«Мастерс» категориясендә су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының рәсми сайты
 

Волонтер Резеда Апачева: “Мин 70 яшемдә нәрсә эшләячәгемне беләм – “Мастерс”та катнашачакмын!”

Large_news_dsc_5534
12.08.2015, 13:40 Волонтерлар
Су спорт төрләре буенча “Мастерс” категориясендә 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатында 1000нән артыграк волонтер эшли. Көн саен алар спортчыларга һәм тамашачыларга булышырга әзер торалар, ә ярышлар вакытында аларның елмаюлары кабатланмас атмосфера тудыра. “Мастерс” турнирындагы эше һәм мотивациясе турында волонтер Резеда Апачева сөйләде.

- Волонтер эше сезгә кайсы ягы белән ошый?

- Бу азарт. Мин Универсиада вакытында да волонтер булдым. Дөнья чемпионаты алдыннан мин эшемнән өч атнага ял алдым: төп Чемпионатка һәм Мастерска. ФИНАга беренче көннән үк эшләдем. Ачылу тантанасында һәм суга сикерү буенча ярышларның барысында да булдым.

- Ярышлар вакытында сез нишлисез?

- Гомумән, волонтерларның төп эше – спорт бәйрәме атмосферасын, изгелек атмосферасын тудыру. Волонтерлар кунакларны урамда ук каршы алалар, тикшерү пунктын ничек узарга икәнен аңлаталар, соңыннан кайсы җирдән керергә кирәклеген күрсәтәләр. Комплекс территориясендә без кайсы урыннарга утырырга мөмкин булуын, кафе, бәдрәфнең кайда икәнлеген, нинди ярышлар булачагын, күрсәткечләр нинди икәнлеген әйтәбез, сорауларга җавап бирәбез, трибуналардагы тәртипне карыйбыз һәм тамашачыларны рухландырып торабыз. Без биеп торабыз, кул чабабыз. Боларның барысын да елмаеп эшлибез. Бу - иң мөһиме.

- Хәзер “Мастерс” спортчылары ярышалар. Бу турнирда эшләү дә ләззәт бирәме?

 - Гомумән, мин болай ук күңелле һәм кызык булыр дип уйламаган да идем. “Мастерс” категориясе – ул 25тән 100 һәм тагын да олырак яшьтәгеләр. Димәк, безнең спортчылар - олы яшьтәге кешеләр һәм элек чемпионнар булган спортчылар гына түгел, ә 25 яшьтәге егет-кызлар да. Шуңа күрә ярышлар бик кызык үтәләр. Беренче көн тыныч булды һәм без ярышларда тамашачы  күп булмас дип уйладык. Бүгенге көн трибуналарда урыннар җитмәүне күрсәтте. Тамашачылар олы яшьтәге спортчыларга бик күп көч биреп торалар! Кайбер спортчылар таякка таянып киләләр, бассейнның кырыена көч-хәл белән барып җитәләр, әмма сикергәч аларның тормышны нык яратулары сизелә. Шулай да була: кемдер инде тиз генә йөзеп чыга, ә ярышның соңгы катнашучысы озаклый. Тамашачылар бу вакытта кул чабулар белән көч биреп торалар, аның йөзеп килеп җиткәнен көтәләр. “Мастерс” турниры зур чара булып чыкты. Чит ил вәкилләре бик күп. Шулкадәр күп атлетлар булу һәм төрле телдә сөйләшү бик кызык.

- Спортчылар белән аралашасызмы?

- Иң мөһиме шул, безнең спортчыларыбыз да безнең тамашачыларыбызга әвереләләр! Алар ярышларны үз чыгышларына кадәр утырып карыйлар, яки соңыннан киләләр. Без алар белән ярышларга кадәр дә, аннан соң да аралашабыз. Аларга оештыру, безнең шәһәребез бик ошый. Гомумән, бик кызыклы кешеләр.

- Хәзер эшегездәге иң төп мотивация ул нәрсә?

- Беренчедән, мин үзем “Мастерс” категориясендә, 45тән 50гә кадәр яшьлекләр арасындагы волонтер. Мин спорт белән гомерем буе шөгыльләндем, 17 яшемә кадәр профессионал рәвештә йөздем, соңыннан үземне һәрчак формада тоттым, хәзер дә йөзүне дәвам итәм. Бу кешеләргә карагач, омтылырга әле җирлек барлыгын аңлыйм. Биредә минем яшьтәгеләр дә, әнием яшеннән олыраклар да  ярышалар. Мин 70 яшем тулгач нишләрмен икән дип уйлана идем. Хәзер мин бу сорауга җавапны таптым - “Мастерс” турнирларында катнашачакмын! Мин әзерләнәчәкмен, калышмаячакмын. Киләсе елга Европа чемпионаты, ике елдан соң Будапешттагы Дөнья чемпионаты. Тормышымда алга куелган ритмны дәвам итәчәкмен, ә шушы чараны уздыруга өлешем керү исә мине рухландырып тора. Үземнең елмаюыма җавап итеп спортчыларның һәм тамашачыларның елмайганнарын күрәм, бу мине куандыра.

- Киләсе ярышларда катнашачак спортчыларга нинди теләкләрегез бар?

- Иң мөһиме – катнашу! Күңел төшенкелегенә бирелмәүләре һәрчак куандыра. Сәламәтлек начарланыр дип курыйкмыйлар алар, әмма бассейннан чыккач, кан басымнарын үлчәгән вакытлар да булгалый, аларга авыр. Мин аларга алдан гариза биреп куйган барлык ярышларда да катнашырга энергияләре җитсен дип телим. Һәм, әлбәттә, җиңү яуласыннар!

 

2 фото
Яңалыклар тасмасын ачарга