шәхсән минем өчен беренче урында – инде күп еллар күрмәгән дуслар белән аралашу. Без биредә барыбыз да уеннан канәгатьлек алабыз. Минем катнашуга килгәндә инде, СССР командасыннан аны безнең Татарстан спортчылар белән ныгытырга дигән чакыру-тәкдим килде. “СССР Татарстан”  дигән исем дә шулай килеп чыкты. Амбицияләрме? Яшермим, Казандагы турнир нәтиҗәләре буенча медалләр, һәм, билгеле, алын медальләр аласы килә (елмая).

– Беренче ике уеннан чыгып караганда, бу максатка ирешә алырсыз төсле. Үзешчәннәр белән уйнау күңелсез түгелме?

– Һич юк. Кайвакытта үзешчәннәр профессионалларга масаюлары өчен җәза да бирә алалар. Икенче уен вакытында безнең команда көндәшләрне тиешенчә бәяләп бетермәгән иде, шуның аркасында старт чирегендә аздан гына харап булмый калды. 1:1 исәбе класста командалар аермасын чагылдырмады. Сүз уңаеннан, менә сез профессионаллар командасы дисез, әмма бу уенда бит профессионаллар бары тик безнең командада гына түгел. Мисалга, безнең беренче көндәш команда “Бобры” югары дәрәҗәдә чыгышларын әле генә тәмамлаган Сергей Гарбузовны чакырган. Шушы көннәрдә аларга тагын ике көчле уенчы килеп кушылды, шулай булгач, аларны исәптән сызарга ярамый. Турнирдагы җиңү өчен көрәш башлана гына әле.

– Сезнең бүләкләр коллекциясендә күп турнирларда алынган һәм төрле дәрәҗәдәге медальләр җитәрлек, “Мастерс” алтыны ник кирәк?

–Стартка чыгасың икән, һәрвакыт беренче буласы килә. Аның нинди турнир булуы әһәмиятле түгел, ә бу юлы без әле “Мастерс” категориясендәге дөнья чемпионатында чыгыш ясыйбыз. Командабыз исемендә Татарстан сүзе дә бар, шулай булгач, без үз алдыбызга җиңүдән башка максат куя да алмыйбыз.  

– Команда составында турнирда катнашырга тиешле ике татарстанлыны – “Синтез” өчен күп еллар дәвамында чыгыш ясаган  Андрей Белофастов һәм Марат Закировны күрмәдем. Беренчесе илнең яшләр җыелма командасын әзерли инде, икенчесе ни сәбәпле юк?

– Анда да сәбәп шул ук. Россия чемпионаты бездә бик иртә башлана, һәм ул, “Динамо” тренеры буларак, клубны сезонга әзерләү белән мәшгуль. Әлбәттә, бу ике көчле ватерполочылар безнең командада булган булса, безгә уйнавы җиңелрәк булган булыр иде. Әлегә безнең запастагылар урындыгында бары тик ике кеше генә утыра. Бу азрак.

– Әлеге составта соңгы тапкыр кайчан җыелган идегез?

–СССР командасын алсак, “Мастерс”ның турнирларында ул инде хәйраннан яшәп килә.  Җиңдек тә, җиңелгән чак та булды, әмма һәрвакыт катнаштык. Шушы ук команда белән мин, профессионал карьерамны тәмамлагач, шундый турнирларның берсенә Австралиягә бардым. Анда без, әйтергә кирәк, көмеш медальләр алган идек, алтынга җитәргә аз гына калган иде.

– Командадагы партнерыгыз Николай Максимов үзешчәннәргә бирешмәячәген әйтте. Ә Сез?

– Без бит профессионаллар, гомер буе бары җиңү өчен генә дип уйныйбыз. Үзебезнең спорт төрендә шуңа күрә ниндидер нәтиҗәләргә ирештек тә  инде.

– Әмма, шулай булуга да карамастан, бассейнда Ирек Зиннуровның үзе белән ярышу кем өчендер гомерлек хыял икәнлеген дә аңлыйсыз. Элегрәк бит Сезне телевизордан гына күрсәтәләр иде.

– Әйдәгез, алай ук дип әйтмик (көлә). Бирегә кешеләр элеккеге уенчыларга карар өчен түгел, ә аралашыр һәм уеннан ләззәт алыр өчен киләләр. Биредә көрәш башкачарак икәнлеге аңлашыла, билгеле. Рәсми матчта кемгәдер саксыз кагылып китсәң, аны сизмисең дә, ә биредә көндәшеңнән шундук гафу үтенәсең. 

– Ә турнир директоры алдында бассейнда көндәшләрнең капкачылары каушап төшмиләрме?

– Юк, юк һәм тагын бер кат юк! “Мастерс” турнирында мондый хәл булырга мөмкин дә түгел дип ышандыра алам. Киресенчә, биредә барысы да җиңәргә тели. Россия командалары турында сүз дә юк. Көндәшләр юкка гына шул ук Гарбузовны яки башка профессионал спортчыларны чакырмыйлар бит инде.

–Вячеслав Фетисов ун ел өзеклектән соң ЦСКА  составында берничә матчта бозга чыккан иде, без дә Сезнең профессионал спортка кире кайту мөмкинлеге турында сөйләштек. Ул вакыттан соң бу хакта уйламадыгызмы?

– Бассейнга даими төшеп торсам да, рәсми уеннарда катнашмадым әле. Минем, әлбәттә, үз вакытында Бурич эшләгәнне эшлисем килә. Хәтерләсәгез, улы белән бергә рәсми матчларда бер булса да уйнап калу өчен карерасын һаман төгәләми торган иде ул. Карап карыйк, көч җитсә, бәлки кире дә кайтырмын. Әйдәгез, болай фикер йөртик: мин яшләр командасы тренеры, без Россия чемпионатында катнашабыз. Менә Сезнең тәкъдимнән соң бу хакта ныклабрак уйлармын әле  (елмая). Бассейнда минем егетләргә абзый-укытучы комачауламас.  

 

Яңалыклар тасмасын ачарга